XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Гөрләп яшисең, Күҗәкәм

 

Гап-гади авылның бер кызы мин,

Кече Ватан – минем Күҗәкәм.

Гасырларны кичкән авылымның

Яшәешен кат-кат күзәтәм.

 

Гомер буе тырыш хезмәт белән

Яши минем һәрбер авылдаш.

Язмышлары олы Ватанымның

Кичергәне белән аваздаш.

 

Тарих онытмый: минем авылым

Герой бүләк итте Ватанга!

Хәсән Замановның батырлыгы

Инде күптән күчте дастанга.

 

Күҗәкәмдә туып үскәнемә

Горурланам, без бит көчле дип!

Шөкер итәм, авыл гөрләп яши:

Һәр кешесе аның эшле дип!

Шарафетдинова Зилия Альбертовна
Страна: Россия
Город: Кузякино