Елның һәр мизгеле үзенчә матур. Кыш ап-ак карлары белән, яз йомшак яшел үләннәре һәм хуш исле чәчкәләре белән, җәй тәмле җиләкләре, ә инде көз байлыгы, муллыгы белән кешеләр күңелендә урын алган.
Мин бик көзне яратып бетермәсәм дә, аның бер вакыты бар: Фәйзулла тавына менү. Ул безнең гаиләбезнең традициясенә әйләнеп бетте инде. Һәр ел саен 5 октябрь көнне без шунда менәбез. Ни өчен икәнен бик аңлап җитүен җитмим, ләкин шул вакытта безнең авылыбыз алтынга төренә. Бәлки шуның өчендер, бәлки юктыр. Ә менә тау башыннан шул матурлыкны күреп, телсез калырсың. Еракта Сабанай, Актау авылы басулары күптән бушап калган. Уңганрак фермерлар үзләренең җирен сөреп тә куйганнар инде. Әнә ерактарак Бүздәк элеваторы күренеп тора. Мәктәп ихатасының кызыл түбәсе чыршылар арасыннан балкып янып утыра. Сул яккарак күз салсаң, анда инде безнең өебезнең яшел түбәсе үзенә чакыра.
Без апам белән тау түбәсеннән аска таба йөгереп, куышлы уйныйбыз. Әниебез безнең өчен көяләнә: “Йөгермәгез!” – ди . Чөнки Фәйзуланың икенче ягы кинәт кенә ярга әйләнә. Ә анда аста, әкрен генә ялтырап, Көязе елгасы агып ята. Мин әтидән: “Ни өчен Фәйзулла тавы, ә Айрат яки Марат тавы дип исем биргәннәр?” – кебек сораулар биреп, башын катырам. Ә ул мине әни янына җибәрә, ул беләдер янәсе. Аңа сораулы карашларымны төбим.
“Бер елны без Илшат исемле егет белән туган якны өйрәнү буенча конференциядә катнаштык. Шунда Иске Актау авылында яшәүче Гафия Рәхимкулова дигән апага тукталдык. Әлеге вакытта да ул исән, бик олы яшьтә инде. Авылларыбыз, аның кешеләре турында бик күп белә үзе. Менә аның сөйләгәннәрен сезгә дә җиткерәм. Иске Актау авылы кешесе Фәйзулла Беренче Бөтендөнья сугышына алына. Сугыш юлларында яраланып, госпитальгә эләгә һәм шунда бер шәфкать туташына гашыйк була. Тик ул аны авылына алып кайта алмый – ул урыс кызы була. Ул вакытта икенче милләткә, икенче диндәге кешегә өйләнергә, кияүгә чыгарга рөхсәт булмаган. Үзе белән ул бары аның һәм улының фотосын гына алып кайта. Нык олыгайгач, шул фотоны күршесенең абзар артына күмә. Ә үзе менә шул тауга менеп, алга чыгып торган ташына басып, үзенең яраткан кешесенең һәм улының исәнлегенә намаз укый торган булган. Менә шуның өчен тау Фәйзулла тавы дип атала башлаган да инде.”
Миңа бу хәлләрне ишеткәч, бик кыен булып, елыйсыларым килеп китте. Ни өчен шул кызын һәм улын алып кайтмады икән? Улы исәнме, әтисен сагындымы икән? дигән уйлар килде. Менә мин әтиемнән башка бер көн дә яши алмыйм. Бер больницага яткач та нык итеп сагынган идем. Бик җәлләдем мин Фәйзулла бабайны. Рус кызын алып кайтмаганга ачуландым да. Әнә безнең күрше Фәрит абый үзенең Надясы белән яши бит әле. Бик матур торалар. Ул һәм кызлар үстергәннәр, оныклары да бар…
Әле суык кыш. Суык бабай битләрне чеметә. Ә күңелдә киләсе язлар, көзләр һәм Фәйзулла тавы безне көтеп торадыр сыман.