XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Энергетик булам

Якты утлы киләчәк 

Җир йөзендә бар һөнәр дә 

Файдалы һәм кирәкле 

Якты һөнәр сайла диеп, 

Бабам миңа өйрәтте. 

Бабам минем электрчы 

Һәр йортка утлар сузган, 

Күпме вольтлы тимер чыбык 

Куллары аша узган. 

Якты өйдә-якты караш 

Утлар гөлт итеп тора. 

Уйларыма ирек бирсәм, 

Хыял могҗиза кора. 

Киләчәкнең якты уты 

Ниндирәк булыр икән? 

Ничек итеп электрны 

Бетмәслек итим икән? 

Кояш энергиясен мин 

Зур эшкә җигәр идем. 

Бөтен утсыз урамнарны, 

“Кояш”лы итәр идем. 

Әлеге энергия дә 

Бетмәс иде беркайчан 

Киләчәкнең уты булып, 

Янар иде ул һәрчак! 

Кара көзге төннәрдә дә, 

Янар кояштай утлар. 

Якты һөнәр иясенең 

Изге эшен кем чутлар? 

Көтсен мине алда һәрчак 

Якты утлы киләчәк! 

Хыялларым чынга ашып, 

“Татлы җимеш” бирәчәк”. 

Энергетик булам мин дә 

Җирне төрәм яктыга. 

Тизрәк мәктәпне бетерим, 

Үсим әле чак кына.

Баев Айнур Гумарович
Страна: Россия