Светлана Сергеева тумыштан җирән иде. Чәчләре аның тупас һәм калын, нәкъ ачык бакыр чыбык шикелле. Бу чыбыктан авыр чәч үрелә. Миңа ул яр буенда яткан зур корабльләр тотып тора торган тросны хәтерләтә.
Кызның йөзе аксыл, бер-берсенә менеп торган эре сипкелләре дә йозе кебек үк аксыл. Ә күзләре, күзләре ялтырап тора торган бака балалары сыман яшел төстә иде.
Ул икенче рәттә, сыйныфның уртасында утыра. Шунлыктан, безнең карашлар юк-юк та әлеге якты тапка тартыла.
Без Светаны яратма алмадык. Нәкъ менә аның җирән булганы өчен яратмадык, шунлыктан Җирәнкәй дип үчекли идек. Яратмавыбызның икенче сәбәбе: аның җан өшеткеч, үзәккә үтә торган тавышы. Чәченең төсе һәм ачы тавышы бер төшенчәгә берләшкән: Җи-рән.
Менә ул югары тавышы белән такта янында җавап бирә. Шул вакыт кайбер кызлар юри колакларын каплыйлар. Әйтергә кирәк, Светаны күбрәк нәкъ менә кызлар яратмады да инде. Алар җирәнкәйгә бармак очы белән дә кагылып китергә теләмәделәр. Шунлыктан, физкультура дәресләрендә җирән кыз белән пар булып күнегү ясаудан баш тарта иделәр. Укытучы мәҗбүр иткән очракта теләмичә генә басалар, тик аңа шундый йөз белән карыйлар, әйтерсең Света махау авырулы кеше. Быкова Маринкага укытучының кычкыруы да, журналга икеле куюы да тәэсир итми, ул Света белән күнегу ясаудан бөтенләй баш тартты.
Әлеге хәлләргә күнегеп беткәнгәме, Света кызларга үпкәләми иде.
Җирәнкәй әнисе һәм ике сеңлесе белән яши дип ишеттем. Әтисе аларны ташлап киткән. Мин аны аңлыйм: өч, юк, дүрт җирән хатын-кыз белән яшәү күңелле булмагандыр, күрәмсең. Җирән чәчле һәм кечкенә буйлы әниләренең һәм җирән кызларның тормышлары авыр, шунлыктан кигән киемнәренең нинди булуы аңлашыла да. Тик аларның авыр тормышлары беркемне дә кызыксындырмады. Әле алай гына да түгел, кызның бердәнбер кыршылып беткән джинсы чалбары өчен аны күрә алмадылар.
Ярый, җирән кызга күбрәк игътибар бирдем бугай, үзебез турында да сөйләп китим әле. Без бик тә походка йөрергә ярата идек. Шунлыктан елына берничә тапкыр барган чакларыбыз булды: козен дә, язын да. Кайчагында хәтта кышын да урманга чыга идек, җәй турында әйтеп торасы да түгел: хәрвакыт куна бардык. Барыбызга да ошый торган урын да бар, ул шәһәр читендәге Озёл күле. Әлеге атаклы күл киң тугел, әмма озын. Аның бер ягында нарат урманы сузылып китсә, икенче ягында болынлык җәйрәп ята. Палаткалар куеп ял итү өчен бер дигән урын. Без дә шунда ял иттек.
Походка барган чакларда минем һәм дустым Женьканың иң яраткан шөгыле – балык тоту. Тотмаслык мени, Озёл – балыклы күл. Алабуга яки карп семьялыгындагы балыклар эләгә, шыртлака балыклары җимне ашар өчен чират тора. Без тоткан балыклардан кызлар телеңне йотарлык аш пешерә. Эх, ул ашның тәмлелеге! Нәкъ менә шушы аштан авыз итәр өчен генә булса да паходка баруыбыз үзен аклый иде. Моннан тыш без, тукталган җирдән ерак түгел генә урнашкан станциядән вакытлыча кулланышка көймә алып, күлнең уртасына йөзеп керәбез. Монда балык шәп чиртә. Женька белән көннәр буена балык каптырабыз, ә кичләрен… Кичләрен, кояш батканда балыкның иң шәп чиртү вакыты булуга карамастан, безгә балык эләкми. Сәбәпчесе Җиррәнкәй, эйе-эйе, балык капмау Света Сергеева аркасында иде. Чөнки ул да безнең белән походларга йөрде, сыйныфташларының үзен яратмауларын белүенә карамастан йөрде. Куып җибәреп тә булмады.
Кичләрен Светка, станциядән зәңгәр төстәге көймәне вакытлыча куллануга алып, күлнең уртасына йөзеп керә башлый. Тирә яктагы матурлыкны аңлатып бетерерлек түгел: кояш наратлар артына керә, суда агачларның шәүләләре чагыла, су тып-тыныч, Светаның ишкәгеннән чәчрәгән ал су тамчылары әлеге өслектә сикерешә.
Безнең кебек үк Света да күлнең уртасына керә, ишүеннән туктый һәм … үкерә башлый. Ул, әлбәттә, җырлый башлый, тик без моны җырлау дип атамый идек. Аның югары тавышы күл, болын киңлекләренә тарала. Әлеге тавыштан балыклар чиртүдән туктый.
Нигә аңа нәкъ менә күлнең уртасына кереп җырлау кирәккәндер – без моны аңламадык. Бәлки, табигатьнең сихри матурлыгы рухландыргандыр, моңа өстәп, су өслегендәге яңгыраш та бик көчле була бит әле. Бәлки кызга бөтен тирә-якның тын калып аны тыңлавы ошагандыр, белмим. Мин аның ни турында җырлаганын да ачык итеп әйтә алмыйм. Җан тетрәткеч, моңлы. Мондый җырны минем башка беркайда да ишеткәнем булмады.
Балык эләкмәвеннән кәефе кырылган Женька ачулана башлый, үзе тиргәшә, үзе Җирәнкәй ягына борылып суга төкерә. Мин дә кәефсез, ашыкмыйча гына кармакларны җыям.
Ә Света сәгать- сәгать ярымлап шыңшый. Әгәр нинди дә булса берәр җыр барып чыкмаса ул аны кат-кат шыңшый иде.
Безгә көймәләребезне ярга чыгарып сыйныфташларыбызга кушылудан башка чара калмый. Ярда безне бердәм көлү авазлары каршы ала.
— Шәп үкерәме? – дип сорый берәрсе.
— Тыңлап туеп булмый, — дип җаваплыйм мин.
Әлеге рәхимсез залим Женьканың ачуын чыгара, һәм моны мин инде сезгә сүрәтли дә алмыйм.
— Тиле җирән, — дип иреннәрен кыйшайта Марина Быкова. – Нәрсәгә дип безгә ияреп килә торгандыр? Утырсын иде әнә оендә үкереп.
Җирәнкәйнең тавышы хаман ишетелә. Бу тавышта яңа үсә башлаган үлән матурлыгы да, мамыктай җиңел болытлар агышы да, әле тешләшергә дә өйрәнеп җитмәгән черкиләр күче гүләгән җылы һава тирбәлеше дә чагылыш таба иде.
Ә менә Света белән әйбәтләп сөйләшу, аңардан җырламавын үтенү уе Женька белән безнең башка да кереп карамаган. Бәлки, ул үзенең җыры белән кемгәдер комачаулаганын белмәгәндер дә.
Тугызынчы сыйныфның соңгы имтихан көнендә Нинка Пчелкина оран салды:
— Кем иртәгә походка бара?
Үзе шунда ук исемлекне төзи дә башлады, вазыйфаларны да Нинка үзе бүлде. Кызлар азык-төлек кайгырта, егетләр йокы капчыклары, палаткалар юнәлтә. Кассета тартмачыгын Маринка ала, Женьканың төшерү камерасы әйбәт, “Кодак” тасмасын барсы кушылып аласы хәл ителде. Шуннан соң Женька Җирәнкәй утырган өстәл остенә килеп таянды да сорап куйды:
— Җирәнкәй, бер яхша эш эшлә әле, ә?
Света сагаеп калды, аның битләре алланып китте. Әлегә хәтле анардан беркем берни үтенгәне юк иде.
— Нинди?-дип сорамыйча кала алмады ул.
— Безнең белән походка барма әле.
Җирәнкәй агарган иреннәрен тешләде һәм берни диеп тә җавап бирмәде.
— Бармыйсыңмы? Дустым бул, бара күрмә.
— Мин барам сезнең белән, — дигәндә Җирәнкәйнең югары тембрлы тавышы калтырап чыкты, — тик мин аерым йөрермен.
Менә шушы “аерым” дигән сүз безне барыннан да ныграк куркыта иде шул. Җирәнкәй тагын аерылып китеп күл уртасында шыңшыячак! Без тагын кояш баеганда балык каптыра алмаячакбыз.
Женька Җирәнкәйдән читкәрәк китте дә миңа болай дип пышылдады:
— Әлеге баруда мин Җирәнкәйне күлгә җибәрмәячәкмен. Әгәр бара икән, мин мин булмам.
Әлеге сүзләрдән соң ул тантаналы итеп Светкага карап куйды, әйтерсең моның шулай буласына ул җаны-тәне белән ышанган иде.
Җәйге июнь ае. Без, дус, тату егерме биш җан, теплоход палубасына кереп урнаштык. Аяк асларыбызда төргәкләр белән палаткалар, азык-төлек, бадминтон ракеткалары чыгып торган рюкзаклар. Шуңа өстәп әле без Женька белән кармаклар да алдык. Безгә рәхәт, безнең гел көләсе, шаярасы гына килеп тора. Чөнки, имтиханнар артта калды, алда рәхәт җәй.
Җирәнкәй утыргычның бер читенә урнашкан, янында буш урын. Бу урынга берсенең дә утырасы килми. Кузгалып китәргә берәр минут чамасы калгач Светка каршысында Женька пәйда булды. Ул үзенә килешеп торган зәңгәр “Адидас” спорт костюмыннан, гәүдәсе төз, үзе дә сөйкемле күренә. Шуңа да карамастан Җирәнкәйнең йөзеннән шомлану узды, ул сыйныфташының аның янына тикмәгә генә килмәвен, монда ниндидер мәкер ятканын күңеле белән аңлый иде.
— Әлеге сумка синекеме?- дип сорады Женька Җирәнкәй янында яткан иске дермантин сумкага ымлап. Сумка буш түгел, анда, мөгаен, маргарин мае ягылган икмәк һәм йомырка салынгандыр. Сумка авызыннан кичке салкын төшкәч кию өчен алынган күк свитер күренеп тора. Шул ук мизгелдә минем күз алдына зәңгәр көймә белән күл уртасында балыкларны качырып укереп утыручы Җирәнкәй килеп басты.
— Минеке, — диде Светка.
— Алле хоп!- дип кычкырды Женька һәм сумканы эләктереп палуба буйлап чабып китте. Менә инде аның тавышы причалдан ишетелә.
— Эй, Җирәнкәй! Менә кайда синең сумочкаң! Ишетәсеңме?
Без теплоход борты аша ярга карыйбыз. Женька сумканы тимер идәнгә куйды һәм кирегә йөгерде. Теплоход үкереп җибәрде,судно артында су гөбер-гөбер килде. Тик трап әлегә алынмаган, аның янына баскан ачык футбрлкалы матрос соңарып килгән пассажирларны кертә иде.
Җирәнкәй нишләргә белмичә күзләрен идәнгә текәп утырды-утырды да, кинәт кенә урныннан торып чыгу юлына ыргылды. Аның чыгып җитүен генә көткәндәй, теплоход кузгалып китте.
Свитер белән бутербродлар кызганыч булгандыр, мөгаен.
Женька минем яныма килеп басып Светага кул болгады:
— Сау бул, Җирәнкәй! Гудбай! Сине күлгү җибэрергэ ярамый, гафу ит, син балыкларны качырасың!
Аңа кушылып кызлар да урыннарыннан гына кул болгый, ямъсез тавыш белән кычкыра башладылар:
— Хуш, дустыбыз!
— Башка күрешмәбез!
— Ха-Ха!
Аннан соң җайлы гына кызны ярда калдырган өчен дәррәү Женьканы мактап алдылар. Дөресен әйткәндә, кызларның ни өчен болай сөенгәнен мин аңламадым. Светка Женька белән миңа балык тотарга комачаулый. Ә аларга? Җирәнкәй бер фотографиядә дә безнең арада юк. Ул гел аерым, безнең янда булмый да, берүзе болыннарда йөри, учак янына да сыйныфташлары палаткаларга таралгач кына килеп утыра иде. Өйдән ни алып килсә, шуның белән тукланды. Походка йөри башлаган чорда әле ул барлык азык-төлеген уртак өстәлгә куя, тик Быкова аның маргаринлы ипие белән йомыркаларын янгарак төртә, этәргән вакытта йөзенә физкультура дәресендәге сыман җирәнү чалымнары чыгара иде.
Теплоход әле ярдан ерак китәргә дә өлгермәде, без инде Җирәнкәйне онытырга да өлгердек. Бары тик кич җитеп балык тотарга күл уртасына кергәч кенә минем йөрәгемдә ниндидер күңелгә ятышсыз әллә ни кыймылдап куйды. Күл өсте тыныч, беркем комачауламый, балыклар да әйбәт чиртә. Женьканың күңеле күтәренке, тик күңелдәге “әллә ни” миңа гына нишләптер шатланырга комачаулап тора иде.
Унынчы сыйныфка Җирәнкәй килмәде. Сыйныф җитәкчебез аның музыка көллиятенә укырга керүен әйтте. Биш еллап вакыт узгач мондый хәл булды.
Ул елларда мин Петербург югары уку йортларының берсендә белем ала идем. Шунда бер кыз белән таныштым. Ул мине, кечкенә шәһәрдән килгән гади егетне, зур шәһәрнең югары мәдәнияты белән таныштырырга алынды. Шундый көннәрнең берсендә Наташа Маринкага, операга алып китте.Спектакльның беренче минутларыннан сәхнәдә алтын чәчле гүзәлкәй пәйда булды. Аның тәненең аклыгы! Аның атлап барулары! Аның бар җиреннән затлылык, нәзәкатьлелек бөркелеп тора иде! Әлегә мин бернидән дә шикләнмичә сәхнәдәге кызның зиннәтлелегенә сокланып утыра бирәм. Менә ул югары һәм миңа бик тә таныш булган тавыш белән җырлап җибәрүе булды, мизгел эчендэ тәнемнән тирбәреп чыкты.
— Җирәнкәй, — дип әйткәнемне сизми дә калганмын.
— Әкренрәк,- диде Наташа.
— Син аңлыйсыңмы, бу бит Җирәнкәй, — дим мин кычкырып әйтүдән чак тыелып.- Без аның белән бер сыйныфта укыдык.
— Син ни сөйлисең?!-дип тынычсызланды танышым.- Аңлыйсыңмы син аның кем икәнен? Бу безнең яңа йолдыз!
— Исеме ничек?-дип сорадым мин, әле хаман да нигәдер өметләнеп.
— Светлана Сергеева.
Тамаша беткәнче мин селкенмичә дә утырдым, мин инде йөрәгемне аңламас халәттә идем, нәрсә өстенрәк иде анда: сокланумы, әллә инде оялумы…
Тамаша тәмамлангач Наташа миңа:
— Бәлки сәхнә артына күтәрелерсең? Светлана Сергеева үзенең якташын, сыйныфташан күрүенә бик сөенер. Кызганыч, чәчәк алмадык!-дип, тәкъдим ясады.
— Юк, әйдә башка вакытта, — дип җавапладым мин. Бу вакытта минем хич тә Җирәнкәй белән күзгә-күз очрашасым килми иде.Кайту юлында мин Наташага сүлпән генә булса да Света турында, аның күлдә җырлаулары турында сөйләдем. Хәзер аны “улый” дип сөйләп булмый иде. Танышым алдында минем абруем сизелерлек күтәрелеп китте.
— Кирәк бит, ә!Сергеева белән бер сыйныфта укыган!- дип гаҗәпләнде Наташа.
Ә мин инде аны тыңламый да идем инде. Мин Светканың җирән булмавы турында уйландым. Светка алтын булган икән. Ә без – җирәннәр. Бөтен сыйныфыбыз белән җирәннәр.
Светка Сергеева была рыжая. Волосы у неё грубые и толстые, словно яркая медная проволока. Из этой проволоки заплеталась тяжёлая коса. Мне она напоминала трос, которым удерживают на берегу большие корабли.
Лицо у Светки бледное, в крупных веснушках, тоже бледных, наскакивающих одна на другую. Глаза зелёные, блестящие, как лягушата.
Сидела Светка как раз посреди класса, во второй колонке. И взгляды наши нет-нет да и притягивались к этому яркому пятну.
Светку мы не любили. Именно за то, что она рыжая. Ясное дело, Рыжухой дразнили. И ещё не любили за то, что голос у неё ужасно пронзительный. Цвет Светкиных волос и её голос сливались в одно понятие: Ры-жа-я.
Выйдет она к доске, начнёт отвечать, а голос высокий-высокий. Некоторые девчонки демонстративно затыкали уши. Забыл сказать: почему-то особенно не любили Светку девчонки. Они до неё даже дотрагиваться не хотели. Если на физкультуре кому-нибудь из них выпадало делать упражнения в одной паре с Рыжухой – отказывались. А как физрук прикрикнет, то делают, но с такой брезгливой миной на лице, словно Светка прокажённая. Маринке Быковой и окрик учителя не помогал: наотрез отказывалась с Сергеевой упражняться. Физрук Быковой двойки лепил.
Светка на девчонок не обижалась – привыкла, наверно.
Слышал я, что жила Светка с матерью и двумя сестрёнками. Отец от них ушёл. Я его понимал: приятно ли жить с тремя, нет, четырьмя рыжими женщинами? Мать у Светки тоже рыжая, маленького росточка. Одевались они понятно как – ведь трудно жили. Но наши девчонки трудности Рыжухи во внимание не принимали. Наоборот, презирали её ещё и за единственные потёртые джинсы.
Ладно. Рыжая так Рыжая. Слишком много о ней.
Очень любили мы походы. Каждый год ходили по несколько раз. И осенью, и весной. Иногда зимой в лес выбирались. Ну, а летом говорить нечего. Летом поход был обязательно с ночёвкой.
Наше любимое загородное место было Озёл. Здесь славное озеро – длинное и не очень широкое. По одному берегу сосновый бор, по другому – луга. Мы на лугах останавливались. Палатки ставили, всё честь честью.
Мы с Женькой в походах всегда рыбачили. Тем более, в Озёле. Озеро рыбное, окуни тут брали и сорога, а ерши, так те словно в очередь выстраивались, чтобы хапнуть наживку. Всегда мы девчонкам на уху приносили. Объеденье. Хоть из-за одной ухи в походы ходи, до того вкусно.
Брали напрокат лодку – была тут небольшая лодочная станция – и плыли на середину озера. Все дни напролёт с Женькой рыбачили. А вечером… Вечером, на зорьке, самый клев, а нам половить не удавалось.
Из-за Рыжухи, между прочим, из-за Светки Сергеевой.
Она с нами тоже в походы ездила. Ведь знала, что одноклассники её не любят, а всё равно ездила. Не прогонишь же.
Вечером возьмёт Светка синюю лодку и тоже на середину озера гребёт. Вокруг красота, солнышко за сосны закатывается, в воде деревья отражаются, а вода тихая-тихая, и видно, как со Светкиных вёсел срываются розовые от солнца капли.
Выгребет Светка на середину озера, вёсла в воду опустит и начинает. Выть начинает.
То есть, она пела, конечно, но мы это пением не называли. Высокий голос Рыжухи раздавался далеко по озеру, по лугам.
Клевать у нас переставало.
Почему ей нужно было на середине озера петь – не понимаю. Может, окружающая природа вдохновляла? К тому же от воды резонанс сильный. Ей, наверно, нравилось, что её весь мир слышит.
Что она пела – не берусь сказать. Жалобно, заунывно. Никогда я больше таких песен не слышал.
Женька начинал ругаться. Ругался и плевал в озеро в сторону Рыжухи. А я неторопливо и хмуро сматывал удочки.
Выла Рыжуха час-полтора. Если ей казалось, что какая-нибудь песня не очень удавалась, она заводила её снова и снова.
Мы вытаскивали лодку на берег и шли к одноклассникам.
Нас встречали смехом.
– Хорошо воет?– спрашивал кто-нибудь.
– Заслушаешься, – коротко отвечал я.
А Женька разражался гневной тирадой, которую я приводить тут не буду.
– Дура рыжая, – кривила губы Маринка Быкова. – И чего она с нами прётся? Выла бы себе дома.
А голос Рыжухи всё раздавался, и было в нём что-то родственное с начинающей расти травой, лёгкими перистыми облаками, тёплым воздухом, в котором роились ещё не умеющие кусаться комары.
Почему-то нам с Женькой не приходило в голову поговорить со Светкой по-человечески, попросить, чтобы она не пела над озером, не портила рыбалку. Может, она и не знала, что мешает кому-то.
В день последнего экзамена в девятом Нинка Пчелкина бросила клич:
– Кто завтра в поход?
И тут же устроила запись.
Она же распределила обязанности. Девчонки закупают продукты, мальчишки добывают спальники, палатки. Кассетник берет Маринка, камера хорошая у Женьки, на пленку «Кодак» скидываются все.
Женька подвалил к Рыжухе, опёрся руками о её стол и сказал:
– Рыжуха, сделай доброе дело, а?
Светка вспыхнула и насторожилась. Никто к ней с просьбами не обращался.
– Какое?
– Не езди с нами в поход.
Рыжуха поджала бледные губы и ничего не ответила.
– Не поедешь? Не езди, будь другом.
– Я с вами поеду, – высоким дрожащим голосом сказала Рыжуха, – а буду отдельно.
Вот это «отдельно» и было для нас всего опаснее. Опять отдельно от всех будет на озере выть! Опять вечерней зорьки мы не увидим.
Женька отошёл от Рыжей и прошептал мне:
– В этот поход я Рыжую не пущу. Или я буду не я.
Он торжествующе посмотрел на Светку, словно уже добился своего.
Тёплым июньским днём мы устроились на палубе теплохода. Нас, дружных, двадцать пять душ. У наших ног тюки с палатками, рюкзаки, из которых выпирают буханки хлеба, торчат ракетки для бадминтона. У нас с Женькой ещё и удочки. По всякому поводу мы смеёмся. Экзамены позади – весело. Лето впереди – весело.
Рыжуха сидит на краю скамейки, рядом с ней – пустое пространство. Рядом с ней никто не садится.
За минуту до того, как отчалить, к Рыжухе подходит Женька. Он в синем спортивном костюме «Адидас» – стройный симпатичный малый. Выражение лица Рыжухи встревоженное, она чувствует подвох.
– Это твоя сумка?– спрашивает Женька и кивает на допотопную дерматиновую сумку, которая стоит около Рыжухи. В сумке, наверное, бутерброды с маргарином и яйца. Сверху высовывается серенький свитер, его Рыжуха взяла, видно, на случай похолодания. Я живо представил, как она в этом свитере сидит в синей лодке и портит нам рыбалку.
– Моя,– отвечает Светка.
– Алле хоп!– восклицает Женька, хватая сумку, и бежит с ней по палубе. И вот мы слышим, как он кричит уже с причала:
– Эй, Рыжая! Вон где твоя сумочка! Слышь?
Мы глядим через борт теплохода. Женька ставит сумку на железный пол и мчится обратно. Теплоход зафырчал, за кормой забурлило. Но трап ещё не убрали, около него стоит матрос в яркой футболке и пропускает опаздывающих пассажиров.
Рыжуха сидела-сидела, потеряно глядя в пол, потом как вскочит и – к выходу. Еле успела на берег, теплоход сразу же отчалил.
Свитера, наверно, жалко стало, бутербродов.
Женька рядом со мной стоит, Светке рукой машет и орёт:
– До свиданья, Рыжая! Гудбай! Извини, нельзя тебе на озеро, ты рыбу распугиваешь!
И девчонки со своих мест ей ручкой делают, кричат противными голосами:
– Прощай, подруга!
– Больше не увидимся!
– Ха-ха!
И давай Женьку хвалить, что он так ловко с Рыжухой устроил.
Чего девчонки радовались, я, честно говоря, не понял. Ну, мы с Женькой, ладно, нам Светка мешала рыбу ловить. А им-то что? Ведь вместе со всеми Рыжуха и не бывала – недаром её ни на одной фотографии нет. Бродила одна по лугам, одна у костра сидела, когда все уже по палаткам расходились. Ела то, что с собой из дома брала. В начале похода она свои припасы на общий стол выкладывала, но ее хлеб с маргарином и яйца Быкова в сторону двигала. При этом лицо у нее было такое же брезгливое, как на уроке физкультуры, когда выпадало делать упражнения с Рыжухой.
Теплоход ещё толком не отошёл от города, а мы о Рыжухе уже забыли. Лишь на вечерней зорьке я о ней вспомнил, и в сердце ворохнулось что-то неприятное.
Но зато никто на озере не шумел. Клевало отлично. Женька был особенно оживлён. А мне это «что-то» мешало радоваться.
В десятый Рыжая не пошла. Классная сказала, что она поступила в музыкальное училище.
А ещё через пять лет произошла вот такая история.
В то время я начинал учиться в одном из Петербургских вузов. И познакомился с девушкой, которая взялась подковать меня, провинциала, в культурном отношении. В один прекрасный день Наташа повела меня в Маринку, на оперу.
И что же я вижу в первые минуты спектакля?
На сцене появляется золотоволосая красавица. У нее белейшая кожа! Как она величаво идёт! От всей её наружности веет благородством! Пока я ещё ничего не подозреваю, просто отмечаю про себя, что молодая женщина на сцене прямо-таки роскошная. Но когда она запела высоким, удивительно знакомым голосом, меня мгновенно бросило в пот.
– Рыжуха!– ахнул я.
– Тише!– шипит на меня Наташа.
– Ты понимаешь, это Рыжуха, – шепчу, нет, кричу ей шепотом, – мы с ней в одном классе учились.
– Что ты говоришь?! – всполошилась знакомая. – Ты понимаешь, кто это? Это наша восходящая звезда!
– Как её звать?– ещё на что-то надеясь, спросил я.
– Светлана Сергеева.
Весь спектакль я просидел, не шелохнувшись, не понимая, чего больше было в моём сердце – восторга или стыда.
После спектакля Наташа говорит:
– Может, пойдёшь за кулисы? Ей приятно будет увидеть своего земляка, да ещё одноклассника. Жаль, цветов не купили!
– Нет, давай в другой раз, – скромно ответил я.
Мне меньше всего хотелось встречаться с Рыжухой с глазу на глаз.
По дороге довольно вяло я рассказывал Наташе о Светке, о том, как пела она на озере. Теперь я не говорил, что она «выла». Мой авторитет в глазах знакомой значительно подскочил. А я в своих глазах…
– Надо же! – удивлялась Наташа. – С Сергеевой в одном классе учился!
Я плохо её слушал. Думал о том, что не Светка рыжая. Светка оказалась золотой. А рыжие мы. Весь класс рыжий.