XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Дустың үзеңнән яхшырак булсын.

Дустың үзеңнән яхшырак булсын.
Кәрим белән Сәлимнең дуслыгына авылда сокланмаган кеше юктыр. Алар һәрвакыт бергә мәктәптән кайталар, урамда туп тибәләр, хәтта көтүдән сыерларын каршы алырга да бергә баралар.Сыерларының кушаматы да бик кызыклы бит аларның: Миләс белән Мирәк. Кайсы кемнеке икәнлеген аңлавы кыен түгел,әлбәттә. Шундый кушаматлар уйлап табарга Сәлимгә куш инде.Кай арада уйлап чыгара да үзең дә сизмәстән өстеңә “кидереп” тә куя! Тик дусты Кәримгә генә кушамат тагарга ашыкмый ул. Моңа Кәримнең холкы тәэсир иткәнме, белмим,тик Кәримгә ул һәрвакыт үз исеме белән эндәшә. Дуслары Сәлимгә бер дә ачуланмыйча, үзенең әти – әнисе кушкан исемен Саесканга үзгәрттеләр дә куйдылар. Ни өчен саесканмы? Чөнки Сәлимнең бер үзенчәлекле ягы бар, ул кеше бакчасында үскән алмаларга, кыярларга кызыга. Җәй җитте исә, аның өлгер күзеннән бер бакча җимеше дә качып кала алмый.Үзе кебек шук малайлар белән җыелышалар да, бакча басарга китәләр.Кәрим дә, дустын кыерсытмас өчен булса да, аларга иярә.
Ә беркөнне Сәлимнең күзе Гарифулла абыйның алма бакчасына төште. Шундый кызыл,тәмле алмаларны ничек ашамыйча түзсен инде ул! Малайлар белән бергә алдан план төзеделәр: Мурат,Самат,Мансур чылбыр булып тезелешеп басалар һәм алмаларны койманың икенче ягында торган Кәримгә биреп барачаклар. Кәрим бакчаның тышкы ягында калып, малайлар өзгән алмаларны күлмәк куенына җыеп барачак.Сәлим исә — иң өлгере — агач башына менеп,алмаларны җиргә коярга тиеш була. Тик менә ничек өйдән таярга,әти –әниләр сәгать унга кадәр генә йөрергә рөхсәт бирә бит.Имеш, уннан соң йөререгә ярамый! Ә көпә – көндез кем инде алма урлап йөрсен, ди! Әниләренең йоклап китүләрен генә көткән малайлар, тиз арада билгеләнгән урынга җыелыштылар да. Алар бакча кырыена барып басканда инде ярты авыл тирән йокыга талган иде.Урамда тып – тыныч, эт эргән,сыер мөгрәгән тавышлар да ишетелми.Гарифулла абыйларның да утлары сүнгән.Шыпырт кына бакча ягына үттеләр, ә Мурат тышкы якта сакта калды.
Кинәт көтмәгәндә Гариф абыйның бакчасында “гөлт” итеп ут кабынды.Сәлим бу ваккытта агач башында иде. Тезелешеп баскан малайлардан минут эчендә җилләр исте. Кем кая чабып котыла алгандыр, ләкин Кәримнең аяклары тыңламас булды,баскан урынында таш кебек катты да калды ул.Мансурның кычкырып:
-Малайлар,тизрәк тайдык моннан,- дигән сүзеннән соң гына, бар көчен җыеп, бәрәңге бакчасына таба чабарга теләде ул, ләкин исенә бакча эчендә калган дусты килеп төште һәм нәрсә булса да дусты Сәлимгә койма аша чыгарга булышырга кирәк дигән карарга килде. Койма аша сикереп чыккан Сәлим Кәримне күрмәде дә кебек.Ничек очып чыккан булса,шулай караңгылыкка кереп тә югалды. Кәрим куркудан кая барганын үзе дә аңламас булды. Җитмәсә бәрәңге сабаклары да чабарга комачаулады, аякларыннан эләктереп, Гариф абыйларына тотып бирергә тели иде, ахры. Кинәт Кәрим бәрәңге арасына барып төшүе булды, изүенә тутырылган алмалар тәгәрәшеп сибелеп тә китте. Нәкъ шул вакыт Гариф абыйсы аның якасыннан эләктереп тә алды.
Шул көннән соң Кәрим Сәлимгә ияреп кеше бакчаларын басып йөрүдән туктады.Икенче көнне футбол уйнарга да чыга алмады ул.Сәлим бер сәгатьләп дустын көткәннән соң, аның өенә китте.Кәрим өендә ашарга пешерергә дип бәрәңге әрчеп утыра иде.
— Сине көтеп арып беттем,уеннан да калдым,нигә һаман килмисең.
— Әй лә, эшләр күп, әни авырап китте бит әле менә, — дип акланды ул дусты каршында.Ләкин күңеле белән башка төрле уйлады: аның Сәлим белән аралашасы килми иде.Кичә булган вакыйгалардан соң әле күңеле һаман боек тора иде.Гарифулла абыйсының өйләренә бер чиләк алма күтәреп килүе дә, әнисенең яшь тулы күзләре дә Кәримгә бик авыр тәэсир итте шул.
Шул көннән алып Кәримнең әнисе бик озак авырады.Төрле хастаханәләрдә ятып чыкты,төрле врачларга күренде.Ахырдан өенә кайтарып җибәрделәр.Яңа уку елын да Кәрим бик күңелсез каршы алды.Дусты Сәлим белән дә көннән – көн сирәгрәк очраша иделәр индә алар.Белем бәйрәменә барганда Сәлим аны өеннән үк кереп алды.Кулында бик күп аллы – гөлле чәчәкләр иде аның. Кәрим үзенең чәчәксез булуына бик уңайсызланган иде,ләкин дусты аңа ярдәмгә ашыкты:
-Кайгырма ,Кәрим,миндә чәчәкләр күп, барлык укытучыларга да җитәрлек, сиңа да бирермен,- диде. Иң матур чәчәкләрдән зур бәйләм ясады да Кәримнең кулына тоттырды. Алар мәктәпкә һәрвакыттагыча шатланып,елмаеп килеп керделәр.Аллы – гөлле матур чәчәкләрен үзләрен укыткан укытучыларга өләшеп чыктылар. Кәрим дә чәчәкләрен сыйныф җитәкчесенә тапшырды,аны бәйрәм белән чын күңеленнән котлады.Укытучы апасы:
-Бик матур чәчәкләр үстергәнсең, Кәрим, бик зур рәхмәт үзеңә,шатландырдың, — диде. Белем бәйрәменә багышланган чара да бик күңелле узды.Дәресләрнең башлануын белдереп беренче кыңгырау шалтырады.Менә тәрбия сәгате башланды.Ләкин сыйныф җитәкчесе генә нигәдер һаман сыйныфка керми иде. Менә ул ишектән күренде. Аның йөзе һәрвакыттагыча балкып тормый иде, ә киресенчә, бик күңелсез,моңсу иде.Егерме биш пар күз аңа текәлде:
-Укучылар, — диде ул,-хәзер генә мәктәпкә шалтыраттылар,кичә кемнәрдер авыл уртасындагы Җиңү паркында үскән кашкарый чәчәкләрен ботарлаган, ә бит ул сез бәхетле яшәсен дип сугышта һәлак булган бабаларыбызга истәлек итеп утыртылган иде.Кызганыч,бу чәчәкләрне мин һәм башка укытучылар да алмыйлар,урланган әйбер кулны пешерә, -диде.
Шулай диде дә сыйныф җитәкчебез Фәнсөяр апа Кәрим бүләк иткән кашкарый чәчәкләренә төбәлде. Ул каушаудан нәрсә дип әйтергә дә белмәде, күзләрен аска төшерде. Бәйрәмнең яме китте.Парта өсләрендә моңаеп кашкарый чәчәкләре сулып калды.

Зарипова Альфина Нафисовна