Сүземне ерактанрак әйләндереп башлыйм әле.
Менә азык-төлек турында сүз китсә, без мондыйрак әңгәмә ишетәбез:
— И хәзер бөтен азык химикаттан тора.
— Элекеге кеше бит ул кычыткан ашап үскән.
— Бәрәңге дә агудан гына тора бит.
— Үзебездән инде ул, иренәбез кортын җыярга.
— Юк ла инде, элекеге кеше барыбер нык.
Шушы әңгәмәләрне тыңлап торып, сорыйсы килә:” Кеше кешене сөйми, ата баланы белми, бала ананы күрми, ник азык- төлектәге химикатлар кешеләрнең күңелләренә тутык кебек утырып каламыни сон?”-дип.
Без әнигә унау: өч апа һәм Ислам аныкылар, без дүртәү приюттан, Динә белән Дилә оныклары. Менә шундый киң күңелле әнинең күңелендә урын башкаларга да җитә шул. Менә берничә ел элек үз кызыннан якын итеп Айгөл апаны йөртә башлады.
Айгөл апа үзе мәктәптә эшли. Киңәш кирәк булса, әнигә килә. Әнисе дә мәктәптә эшли, тик без аның аек көнен күргән юк. Ул ашханәдә. Әтисе аның үлгән. Айгөл апаны шушы биш ел эчендә без үзебезнең гаилә кешесе итеп бетергән идек. Әни аның бөтен проблемасын чишеп, җил-яңгыр тигезмичә алып бара иде.
Тик… Бердәнбер көнне Айгөл апаны мәктәптә завуч итеп куйдылар. Бу көнне безнең гаилә тарих китабына язып куярдай булды. Бу көнне әниебез көне буе елады. Бу рәнҗешле күз яшьләрен агызучы кеше- Айгөл апа иде. Әнинең күңеленә тирән яра ясаган, йөрәген елаткан кеше ул. Ни сәбәптән бу күз яшьләре?
Айгөл апа әнигә шалтыратып: “ Минем сезнең белән сөйләшер темам юк. Мин хәзер завуч. Кабат миңа шалтыратмагыз. Минем мәктәптә эшлисем,балалар укытасым бар”,-дигән.
Кеше белән кирәк чакта гына аралашып, кирәге калмагач шулай көлеп ташлыйсымыни? Дуслык турында күпме мәкаләләр, әйтемнәр язганнар. Болар бөтенесе яңгыравыклы сүзләр генә булып кала булып чыга бит. Карьера бүген бар, ә иртәгә юк. Чөелгән борын артыннан, үзеңә авыр чакта терәк булган кешеләрне күрмәү, аларны рәнҗетеп үтү бу кешелеклелек сыйфатымы соң? 60 укучылы, 9 еллык мәктәптә завуч булу югары дәрәҗәме соң ул? Халык белми әйтмәс, күтәрелгәнче төшәреңне уйла ,дип. Арттан баскычларыңны, терәкләреңне яндырып менгәч, төшеп егылганда кул бирүче булырмы? Кабат шушы безнең әни күз яшьләрен сөртерме аның?
Безнең әнидә укытучы. Менә шушы хәлдән соң ул безгә:” Дусларыгыз үзегездән яхшы булсын. Иң авыр яраны дус ясый. Айгөл апагыз кебекләре юлыгызда күп очрар сезнең дә. Бер үк дустыгызга ачылып бетмәгез. Иң беренче батыручы, пычрак атучы шул дустыгыз булуы бар. Дуслашмагыз димим,дуслашыгыз. Кешедән начарлык кына көтмәгез, тик һәрчак бер алдыгызга һәм биш артыгызга карагыз. Дустыгыз артыгызда пычак кайрамасын”,-ди.
Ә минем сабый акылымда бер генә сорау туа:” Дуслык кадерендә белмәгән, яхшылыкка таш белән аткан бу апа бит укытучы, безгә белем бирә. Ул безгә белем генә бирә ала була бит, ә тәрбия бирә алмый. Үзендә булмаганны ул бит безгә бирә алмыйдыр инде?”