XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Дуслык көче»

 

                                

 

         Җәйге матур җылы көннәр, ел буе көтеп алган каникуллар бик тиз үтеп китте.Кай арада бертуктаусыз явып торган яңгырлары, әби чуаклы, пәрәвезле көннәре белән көз дә килеп җиткән, диген… Инде укуның икенче атнасы үтеп бара.Гөлия быел да мәктәпкә сыйныфташларын, укытучыларын сагынып килде.Җәе бик күңелле үтсә дә, мәктәбе,бигрәк тә бергә укыган дуслары  юксындырды шул. Күршесендә генә сыйныфташы Гөлсылу яшәсә дә, җәй буена өендә тормый ул: әле “Сәләт”дигән лагерьда ял итә, әле әниләре белән җылы якка барып кайта, әле Казандагы апасында кунак була. Авылдашлары, дуслары аның исемен кыскартып, “Сылу” дип кенә җибәрәләр. Сылу булыр инде, бөтен матур, модалы кием —  аңарда.Чәчләрен дә әллә нинди прическалар ясап, кистерә бит ул. Гөлия дә бик матур да бит, тик күрше кызы кебек үк кыландыра алмый.Аның әти-әнисе гади колхоз эшчеләре шул, Гөлсылуныкы кебек, берсе мәктәп директоры, икенчесе банк җитәкчесе түгел. Әле бөтенесе шул кылтыкны мактаган була бит: “Бигрәк акыллы инде бу Сабирның кызы!”, “Ай-ай, артистлардан ким җырламый бу Сылу!”,- диләр.Укытучылар да, берсеннән-берсе уздырып, шуны мактыйлар, башкаларга үрнәк итеп куялар.Әнисе булып, әнисе беркөнне чәй янында сөйләп утыра:”Бакчада җиләкләрне күчергәндә, сынап карап тордым – кай арада бәрәңге бакчасының дөнья җирен утап, чистартып чыкты Гөлсылу. Кулы-кулга йокмый, бигрәк уңган инде”,-ди.

        Әй, ачуы килә соң шул сүзләргә Гөлиянең. Гөлсылу үзен якын итеп, дус күреп йөрсә дә, күрше кызына үзе дә аңламаган үч саклый ул. Тыштан гына елмаеп, сөйләшеп йөри, ә үзенең эче тулы ачу кайный, бәгърен көнләшү уты көйдерә.

       Әнә,  көяз күбәләк кебек очына-очына, үзе йөгерә түгелме соң Гөлия янына?Үлә-ә-әм, өстендә тагын күз явын алырлык өр-яңа күлмәк түгелме соң? Нәфис арыш саламыдай сары ефәк чәчләрен ялтыравык тасма белән генә буып куйган, алсу йөзле, зифа буй-сынлы Гөлсылу дусты янына җитү белән, аны кочып алды:

Әйдә әле, Гөлия, берәр тынычрак җиргә кереп утырыйк әле.Сиңа гына сөйләрдәй серләрем бар.

Әйдә, алайса, — диде Гөлия, теләр-теләмәс кенә.

   Кулындагы чәчәк орлыклары җыярга дип алган кайчысын да куярга онытып, ул дустын якындагы  ак келәткә алып керде.

Белсәң, Гөлия, мин бүген кемнән записка алдым? Я, әйтеп кара әле, кемнән дип уйлыйсың?

    Дусты эндәшмичә торгач, күзләреннән шатлык очкыннары чәчеп торган Гөлсылу дәвам итте:

Айнурдан, дустым! Әйе-әйе, көтмәгән идем. Хәтерлисеңме, узган яз аны ошатуымны сиңа сөйләгән идем. Ул миңа дуслык тәкъдим иткән,Алия. Ни дип җавап бирим микән?

     Гөлия күзләрен Сылуга текәгән килеш, сүзсез калды, чөнки үзе дә Айнурга карата яшерен мәхәббәт утында яна иде. Нигә менә нәкъ Гөлсылуга караган Айнур? Аның янында болай да малайлар гел сырпалана бит. Ник менә Гөлиянең күз уңында булган Айнурга кызыккан ул кыз?

     Көнләшүеннән үз-үзен белештермичә, күрше кызы читкә борылган арада, сиздермичә генә, өр-яңа күлмәкнең арткы ягын кайчысы белән кисеп тә алды Гөлия. Бернәрсәдән шикләнмәгән Гөлсылу кесәсеннән гади булса да, бик матур итеп эшләнгән кул беләзеге алып, дустына күрсәтте:

Кара әле, Гөлия, конверт эченә менә моны да салган иде ул. Бигрәк матур, эйеме?

Кая, карыйм әле, — дип кулына бүләкне алды күршесе.

   Ачуының соңгы ноктасына җитәргә шушы беләзек җитә калды, кулына киеп караган кыяфәт чыгарып, явыз максаттан, беләзекне өзеп чыгарды ул.

Ой, бигрәк нәзберек икән, өзелеп тә чыкты, гафу ит, дускаем, -дигән булды.

Көтелмәгән хәлдән, таш сыман катып калды Гөлсылу,  алсу алма битләре бөтенләй кызарып чыкты, күзләреннән чишмә суыдай саф күз яшьләре бәреп чыкты. Шулай да ул үз-үзен кулга алды, ямьсез сүзләр белән сыйныфташын битәрләмәде, бары тик җитен чәчәгедәй зәңгәр күзләрен аңа текәгән килеш, сүзсез калды.

Белмим инде, дускаем, — дип сүзен дәвам итте Гөлия, кисеп алган тукыма кисәген учына йомарлаган килеш, — Бик чуар күңеллегә охшап тора бит ул Айнурың.Зәринә белән җитәкләшеп йөргәннәрен күргәннәр дип ишеттем.

Үзең күрмәгәнне, дөрес булса да кешегә сөйләмә ди безнең әби.Я, ярый, әни кайтуга өстәл әзерлисем бар, — дип, ничек йөгереп керсә, шулай йөгереп тә чыгып китте күрше кызы.

    “Бар-бар, шул ерык күлмәгең, сынган беләзегең белән чык Айнурың янына очрашуга”,- дип усал көлемсерәп калды артыннан Гөлия.

      Икенче көнне сыйныфташлары белән урманга экскурсиягә бардылар сигезенчеләр. Кояшлы, нәзберек кенә җилле матур, җылы көзге көн иде. Туйганчы кызыклы төрле уеннар уйнадылар, үзләре алып килгән тәмле ризыклар белән сыйландылар. Инде кайтып китәбез дигәндә генә, һәрвакыт әллә нинди мөгезләр чыгарырга яратучы тиктормас,шук Рамилнең башына кеше сирәк йөри торган “Саескан уйсулыгы” дип аталган үзәнгә бару уе килде. Кемнәндер бу үзәндә гөмбә күплеген ишеткәнлеген әйтеп, иптәшләрен шул уйсулыкны карап кайтырга өндәде. Әгәр дә бу дөрес булса, җыйнаулашып, гөмбәгә барырлар иде!

Берүк анда йөри күрмәгез, балалар! – диде сыйныф җитәкчеләре Җәүһәр апалары. – Анда барыр өчен, елганы кичәсе бар.Аның суы быел бик ишәйгән диләр. Күпере дә ничә еллар буе каралмаган!

Апа, борчылмагыз! Моннан ерак түгел ул. Без карап йөрербез. Ярты сәгать тә үтмәс, кайтып та җитәрбез, — дип шаулаштылар балалар.

    Уйлаган ниятләрен тормышка ашыру максатыннан, сыйныфташлар дәррәү юлга кузгалдылар.

   Җәүһәр аплары да аларга иярмичә булдыра алмады. Көзге урманның алтын сарылы, җете яшелле, куе кызыллы матурлыгына соклана-соклана барып, күпер янына килеп җиткәннәрен сизмичә дә калдылар.

Мин беренче чыгам, -дип җилкенде Гөлия.

    Йөгерә-йөгерә күпер баскычына басуы булды, чалшайган такта бер якка шуып китте дә, Гөлия, күз ачып йомганчы, аска – уйнаклап аккан елга упкынына очты.Көне җылы булуга карамастан, көзге салкын су кызның тәнен куырып алды. Ул да түгел, кыз артыннан бер-бер артлы очкан такталар аның башына килеп төште. Шуннан арысын Гөлия хәтерләми…

      Әнисе янында, хастаханәдәге ятакта исенә килде ул. Елый-елый күзләре кызарып беткән Роза апа кызының бинт бәйләгән башыннан сыйпады:

Аллага шөкер, барысы да үтте, кызым!

Әнием, мине кем коткарды соң?

Гөлсылу, кызым. Ул бит йөзү буенча районда да җиңүче булган. Малайлар суга ташланырга куркып торганда, тоткан да синең арттан суга сикергән. Үзе дә әнә салкын тидереп,урын өстендә ята ди. Ничек кенә бәхилләтеп бетерәсе булыр аны, үзеңне үлемнән коткарды бит!

     Бу вакытта Гөлиянең күңелендә ниләр кайнаганын белү кыен түгел иде. Күршесенең ихлас дуслыгының көче кызның йөрәгендәге ачу, көнләшү катыш оешкан ташны эретеп, күз яше булып ургылып чыкты.Дустыннан көнләшүе, кичәге эшләгән яман эшләре өчен аңа оят, бик оят иде…

Гарифуллина Айзиля Илшатовна
Страна: Россия
Город: с.Ст.Мензелябаш