XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Диноның кайтуы (хикәя)

Хикәябездә сөйләнә торган вакыйгалар Италиянең иң матур җирләренең берсендә – Беллунода бара.

Италиядә ямьле һәм бик матур җәй вакыты. Июль иртәсе. Дино – яш-үсмер песи һәм, әйтергә кирәк, кечкенәдән бик шаян песи. Аның шаянлыгы әле һаман да аяз көн уртасында яшен күренгән сыман була.

… Дино бүген төне буе туган йортына кире кайтыр юлны эзләде. Төн йокламагач, иртән йоклармын дисә, буш ашказаны белән тыныч ята алмады. Шуңа күрә музыка ишетелә торган якка юнәлде. Беллуно – кечкенә шәһәр, ләкин, музыка тавышына бара торгач, Дино арып-талып бетте. Күләгәләрдә туктала-туктала ял итеп барды, аруының сәбәбен дә аңлап бетермәде үзе, югыйсә яшь бит әле. Ләкин йокламаган төннәр шулай сиздерәләрдер инде. Әкрен генә бара торгач, җыр аңа бик тә таныш сыман тоелды. “Кайда ишеттем соң мин моны? Нишләп ул шулай йөрәгемне әрнетә?” Әрнетә дигәч, песидә ничек алай булсын инде дип уйланасыздыр, хәзер аңлатам.

Әле берничә ай элек кенә Дино болай адашып йөрми иде. Аның хуҗасы бар, алар бергәләп тауларга карап торган тәрәзәле бик матур таш өйдә яшиләр иде. Август абый – илле яшьне узган кеше. Аның бәләкәйдән үк бер генә һөнәре бар: ул бик оста рәссам. Өйнең һәр җирен киндер тукымада майлы краскалар белән ясалган матур күренешләр бизи. Үзе киң күңелле, песиләрне өзелеп яратучы, аларга балалардай сокланучы бик яхшы кеше ул. Шулай булгач, аның тәмле кабыртмалар, паста* пешерә торган чибәр генә сөйгәне дә бар дип уйлыйсыздыр инде. Ләкин уйлануларыгыз дөрес түгел шул: ул беркайчан да өйләнмәгән. Ничек алай килеп чыккан соң? Юк инде, әллә нәрсә сөйләмә дисәгез дә, ул үзен бөтенләе белән яраткан һөнәренә багышлаган, шулай матур картиналар яза-яза, картаюын да сизмичә, хатынсыз калган ул. Аннан күрше йортта аның иң якын амигосы* яши. Бу шәһәрдә шул бер амиго гына аның якын кешесе иде. Нигә бу шәһәрдәме? Чөнки Август абый рәссам булганлыктан, төрле шәһәрләрдә булган, әз-мәз яшәгән кеше, шуңа күрә бүтән илләрдә дә аның амиголары бар, алар белән ул ай саен хатлар алыша. Ә инде хайваннардан аңа иң якыны – мәчесе, ягъни Дино. Эштән кайтуга, я кечкенә генә сәяхәттән кайтып керсә, ул шундук үзенең “сабыена” йөгерә иде, хәтта чит шәһәрләрдә ул озак тора да алмый, ул Дино өчен кайгыра иде.

Анысы ярар, ә нишләп соң алайса Дино хәзер “ятим”? Август абыйны инде күптән бавыры борчый иде, беркөнне аңа приступ булды. Ул шундук күрше амигосын чакырып, песиен аңа карарга калдырды, ә үзе больницада ятарга әзерләнде. Бу аерылу, әлбәттә, песигә дә, аның хуҗасына да бик авыр булды. Абый озакка китмәс дип уйлаган иде, ләкин инде менә икенче ай өй буш. Дино ике көн генә күршеләрдә тора алды, аның күңелендә ниндидер дулкынлану, курку бар иде. Аны яхшы ашаттылар, сыйпавын да сыйпадылар, ләкин аңа бик якын куллар түгел, бөтенләй башка куллар…

Аның югалуына яңа “хуҗалар” бик нык кайгырыштылар. Ничек кенә булса да, гади песи түгел бит, Август абыйның бердәнбер якын дусты. Өч төн хуҗалар йоклый алмадылар, әйтерсең лә балаларын югалттылар… Хуҗасына да җавап бирәсе бар бит әле.

Аларның кайгыруларын Аллаһ сизеп, песигә кире кайтарга юл күрсәткәндер: бер иртәдә ул тәрәзә төбендә утыра иде, аннан бүлмәгә керде. Шулай өйдә шатлык уянды.

Әкренләп Диноның югалып алуы гадәткә әйләнде. Хәзер “хуҗалар” аның тактикасын аңлыйлар иде. Песи булса да, аның “сәяхәтләре” буенча күңелендә булган кайгураларын сизделәр.

Менә, ниһаять, Дино музыка уйнаган җиргә килеп җитте. Монда, чыннан да, ниндидер бәйрәм бара, хатын-кызлар рәхәтләнеп бииләр, ирләр җырлыйлар, ә кайберләре ашап утыралар.. “Ризык… ашыйсы килә… ашамасам үләм, өч көн су гына эчтем…” Ул өстәл янына килеп, кешеләргә карады, миялуап та алды. Яшь кенә кыз аның ябыклыгын күрде дә шундук ризык бирде. Зур, тәмле итеп пешкән балык… “Ммм, була да икән бу дөньяда шулхәтле тәмле әйберләр!” Кызый аның тырышып, бик тәмләп ашаганына күз салып торды, аннан, кечкенә генә савытка салып, чиста су бирде. Дино, ашап бетергәч, үзен ашаткан кызның аякларына ышкылды, мырылдап та алды. Кызый аны сыйпады, рәхмәтен аңлады. Монда ничек кенә яхшы булса да, сәяхәтче песигә кабат юлга чыгарга кирәк иде.

Ник соң ул әллә кайларда буталып йөри? Ник хуҗасын әллә кайлардан эзли?! Дөресен әйткәндә, ул үзе дә аңлап бетерми, ләкин бернәрсәне яхшы аңлый: буш өйне күрү аңа кыен, бабайны эзләү яхшырак, кем белгән, бәлки, ул аны табар да?

Күпме бистәләрдә булды ул, болыннарны йөреп чыкты… хәтта күлләргә дә төшеп карады. “Юк инде, юк! Кайда соң ул, Аллакаем, кайда?!!! Тукта әле, соңгы күрешкән көнне безнең өйгә ниндидер ак кимле кешеләр килгән иде… Аларны кайда күрергә була? Әллә фәрештәләр булдымы инде…”

Дино шәһәрнең үзәгенә юл тотты. Ул барып җиткәнче, инде кояш баер вакыт җитте. Әкрен генә тышкы фонарьлар уяна башлады. Дино ниндидер зур бинага карап торды. Аның янында “фәрештәләр” йөри. “Таптым! Менә бит ул җир! Фәрештәләр йорты… Ну мин хәзер аларны! Минем хуҗамны сорамыйча урладылар, ну мин аларга хәзер күрсәтәм, мине ни хәлдә калдырдылар! Оятсызлар!” Песи авыр тавышлар белән ачулы мырылдый башлады, тунын кабартты. Тиз генә, йөгерә-йөгерә, шул бинага якынлашты. Менә хәзер ул керә, менә шундук ул барысына да үзенең ачуын күрсәтәчәк! Әмма, юк… Ишеккә килеп җиткәч, берничә “фәрештә” аны типкәләп: “Брыс, кит моннан, кая керәсең,” — дип кудылар. Дино аларны тешли башлады. Аякларына бәйләнде. Ак халат кигән бер кеше аны кулына алды һәм читкә ыргытты. “Мин моны барыбер болай гына калдырмам! Бабай көт мине! Мин сине коткарырмын!” – дип, песи әлеге бина янында кунарга калды.

Иртә. Менә таулар арасыннан кайнар кояш уянып тора. Чыпчыклар үз операларын җырлый башладылар. Бар табигать таңны каршылый. Безнең “герой” да уянды. Шундук үз миссиясен башкарып чыгарга китте. “Фәрештәләр” йортының каршысында берничә агач үсеп утыра. Дино, берсенә менеп, тәрәзәгә күз салды. Бер дә таныш йөз күренми. “Эх, кая качырганнар соң бу иблисләр сине, бабакаем?!” Бинаның арткы ягына да барып карады, анда гел дә тәрәзәләр юк икән. Ләкин героебыз өметне югалтмады, тагын бер төн шунда кунды. Кем белә, бәлки бабай үзе качып чыга алыр? Юк. Бер тын, бер тавыш, бер ис тә бабайның монда булуын әйтми. Дино, борынын салындырып, өенә юнәлде. Ул ашыкмады, аның хәле юк иде. Кабат юньләп ашамады, дөресрәге, ул ач түгел иде, кайгы аңа ашауны да оныттырды.

Менә ул аңа бик кадерле өйнең түбәсен күрде. Өзелеп яраткан җире, ләкин өзгәләнеп яраткан кешесе генә юк иде..

“Тукта әле! Ә кем ишегалдында, өстәл куеп, чәй эчә?! Бу бит минем бабай түгел! Бу нинди хатын? Нишләп йөри ул минем территориядә?”

Дино, йөгерә-йөгерә, өй янына юнәлде. Өйдән ниндидер абый чыгап килә. “Бу минем бабайга охшаган, ләкин ябык.” Бер мизгелдән соң шул абый, күзләрен күтәреп, үз каршысында бик сагынган, бик яраткан хайванын күрде! “Дино!”, — дип, песине кочагына алып үпте, сыйпады, күккә күтәреп-күтәреп, ябыгып беткән битенә, күзләренә карады — ышанмады. Бу бит аның сабые! Ул исән!

Чәй ясап торган хатын да бик шат иде. Августның әле шундый бәхетле чагын күргәне юк иде. “Биатрис, матурым, пешергән пирогың бик вакытлы булды бит! Минем Дино кайтты!”

Дино үз күзләренә озак ышанмады. “Бәлки, мин төш кенә күрәмдер? Әллә ачлыктан үлеп, оҗмахка эләктемме?” — дип уйланып, хуҗасының итәгендә мырылдап утырды.

“Ахырда, нәрсә булган соң Август абый белән?” – дип уйланасыз бугай. Хәзер сөйләп бирәм. Август абыйны бер айга больницага салган булганнар, хәле авыр булган, шуңа күрә дәвалану озакка сузылган. “Анысы аңлашылды, ә бу Биатрис кайдан килеп чыкты?”- дисезме? Аның белән Август абый больницада танышкан, алар икесе дә сәнгать кешеләре. Абый — белгәнегезчә, рәссам, ә Биатрис – музыкант.

Менә шулай, безнең сәяхәтче героебыз Дино үзенең бәхетле тормышына кире кайтты. Әле беләсезме, аның үзенең дә хәзер кечкенә гаиләсе бар бит! Биатрис апа песие Сильвияне үзе белән алып килгән. Песиләр, үз чиратында, бер-берсенә гашыйк булганнар. Хәзер алар икәү генә түгел, бишәү! Ике кызлары һәм бәләкәч уллары бар! Менә бит нинди бәхетле песи ул Дино!

*амиго – дус

*паста — макарон

Фархетдинова Диана
Страна: Россия
Город: Альметьевск