XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Чын әкият

Борын-борын заманда яшәгән, ди, ике патша. Алар икесе дә зур патшалык белән идарә иткәннәр, акыллы һәм белемле булганнар. Бер патшалыкта кешеләр яшәгән. Анда Галим исемле карт патша идарә иткән. Ул Энциклопедия исемле патша белән бик дус булган. Энциклопедия патшаның илендә бик күп китаплар яшәгән. Тирә-яктагыларга аң-белем өләшкәнгә күрә, бу патшалыкны Белем иле дип атаганнар. Белемне сатмаганнар, теләгән кешегә бушка биргәннәр. Башка патшалыклардан килеп, биредә күп нәрсәгә өйрәнә торган булганнар. Бу дөньяда озак яшәгән Энциклопедия патша күпне күргән карт булган. Кешеләр аннан алган белемнәрдән рәхәтләнеп файдаланганнар. Өлкән вәзирләре Әкият бабай һәм Мәкаль дә патшалыкның иң хөрмәтле китаплары саналган. Күрше патшалык кешеләре аларны гел үзләренә кунакка чакырганнар. Әкият бабайны балалар бик яраткан, шуңа күрә ул бер дә картаймаган. Мәкаль бабай күбрәк үзе кебек карт кешеләр арасында йөргән. Энциклопедия патшаның уллары-кызлары да күп булган. Белем һәм Тарих исемле уллары кешеләр белән бик дус булганнар, киңәшләрен биргәннәр. Ил һәм Сәяхәт исемле уллары дөнья буйлап йөргәннәр, яңа белемнәр алып кайтканнар, патшалыкны тагын да баетканнар. Һөнәр һәм Хезмәт исемле уллары гел кешеләр арасында яшәгәннәр, аларны төрле һөнәр-хезмәткә өйрәткәннәр. Тынычлык белән Сугыш исемле игезәк уллары бертуктаусыз көрәшеп яшәгәнгә, патша иң яраткан улы Тынычлыкны да кешеләр арасына җибәргән, ә Сугышны Белем патшалыгында берәү дә яратмаган. Патша аны иң караңгы бүлмәдә бикләп тоткан. Балалары арасында патшаның Мәхәббәт исемле сөекле кызы да булган. Кешеләр аны патшадан да артыграк яратканнар. Энциклопедия патшаның барлык балалары да файдалы китаплар булганга күрә, кешеләр арасында хөрмәт эчендә яшәгәннәр.

Икенче патшалык белән Галим патша идарә иткән. Аның илендә яшәүче кешеләр дә, Галим патша үзе дә Энциклопедия патша белән бик дус булган, шуңа күрә аларның илендә яшәүче китаплар һәм кешеләр гел аралашып яшәгәннәр, бердәм булганнар. Озак күрешмичә торсалар, бер-берсен юксынганнар. Кешеләр белән китаплар дуслыгы бик озак гасырлар дәвам иткән.

Көннәрдән бер көнне Галим патша үлеп киткән. Дусты Энциклопедия патша бик озак кайгырган, тик кеше гомере озын булмый шул. Тәхеткә Галим патшаның Компьютер исемле улы утырган. Ул үзен дөньяда иң акыллы патша дип уйлаган, атасы Галим патшаның васыятен үтәмәгән, Белем иле китаплары белән арасын өзгән, үзен китаплардан өстен санаган. Кешеләр арасында яшәгән китапларның барысын да куып җибәргән. Энциклопедия патшадан көлгән генә. “Синдә булган белемнәрнең барысын да кешеләр миннән алалар”, – дигән ул. “Син ул белемнәрне кешеләр укыган китаплардан алдың бит”, — дигән аңа Энциклопедия карт. Компьютер шуннан соң кешеләрне китаплар белән аралашудан бөтенләй тыйган. Энесе Планшет та аны яклаган. Алар тиз арада кешеләрне үзләренчә яшәргә, уйларга өйрәткәннәр, китаплардан читләштергәннәр. Компьютер аларга әзер белемнәр генә биргән. Кешеләргә уйларга кирәк булмаган, алар вакытларын Компьютер биргән уеннар уйнап үткәрә башлаганнар, эш сөймәүчеләр күбәйгән. Китаплар турында онытканнар, хәтта бер-берсе белән аралашмый башлаганнар, урамда бер-берсен танымаганнар. Балалар да Әкият бабайдан читләшкәннәр, китап укымый башлаганнар. Алар Компьютер биргән кыска сүзләр белән генә сөйләшкәннәр, матур сүзләрне онытканнар. Бу илдән китаплар киткәч, кешеләр арасында җылы мөнәсәбәтләр беткән. Кешеләргә кирәге калмагач, Компьютерның Акыл исемле кече энесе дә Белем иленә, Энциклопедия патша янына качып киткән.

Энциклопедия патша кешеләр турында уйлап бик кайгырган. Бәхетсезлеккә каршы, аның бикләп куелган Сугыш исемле улы кешеләр иленә качып киткән. Киткәндә, Тынычлык һәм Тарих энеләрен үз урынына ябып калдырган. Сугыш кешеләр иленә килеп, ызгыш-талаш, сугыш чыгарган, аларның тарихларын оныттырган. Компьютер патшаның моңа әллә ни исе китмәгән.

Кешеләрнең элеккеге матур патшалыгы юкка чыккан. Шул рәвешле озак кына вакыт узган. Яңа буын яшьләре арасында эш сөймәүче, белемне, китапны хөрмәт итмәүчеләр күбәйгән. Сугышлардан туйган картлар, акылларын югалтмаган яшьләр дә Белем патшалыгында яшәгән китапларны сагынганнар, тыныч һәм матур вакытларны еш искә төшергәннәр. Алар элеккечә белемле, акыллы балалар үстерергә теләгәннәр. Кайберәүләр Белем иленә килеп, китаплар белән кабат аралаша башлаганнар, элекке дусларын тапканнар.

Компьютер патша иленнән качып киткән энесе Акыл Энциклопедия патша белән киңәшкән. Алар кабат бу ике илне дуслаштырырга булганнар. Акыл тиз арада Тарих белән Тынычлыкны тоткынлыктан коткарган. Алар яшеренеп кенә кешеләр иленә килгәннәр. Үзләре белән Белем иле патшасының ышанычлы ярдәмчеләре Газета һәм Журналны да иярткәннәр. Зур эш башланган. Кешеләр арасында да китапларны онытмаучылар табылган. Алар кабат китаплар белән дуслашканнар. Тиздән кешеләр үз патшалыкларына китапларны күпләп чакыра башлаганнар. Элеккечә китап уку кичәләре үткәргәннәр, китапханәләр кабат ачылган. Әкият бабай да һәр баланың өендә кабат кадерле кунакка әйләнгән. Язучылар һәм шагыйрьләр күпләп яза башлаганнар. Алар язганны Белем патшалыгында матур китаплар итеп чыгарганнар.

Китаплар патшалыгы белән кешеләр арасында ныклы дуслык урнашкач, Сугыш китабын кешеләр куып җибәргәннәр, ә Тарих һәм Тынычлык аларның якын дусларына әйләнгән. Эшләр болайга киткәч, Компьютер патша булудан баш тарткан, тик аны илдән кумаганнар. Ул китаплар белән бергә кешеләргә кирәкле белемнәр бирергә ризалашкан. Кешеләр илендә Галим патшаның улы Акыл идарә итә башлаган. Ул да әтисе Галим кебек Энциклопедия патша һәм аның китаплары белән дус яшәгән, кешеләрнең китаплардан башка яши алмавын яхшы белгән. Китаплар белән бергә илгә бәхет, тынычлык, мәхәббәт һәм матурлык кайткан.

Хусаинова Алсу
Страна: Россия