Көне бераз моңсу(ы)рак бүген:
Яңгыр коя, әче җил бәрә;
Бурап салган нарат өй каршында
Өянкеләр сыгылып тирбәлә.
Күкрәп үткән ерак көннәр өне
Һаман яңгырый төсле бу җирдә.
Исхакыйның эзен эзләп килдем,
Язмышын мин телим белергә.
Газиз хисләр коштай җилпенделәр, —
Музей ишеген ачтым сак кына.
Атлагач та тәүге адымымны,
Мин сискәнеп куйдым чак кына.
Шул чорларның авазын ишеттем күк,
Уйлар бүлеп торды юлымны.
Чал чәчләрен янга сыйпап куеп,
Ул каршылый төсле тоелды.
Чыкмады ул. Өстәл, лампалары
Тыныч тора өйнең эчендә.
Ләкин беләм: монда ул Исхакый-
Халкым уе, халкым хисендә.
Һәр документ, һәрбер китап, сурәт
Иң кадерле һәйкәл шикелле.
Шушы музей безнең буыннарга
Ерак көннәр шавын җиткерде.
Юллар, юллар… Йөрәк тамыры аша
Казан, Кытай, Питер тоташкан;
Француз, Герман, Польша җирләренә
Татар улы барып адашкан.
Чит илдән дә даны кайткан аның,
Гайрәт биреп Идел — Уралга.
Милләт киләчәген кайгырткан ул,
Юл күрсәтеп, халкы татарга.
Эзләр, эзләр… Язмыш эзен салган
Диңгез аша Төрек илендә;
Күрке, даны булып милләтенең
Сәлам юллый аннан бүген дә.
…Һәр документ, китап, хатлар, сурәт
Музееңда синең иң түрдә.
Синең исем мәңге сүнмәс, яшәр,
Татар яшәгәндә бу җирдә!