XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Чишмә, Самат һәм бабай

Борын-борын заманда Казан артындагы бер авылда, тау башында яшәгән ди, булган ди бер чишмә. Көннәрдән бер көнне җир астыннан тибеп чыккан да, тәмле, салкын суы белән бөтен авылны сөендерә, туендыра башлаган. Күпләр аның суыннан шифа табып, чишмәне “изге” дип йөрткәннәр. Әлеге чишмә белән дәваланырга күрше авыллардан да килә торган булганнар.

Бу чишмәне авылның аксакалы, инде бик өлкән яшьтәге карт — Салих бабай карап торган. Чишмәне яз саен чистарткан, тирә-юнен рәшәткә белән әйләндереп алган, чишмә тирәсенә агачлар утырткан. Ялгызы гына яшәгәч, чишмә аның өчен аеруча тугры дустына әйләнгән. Ул бирегә еш килгән. Сандугачлар сайравын, чишмә челтерәвен тыңлаган, табигатьнең матурлыгына хозурланган.

Җәй көне авылга каникулга Казаннан Самат кайткан. Ул быел икенче сыйныфны тәмамлаган. Шук, шаян малай. Үзе болай начар да түгел, ләкин бер урында тик тора белми инде. Йә дәү әнисенең тавыгы артыннан куа, йә сөям дип, нәни чебиләрне кулы белән катырак кысып имгәтә, йә алма алам дип алмагач ботакларын сындырып бетерә. Шәһәр малаена авылда һәрнәрсә кызык, аның барысын да күреп, тотып, сынап карыйсы килә. Шулай беркөнне ул чишмә янына килеп чыга. Челтерәп агып яткан үтә күренмәле чишмәне күреп, башта сокланып калса да, аннары ташлар җыярга тотына. Исәбе — кызык өчен чишмә тибеп чыккан чыганакны томалау. Самат юлында очраган барлык таш, калай, таякларны җыя да, чишмәгә ата башлый. Чишмә саега, тарая, челтерәве дә ишетелми башлый, ахырдан бөтенләй агудан туктый. Самат исә батырлык эшләгәндәй, чишмәне туктаттым дип, шатланып кайтып китә.

Мескен чишмә, читлектәге кош кебек бәргәләнә, ташлар арасыннан әле бер яктан агып чыгарга талпына, әле икенче яктан юл эзли, аңа һава җитми, тыны кысыла. Чишмәнең күз яшьләре таш арасыннан тамчылар булып ага, сандугачлар да аның моңлы челтерәвен юксына, су эчәргә килгән бөҗәкләр дә чишмәне таба алмый.

Чишмә шулай кайчанга кадәр газапланган булыр иде икән, икенче көнне Салих бабай килә. Чишмәнең ни хәлдә икәнен күреп ул бик борчыла.

— Йә Аллам, кемнең эше бу, изге чишмәне томаларга кемнең кулы күтәрелде икән, бу бит зур гөнаһ, ярамый болай, —  дип тизрәк ташларны араларга тотына. Чишмә исә иркен сулыш алгандай, тагын да киңрәк җәелеп, шаулап ага башлый.

Самат исә берни булмагандай, үзен гаепле сизми дә, чишмә турында уйлап та карамый, уйный, шаяра. Шулай уйный торгач, ялгыш аягы таеп, ул ташка нык кына бәрелә. Аягын каната, авыртуга чыдый алмыйча, кычкырып елый башлый. Аны чишмә юлыннан кайтып килгән Салих бабай күреп ала.

Нәрсә булды улым, ник елыйсың? — ди, бабай.

Менә егылдым, ай, аягым, авырта, — ди Самат.

Малайның аягын тоткалап караганнан соң, канаган тезен күреп бабай малайгә дәшә:

Улым, сиңа изге чишмәгә барырга кирәк. Бары аның шифалы суы гына синең яраңны төзәтә алыр, ди.

Малай нык ояла, башын түбән ия. Кызарып чыга.

— Ул чишмә юк бит инде, бабай, мин “үтердем” аны, ташлар белән күмдем, — ди Самат.

Бабай исә барысын да аңлый.

— Әй шаян сабый, чишмәләрне томаларга, анда пычрак ташлар атарга һич ярамый, чишмәләр һәрчак челтерәп торсыннар, кешеләргә шифасын бирсеннәр, син аларны һәрчак чистартып, тирә-юнен карап тор, бу бит табигать байлыгы, безгә табигать анабыз биргән кадерле, зур бүләк. Әйдә, чишмә барысын да кичерә ул, — дип малайны чишмәгә алып китә. Саматның ярасын юалар, чишмә суын эчкәч, малайга хәл керә. Ул ялгышын аңлый, чишмәдән гафу үтенә. “Миңа үч тотмавың, хатамны кичерә белүең өчен рәхмәт сиңа, сине башка беркайчан да рәнҗетмәм”, — ди. Шунан Салих бабай белән Самат бергәләп чишмә янына эскәмия ясап куярга кирәк дигән фикергә киләләр. Башкалар да бирегә килеп ял итсен, чишмәгә, матурлыкка соклансын өчен…

Менә шулай, чишмәләрне дә, кешеләрне дә рәнҗетергә ярамый, син үпкәләткән кешенең сиңа ярдәме кирәк булуы да бар бит. Һәрчак бер-беребезгә ярдәмләшеп, дус-тату яшик.

Музаффарова Язиля Рамилевна
Страна: Россия