Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Чәчәк ат син, табигать(нәсер)

Чәчәк ат син, табигать. (нәсер)

    Эх, табигать… табигать! Юк, син мәңге онтылмассың. Гел шулай саф, чиста пакъ булып калырсың .

      Кемнәрдер шәһәрне ярата , ә мин исә, гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең моңлы һәм сихри бишегендә туып үскән табигать баласы, җир баласы… синең балаң. Синең кочагыңда яшәү, сине күреп тору, синең белән сөйләшү,  иң зур  бәхетем минем.

     Ә ни өчен яратам  соң мин сине авыл табигате?

     Җавабым да әзер кебек. Суларын эчеп туймаслык чишмәләрем, су коенган инешләрем, җиләкле аланнарым, урман –кырларым. Җәнлекләр,үсемлекләр, кошлар дөньясы. Менә шушы бернигә алыштырып булмастай байлыкларың өчен яратам мин сине.

         Мин — табигать баласы. Яшел урманнарыңның шавы, чишмәләреңнең челтерәп агышы, елга – күлләреңнең сихри зәңгәрлеге күңелемә сихәт бирә. Син бит мине туендырасың, яшәү өчен  дәрт – дәрман биреп торасың, көч – куәт өстисең, матурлатасың, сафландырасың, илһамландырасың. Шуңа күрә мин сиңа аз гына саксыз кагылырга  да куркам. Син  җимерелергә,уалырга гына торасың. Минем  ярдәмгә мохтаҗ икәнсең . Мин сине күз карасы кебек якларга , усаллардан сакларга сүз бирәм. Кызганычка каршы саклап бетерә  алырмын микән шул?!

        Табигатем! Әгәр сандугач булсам, синең матурлыгыңа дан җырлар идем . Синең гүзәллегеңне һәр кешегә җиткерергә тырышыр идем.                                                                                                                                                                                                                                                         

      Чишмәләрем… Сезне оныта язганмын бит! Кемнең генә күңеленә илһам салмый да, кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми икән соң алар. Чишмәләрем –табигатькә җан кертүчеләр , елга, күл, инеш, диңгез, океаннарга тормыш бүләк итүчеләр дә  сез бит ул. Сезне без мәңге яшәр өчен яратылган үлемсез чыганаклар дип кабул итәргә өйрәнгәнбез. Алай түгел икән шул. Карамасаң, чистартып тормасаң, сез дә  да үләсез икән. Исемнәрегез генә дә ни тора: Шәрипҗан чишмәсе, Сабантуй чишмәсе,Түбән оч, Югары оч чишмәләре… Гүзәллекнең кадерен белеп җиткермибез шул…

    Әйе, мин- табигать баласы, ә табигать –минем хуҗам! Моны беркайчан да истән чыгармам һәм синең кагыйдәләренә, кануннарыңа каршы килмичә яшәргә сүз бирәм.

    Табигать… син чәчәк кебек, шуңа күрә  беркайчан картаймыйсың . Минем бөтен теләгем, хыялым шул.Чәчәк ат син, минем яраткан, сөекле табигатем! Ләкин чәчәк кебек шиңмә, саргайма һәм кипмә!Чәчәккә су сибеп торучы кеше кебек, кырыеңда һәрвакыт яраткан кешең, су сибүчең – синдә яшәүче халкың булсын. Амин! Берүк шулай булсын!

 

Вафина Динара Ленаровна