Бу сугышлар нигә кирәк инде?
Бу сугышлар нигә кирәк инде?
Дөрселди тыныч җир йөзе.
Кара төтен басып алды инде
Тыныч, аяз, зәңгәр күк йөзен.
Бу сугышлар нигә кирәк инде?
Теләмиләр аны балалар.
Күпме инде күз яшьләрен коя
Йокы күрми газиз аналар.
Бу сугышлар нигә кирәк инде?
Бер гаепсез җаннар кыела.
Күпме бала-чага ятим кала,
Елый-елый йөрәк уела.
Тиз арада сугыш бетсен иде,
Атсын иде тыныч аяз таң.
Телебездә һәрчак булса иде:
Тынычлык! Әни! Ватан!
Укытучым
Укытучым, минем мөгаллимәм,
Остаз итеп сезне атыймын.
Әкрен генә кәгазь почмагында
Сезнең сурәтегезне ясыймын.
Ясыйм, ясыйм, тагын сызып атам,
Килеп чыкмый андый матурлык.
Ә чынлыкта сезнең йөзегездән
Балкып тора шундый яктылык.
Яктылык та, осталык та сездә,
Җылылык та сездән бөркелә.
Карап торам сезнең күзегезгә,
Тиңләштереп булмый беркемгә.
Укытучым минем, мөгаллимәм,
Рәхмәт әйтеп, сезгә баш иям.
Осталыкка, гаделлеккә мине
Өйрәттегез бары сез генә.