Әбиемнең бүлмәсендә – түрдә тылсымлы сандык тора. Ни өчен тылсымлы диярсез? Чөнки әбием бу яшел сандыкны бик кадерләп саклый. Аның янына беркемне дә якын китерми. Безгә: “Минсез бүлмәгә керә күрмәгез!” – ди. Бу сандык – әбиемнең яшьлек дусты. Әбием килен булып килгәннән бирле, үзенең яшел сандыгын бик кадерләп саклаган. Мин еш кына үз-үземә анда нәрсәләр бар икән дигән сорау бирәм. Чыннан да, кызык бит. Юкса әбием нигә аны бер дә безнең яныбызда ачып карамый?!
Әбием һәр туган көнендә шушы сандыгына нәрсәдер сала торган булды. Бәләкәй вакытымнан ук шушы сандык төбендә бөтерелергә ярата идем. Тик аның серенә еллар үткәч кенә төшендем.
Беркөнне мин әбиемә табак-савыт юарга булыштым. Булышкан өчен сандыгыннан берәр бүләк алып бирмәсме, яисә серле сандыгы белән таныштырмасмы дигән өмет белән аңа карашларымны ташладым. Әбиемнең тирән күзләрендә сагыш тулы ярату хисләрен күрдем. Ул миңа: “Кызым, балам, мин бу дөньядан киткәч, һәр туган көнегездә бу сандыктан үзегезгә дигән бүләкләрне алырсыз”, — диде.
Шул сүзләрдән соң минем әбиемә карата мәхәббәтем тагын да артып китте. Мин аңа тагын да игътибарлырак була башладым, ул кушкан эшләрне эшләргә, биргән киңәшләрен истә калдырырга тырыштым. Әбием миңа үзенең кыз, килен чакларын, яшьлегенең ничек матур үтүен, борынгы гореф-гадәтләрне, йолаларны сөйли иде. Бу гадәтләрне, онытмыйча, мин үзем дә үти башладым.
Язның матур көннәренең берсе иде. Мин, мәктәптән кайтып килгәндә, әбиемнең, көянтә-чиләк аскан килеш, чишмәдән су ташуын күрдем. Мин: “Әбием, авыр түгелме? Бир үзем ташыйм”, — дидем. Көянтә-чиләкне үзем асып, әбием белән күңелле генә сөйләшеп өйгә кайттык. Өйгә кайткач, чишмә суын кайнатып, әбиемә тәмле чәй ясадым. Тик әбием чәй табыны янына чыкмады. Куркуымнан тиз генә аның бүлмәсенә йөгереп кердем. Әбиемнең йөзләре агарып киткән, үзе урын өстендә ята иде. “Башым авыртып тора әле, кызым. Тәмле чәеңне монда гына кертмәссеңме”, — диде әбием.
Кич җиткәч, әбием йоклый алмады. Аның кан басымы күтәрелгән иде. Әти белән әни әбиемне, ашыгыч ярдәм чакыртып, хастаханәгә алып киттеләр. Бу хәлдән мин йоклый алмадым.
Иртән аш бүлмәсендәге пышылдап сөйләшкән тавышка уянып киттем. Өй эче авыр тынлык белән тулган иде. Әти-әниемнең борчулы йөзеннән мин әбиемнең безне ташлап китүен аңладым. Күңелдә әйтеп бетергесез борчу иде.
Көннәр үтә… Әбиемсез беренче көн… Икенче көн… Өченче көн. Бүген – минем туган көнем. Матур күлмәкләр дә, уенчыклар да кирәкми миңа туган көнгә бүләккә. Әбиемнең серле сандыгы, аның әйткән сүзләре хәтеремнән һич китми. Туган көнегездә ачарсыз бу сандыкны, диде бит ул. Мин, әбиемнең бүлмәсенә кереп, почмактагы яшел сандыкны ачтым. “Кызыма” дип язылган төргәкне алдым. Төргәк эчендә нидер бар кебек иде. Мине ниндидер хисләр биләп алды. Әкрен генә төргәкне чиштем. Төргәк эчендә әбиемнең озын толымнарына тагып йөргән чулпылары иде.
Минем әбиемнең чәчләре озын, кара булган. Ул аларны ике якка үреп йөрергә яраткан. Чәчләренең очларына шушы көмеш чулпыларны таккан. Мин дә әбием шикелле озын толымлы булырга хыялланам, аның чулпыларын тагам. Чулпыларыма караган саен әбием искә төшә, аның серле сандыгы күз алдына килә… Һәм мин түземсезлек белән киләсе туган көнемне көтәм. Әбиемнең сандыгындагы серләр моның белән генә ачылып бетмәгәндер дип уйлыйм мин.