XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Әбием хатәрәләре

Сугыш. Сугыш дип әйтүгә минем  күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Бу сүз күп кенә кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята.  Бөек Ватан сугышында күпме кеше һәлак булган, ачлыктан үлүчеләр дә, фашист концлагерьларында һәлак булучыларның да саны исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар!  Күпме кеше туган якларына гарипләнеп кайткан. Күп кенә балалар, аналар шушы сугыш аркасында якыннарын югалтканнар,  ятим калганнар.

Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге көндә дә 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.

 

Шахтёр лампасы кызара

Пыяласы кызганга;

Кызганам яшь гомеремне

Сугышларда узганга.        (Халык җыры)

Безнең өйдә бик борынгы бер әйбер бар. Әни белән авылга кунакка кайткач, лапастан иске-москы әйберләр арасыннан табып кердек без аны. Фитиле каткан, буявы кыршылып беткән эшләпәле лампа ул. “Карт бабаң мирасы, карт әбиең белән өйләнешкәч, шахтадан алып кайткан беренче йорт бүләге”, -ди әби. Мирас сүзенең мәгънәсен аңлап бетермәсәм дә, бабай сүзенең кадерен беләм мин. Әнинең дә, әтинең дә, минем дә бер дә бабайлардан бәхет юк. Без туганчы ук үлеп беткән шул алар. Карт бабам Сабирҗан, 1914 елгы Герман сугышында әсирлеккә эләгеп, күп газаплар күргәннәр соң, көч-хәл белән туган илгә кайтып егыла. Немец алпавытының чүплегендә сөяк кимереп, бабайның авызда бер теше дә калмый. Читтә җиде ел дөнья газапларын күргән бабам: “Җирне ташламагыз, читкә китмәгез, дөньяның иң тыныч урыны шушы Мамадыш икән”, — дип васыять әйтеп калдырган. 32 яшьлек карт әбием өч нәни кызчыгын кочаклап тол кала. Иң кечкенәсенә, минем әбием  Бибисарага, ул чакта 40 көн генә була.

Бабам үлгәч, яшел эшләпәле шахта лампасының ут яктысы кимегән кебек сизелә. Ләкин күңел түрендәге өмет уты бөтенләй үк сүнми. Кышкы озын кичләрдә пыскып кына янган шушы лампа җылысына әбием, күңел түрендәге йөрәк ялкынын куша-куша, киндер суга, оекбаш бәйли. Өч баласын да исән-имин үстереп аякка бастыруга тагын Германия белән сугыш башлана. Карт әбинең ике киявен сугышка алалар, кече кызы Бибисараны окоп казырга озаталар. Ике кызының ирләре сугышта үлеп кала. Ә менә кече кызының, ягъни минем әбием Бибисараның менә дигән шәп егете, үзе әйтмешли “мировой, почти гинирал” егете сугыш кырыннан украин кызын ияртеп кайтып төшә. Өзелеп көткән егете белән фронтовичка украин кызының гимнастёркадагы медальләрен ялтыратып, кочаклашып поездан төшеп килүләрен күрүгә, әбием, чабаталарын җиргә бәреп, ялан тәпи кырга чыгып чаба. Кулыннан төшеп калган кыр чәчәкләрен фронтовикларның күн итекләре сытып үтә…

Карт әбиемнең яшел эшләпәле шахта лампасы пыскып кына яна башлый. Ләкин кешене өмет яшәтә. Бибисара әбием Сталинград фронтыннан инвалид булып кайткан бабамны очрата. Бик үк “мировой” булмаса да, бик тырыш кеше икән бабай. Гарип куллары белән йорт төзи, тырышып балалар үстерә. Мылтык та тота белмичә,18 яше тулар-тулмас иң дәһшәтле Сталинград сугышына барып кергән Муллый бабам бик тыйнак кеше булган, сугыш турында сөйләргә бер дә яратмаган. Хәмер исен дә иснәмәгән авыл малайларына, чатнама салкын кышта, өшемәсеннәр өчен, сугышта кружка тутырып аракы салып биргәннәр, бабам эчәргә өйрәнеп кайткан. Сугыш турында бер дә сөйләмәсә дә, кышкы озын кичләрдә, мичтә янган утка карап, “Тёмная ночь”ны көйләргә яраткан. Аннан соң еш кына, окопта өшеп, тырнаклары төшеп беткән гарип кулларына карап, күз яшьсез генә сулкылдаган.

 

       Минем бер генә тапкыр булса да, шул бабамны күрәсем килә иде. Ләкин алар мин туганны көтеп тормаган. Сугыш яраларыннан арына алмыйча, бу дөньядан китеп барганнар.

         Әби, әби инде ул. Аның янында матур гына түгәрәк ак сакаллы, түбәтәйле бер бабай да утырып торса, шәп булыр иде әле. Ул сугыш турында сөйләр һәм миңа инша язарга менә дигән материал булыр иде.

         Ә теге буяулары кыршылып беткән эшләпләле шахта лампасы һаман да авылда бер бүлмәдә эленеп тора. Яңа ел алдыннан мин аны төштә күрдем. Шул лампа яктысында озын солдат шинеле кигән бер абый белән Муллый бабам чәй эчеп утыра. Әти белән әнигә сөйләп күрсәткән идем, ни дияргә дә белмәделәр. Төшне юрый алмасалар да, авылга кайткач лампаны алып кереп, керосин салып яндырып карадылар.

         Ләкин буяулары кыршылып беткән, карт бабамның, өйләнешкәч тә, әбиемә Донбасстан истәлек итеп алып кайткан шахта лампасы кабат кабынмады.

 

 

Сугыш, сугыш … Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш.

Сугышлар беркайчан да булмасын иде. Гөрләп туйлар узсын, сабыйлар тусын, барысы да әти-әниле үссеннәр! Җирдә матурлык яшәсен! Бары матурлык кына дөньяны афәттән саклый. Шуңа күрә дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын!

 

Хазеева Чулпан Ильхамовна