Буа, Буа!
Хисләр ташый сине уйлап.
Менә шигырь язам әле,
Бары сине генә зурлап.
Төрле милләт матур яши,
Бер-берләренә зур хөрмәт.
Шуңа турле кешеләрдән,
Ишетәбез бары рәхмәт.
Җәйләр җитсә төрле бәйрәм,
Көтәбез без Сабантуйны.
Чувашлар белән бергәләп,
Үткәрәбез Акатуйны.
Бергәләшеп уйнап-җырлап,
Күп яшәргә язсын безгә.
Авырмыйча яшик әле
Телим озын гомер сезгә.