XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Беләсеңме, мин хәзер бик нык үзгәрдем

Беләсеңме, мин хәзер бик нык үзгәрдем,

Төннәр буе бүтән еламыйм,

Беләсеңме,мин хәзер бик нык үзгәрдем,

Ләкин хаман сине башка белән күрә алмыйм.

 

Беләсеңме, мин хәзер бик нык үзгәрдем,

Кеше сүзен бүтән тыңламыйм,

Беләсеңме, мин хәзер бик нык үзгәрдем,

Яратмыйм дип кенә әле әйтә алмыйм.

 

Беләсеңме, мин хәзер бик нык үзгәрдем,

Кайнар хискә, мәхәббәткә ышанмыйм,

Беләсеңме, мин хәзер бик нык үзгәрдем,

Синнән калган яраларга түзәрмен.

 

Беләсеңме, мин хәзер бик нык үзгәрдем,

Кызык бер хәл әйтсәләр дә, елмаймыйм,

Беләсеңме, мин хәзер бик нык үзгәрдем,

Каткан бәгырь яшьләр бүтән чыгармый.

 

Беләсеңме, мин хәзер бик нык үзгәрдем,

Моңсу җырлар тыңлыйм, шашып яңгыр көтәмен,

Беләсеңме, мин хәзер бик нык үзгәрдем,

Яшь пар күргән саен янып-көеп сүнәмен.

 

Беләсеңме, мин хәзер бик нык үзгәрдем,

Яшел күзләр күрсәм, йөгерәм, бәлки йөрәк сизәдер,

Беләсеңме, мин хәзер бик нык үзгәрдем,

Ә көзгедән шәүлә карый, бәлки өзелеп көләдер.

 

Беләсеңме, мин хәзер бик нык үзгәрдем,

Сиңа охшаш егет күрсәм, үләмен,

Беләсеңме, мин хәзер бик нык үзгәрдем,

Хәтта чәчне башка итеп үрәм һәм киенәмен.

 

Беләсеңме, мин хәзер бик нык үзгәрдем,

Кара төсне бик  яраттым, кәеф шушыдыр,

Беләсеңме, мин хәзер бик нык үзгәрдем,

Хәзер бер дус – тургай, минем язмышым шулдыр.

 

Беләсеңме, мин хәзер бик нык үзгәрдем,

Бераз вакыт үтсен…бәхет көтеп яшәрмен,

Беләсеңме, мин сине бик нык яраттым,

Ә син – хата, үткәннәрне хөрмәт итәмен.

 

Беләсеңме, мин хәзер бик нык үзгәрдем,

Сиңа, татлы ялгыш, бары бәхет телимен,

Беләсеңме, мин хәзер бик нык үзгәрдем,

Мин үзгәргәч, язмыш та үзгәрер диеп уйлыймын!

 

Галавиева Гулина Зуфаровна