Борын- борын заманда, еланнар оча торган вакытта, яшәгән ди, булган ди бер карт. Аның бер кызы булган, карт аны бик нык яраткан, һәм бер кешегә дә күрсәтмичә тоткан. Көннәрдән бер көнне карт нык кына чирләп китеп улеп киткән, кыз бер үзе ятим калган…
Көннәр үткән, айлар үткән, еллар үткән кызның дөньяны күрәсе килә башлаган. Бер көнне кыз уйлаган да, өеннән чыгып киткән. Урманнан үтеп, бер шәһәргә килеп чыккан, урамда күп кеше йөргән, аны бер генә егет күргән, һәм ошаткан. Егет аның белән танышырга дип янына баргач, кыз куркып калган, чөнки ул үзенең әтисеннән башка бер нинди дә кешене белмәгән, һәм танышканы да булмаган. Егет аның оялганын сизгәч, исемен әйткән. Кыз егет белән танышкач, өйләнешү турында уйлаганнар, егетнең әти-әнисе каршы килмәгән…
Кыз белән егет гаилә коралар, һәм аларның өч баласы туган. Хәзер инде алар икесе дә бәхетле.