XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Бәхет

Иртән торгач күрә алсаң

Алсу матур таңнарны,

Кояш баткач күзли алсаң

Исәпсез йолдызларны,

 

Таң атканда тыңлый алсаң

Сандугач сайраганын,

Тоя алсаң киң яланда

Саба җил назлаганын,

 

Үз өеңдә була алсаң

Кышкы давыл, буранда,

Әти- әнигә таянсаң

Бик тә авыр булганда,

 

Үзең тотып эшли алсаң,

Олыларга колак салсаң,

Хыялларың әгәр булса,

Алар тормышка ашса,

 

Бәхет менә шулдыр инде,

Күңел гөлең чәчәк атса.

Бәхет нәрсә микән диеп,

Аптыратмагыз ла, апа!

 

Хурмаев Ильдан Флунович
Страна: Россия