Җәй көне булдык авылда
Дәү әнидә кунакта.
Авылны сагынып кайтабыз,
Кайда гына булсак та.
Авылымның саф һавасы,
Болын тулы җиләге.
Чылтыр-чылтыр агып ята
Шифа сулы чишмәсе.
Илгиз абый ясап биргән
Таганда атынабыз.
Дуслар белән бергәләшеп,
Су керәбез, чумабыз.
Туп белән дә уйныйбыз без,
Китаплар да укыйбыз.
Авылда эш күп бакчада:
Су сибәбез, утыйбыз.
Кичке якта көтү кайта,
Сыер сава дәү әни.
Әти малларны ашата:
Бозаулар печән чәйни.
Яңа сауган сөт исләре
Тарала бөтен өйгә.
Тәбикмәк пешерә әни,
Ягып җибәргән мичкә.
Эшләр беткәч җыелабыз
Чәй янына бергәләп,
Авылда шундый рәхәт ул,
Авыл ул — җанга сихәт!
Авылда эш күп булса да,
Сез эштән курыкмагыз!
Авылны ташламагыз сез,
Авылны онытмагыз!