XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Авылның киләчәге бар

Авылның киләчәге бар

 

… Авылымның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным – тәнем белән…

Габдулла Тукай

Туган җир, туган авыл — иң кадерле сүзләр. Кешеләрне туган җире үз кочагына ала, гүзәл табигате белән иркәли, яшәргә көч бирә. Милләтнең тамыры, биг­рәк тә татарныкы -авылда.  Та­тар телен саф, камил бел­гән кешеләр шунда яши. Авыл — татарның терәге. Ләкин газ керсә дә, юллар салынса да, кайбер авыллар бетеп бара. Ни кызганыч, моңа халыкның битараф, ялкау булуы да ярдәм итә. Мәк­тәпләрне, мәдәният учакларын  бетерергә ярамый, алар ябыла икән, авыл бетте дигән сүз. Авыл юкка чыкса, тел дә, мил­ләт буларак, халык та бе­тә. Безгә шуны онытмаска кирәк.

    Теләсә кайсы авылның киләчәген анда үсеп килгән балалар саны белән күзалларга мөмкин, менә шуңа  да безнең Шәмәрдән авылының киләчәге бар дип тулы ышаныч белән әйтә алам мин. Мәктәптә 800дән артык укучы белем һәм тәрбия ала. Укытучылар, укучылар тырышып хезмәт итә. Мәктәп даны еракларга таралган, ул безнең горурлыгыбыз. Вакытны файдалы һәм күңелле итеп уздыру өчен төрле түгәрәкләр эшләп килә, бары тик теләгең генә булсын. 

  Бүгенге көндә яхшы яши авылыбыз.  Поселок тибындагы шәһәр дияр идем мин Шәмәрдәнне. Төрле милләт кешеләре яшәсә дә, Шәмәрдән халкы дус, тату, кунакчыл  булулары белән аерылып  тора.

                   Авыл дисәң, авыл түгел,

                      Мәйданы бик зур аның,

                      Шәһәр дисәң, шәһәр түгел,

                      Халкы бик гади аның.

   Минем авылымның  күп кенә җирләрен хәзер танырлык та түгел. Көннән-көн үсә, матурая безнең авыл. Зур өйләр, һәр йортның диярлек капка төбендә яхшы машиналар, өйләрдә компьютерлар, бөтен мөмкинлекләр   булу әнә шул хакта сөйли. Яңа биналар, күз явын алырдай булып, ел саен төзелеп тора. Мин укый торган мәктәпне генә алсак та, аның зурлыгын, матурлыгын, чисталыгын әйтеп бетереп булмый. Шулай ук күптән түгел Шәмәрдәндә яңа мәчет ачылды. Мәктәп янында азан тавышын ишетү күңелгә тынычлык, рәхәтлек бирә. Дингә тартылучы кешеләр саны да артканнан-арта бара, күп кенә укучыларыбыз да мәчеткә йөри. Дини тәрбия алып үскән бала, минемчә, авылының киләчәге турында, һичшиксез, кайгыртып торачак. Үз баласына да туган туфракның изге, шифалы икәнен төшендерә алачак.

    Заманча технологияләр дә Шәмәрдәнне читләтеп үтми. Шушы көннәрдә бездә цифрлы  телевидение ачылды. Бу исә халыкка мөмкинлекләрне тагы да арттыра. Уңайлыкларны күреп, шәһәрләрдән һәм якын-тирә авыллардан күченеп кайтучылар саны да арта бара.

Яшь гаиләләрнең дә  төпләнеп калулары күңелне сөендерә. Дөньяга килүче сабый-нарасыйлар —  авылның киләчәге. Мин үзем дә һәм күп кенә яшьтәшләрем дә туган җирдә-  Шәмәрдәндә төпләнеп калырга телибез. Яшьләр авылда калсын өчен, аларны кызыктыра торган, китәм дигәндә дә тотып кала торган шартлар тудырылырга тиеш. Минем уйлавымча, Шәмәрдәндә күңел ачу урыннарын  булдырырга кирәк. Яшьләр буш вакытларын файдалы үткәрсен иде, хәзерге заманда наркоманиядән, эчкечелектән, яшь кызларның начар юлга кереп китүләреннән сак булырга кирәк. Андый авылның киләчәге булмаячак.

      Тагы шунысы борчый: Шәмәрдәндә  эш урынын табу бик зур проблемага әверелеп бара. Яшьләрнең күбесе читкә  китеп эшкә урнашырга мәҗбүр булалар. Бары тик кешеләрне эш белән тәэмин итеп кенә авылда төпләндереп һәм халыкның  гореф-гадәтләрен саклап калып була. Шәһәрдә милли традицияләр, тел, гореф-гадәтләр онытыла баруын һәрберебез белә. Шәһәр җирендә эшче кулларга кытлык зур, ләкин аларны  тиз арада торак белән тәэмин итәргә атлыгып торучы юк бит. Шуңа күрә чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булып яшәүгә ни җитә!

  Киләчәгебез өметле безнең.  Туган ягыбыз матур гөл  кебек, ул беркайчан да шиңмәс. Минем бөтен теләгем, хыялым шул. Чәчәк ат син, минем яраткан, сөекле, Шәмәрдәнем, ләкин гөл  кебек саргайма һәм кипмә. Гөлгә су сибеп торучы кеше кебек, яныңда  һәрвакыт яраткан кешең, су сибүчең — синдә яшәүче халкың булсын.

 

Данлы да син, абруйлы да,

Нурлы да син,  кунакчыл да,

Гасыр юлларын кичкәндә

Бул озын гомерле дә.

 

Газлы да син, кирпечле дә,

Итле дә син, икмәкле дә,

Оешмалар эшләгәндә

Якты киләчәкле дә.

 

Газиз дә син, кадерле дә,

Дустым да син, терәгем дә,

Шәмәрдәндә яшәгәндә

Мин шундый бәхетле дә.

 

 

Валиуллин Ильяс Ильгизович