XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Ана сагышы

Туган илен саклар өчен,

Асыл ирләр сугышкан.

Канын коеп, бөтен көчен

Яу кырында калдырган.

Һәр иртәдә газиз ана

Хат көтә ул(ы)каеннан.

Күпме хат язды үзе дә

Күз яшенә чыланган.

Хат ташучы нишләсен соң?

Елмаерга тырыша.

Аның да бит күзләренә

Кайнар яшьләр тулыша.

Хәзер улым кайтыр диеп,

Кайнар ашын пешереп,

Тәрәзәгә карый-карый,

Төннәрен ул йокламый.

Сугыш бетте, дөнья тыныч!

Тик шунысы кызганыч:

Ана һаман улын көтә,

Күз яшен сөртә-сөртә…

Аңласа да кайтмаганын,

Сагышлана, моңлана.

Туган ил өчен кан койды!

Ан(ы)сына горурлана.

Валеева Иделия Ильдаровна
Страна: Россия
Город: Алексеевское