XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Алсу

Яшәгән, ди, бер апа. Аның ике кызы булган. Алар урман янында яшәгәннәр. Олысының исеме Алсу, кечесенеке Алинә булган. Алсу бер көнне урманга барган. Анда йөргәндә, куян баласын күргән. Аның әнисе янында булмаган. Алсу аны кулына алган да өенә йөгергән. Кайткач, куян баласын әбисенә күрсәткән. Әбисе аңа: “Дөрес эшләмәгәнсең!” – дигән. Аны кире урманга илтеп, алган урынына куярга кушкан. Алсу әбисенә: “Минем илтәсем килми, ул бик матур бит”, — дип җавап кайтарган.

Беркөнне Алинә урамда уйнаганда, аны куян әнисе алып киткән. Алсу моны күреп калган икән. Әнисе Алсуга: “Ул Алинәне син куян баласын урлап кайтканга алып киткәндер инде,” – дигән. Әнисе олы кызына куян баласын урманга алып барырга кушкан.

Алсу сеңлесе Алинәне бик сагынган, шуңа күрә куян баласын үзендә калдырырга теләсә дә урманга алып барган. Куянның әнисе: “Рәхмәт, Алсу! – дип колагын селкеткән. – Йомшаккайны яратсаң, үзең монда килеп уйна”,- дигән һәм сеңлесе Алинәне Алсуга кайтарып биргән. Шул хәлдән соң Алсу бернәрсәне дә сорамыйча алмаган. Алсу, Алинә, Йомшаккай һәм Куянкай шундый дуслашканнар, бергәләп уйнаганнар, кунакка йөрешкәннәр. Әле дә булса дус-тату яшәп яталар, ди.

Чишмәләр сөйли белсә…

Әгәр табигать кеше кебек сөйләшә белсә, ул безгә нәрсәләр әйтер иде икән? Минемчә, без аның әйткәннәренә төшенә дә алмас идек, чөнки бездән ярдәм сораганын ишетер өчен колакларыбыз саңгырауланмаганмы?

Таллар арасыннан нечкә генә сызык булып агып ятучы инеш: “Әй, кешеләр, нишләп сез минем ярларыма чүпләр чыгарып ташлыйсыз? Мин бит чүплек оясы түгел, – дип елар иде. – Мин бит апаларга кер чайкарга, малай-шалайга балык тотарга бик тә ярап торам. Аккан суыма карап сагышларыгызны таратырга килегез сез! Күңел күзләрегез нигә сукырайды соң сезнең, адәмнәр?” – дип өзгәләнер иде. Аңа инеш буендагы таулар күкрәгеннән агып ятучы чишмә дә кушылыр иде…

Тик ул дәшми, аңа тын алу авыр, ахры. Ул хыяллар белән генә саташа… Үзенең улагыннан кушучлап суларын эчкән гайрәтле Таһирын сагынамы ул яисә пар чиләкләрен уйнатып тәмле су алырга дип төшкән Зөһрәнеме? Әллә, дәшмичә, безгә – адәм балаларына булган үпкәсен шулай белдерәме?

Уйлан, кешем, уйлан, тик соңга калма, соңарма…

Һөнәр сайлау – җаваплы эш

Әти һәм әниемне,

Әби һәм бабаемны,

Билгеле инде, үземне

Бер сорау борчый һаман:

“Миңа соң кем булырга?”

Миңа соң кем булырга?

Киңәш бирегез миңа!

Әни әйтә: “Табиб булыр,

Кешеләрне ярата”. Һәм дә өсти:

“Ул шөрепләрне ник җыйдың?

Китап укы ичмаса!”

”Китап укы ичмаса!

Туп типкәләп син йөрмә!

Укытучы булырсың,

Балалар укытырсың,

“Улым – укытучы”,- диеп,

Мин дә сөенеп торырмын.

Мин дә сөенеп торырмын,

Бәлки, музыкант булырсың?

Тавышың көчле, җырчы булсаң,

“Голос”та катнашырсың,

Чаңгы шуганда

Йөгереп чыктым урамга,

Бик күңелле шул анда.

Чаңгы тактым аякка,

Шуып киттем мин таудан.

Әй шуам мин, әй шуам,

Барысын да уздырам,

Җилләрне дә мин куам,

Кусалар да тоттырмам!

Кыш бабай тешләп карый

Колактан, борынымнан.

Кереп карый муенга

Чишелгән изү аша.

Ә мин аңа юл бирмим,

“Миннән ерак тор син! – дим.-

Спортны яраткан малайлар

Һич тә сиңа бирешми!”

Чаңгы шуганда

Йөгереп чыктым урамга,

Бик күңелле шул анда.

Чаңгы тактым аякка,

Шуып киттем мин таудан.

Әй шуам мин, әй шуам,

Барысын да уздырам,

Җилләрне дә мин куам,

Кусалар да тоттырмам!

Кыш бабай тешләп карый

Колактан, борынымнан.

Кереп карый муенга

Чишелгән изү аша.

Ә мин аңа юл бирмим,

“Миннән ерак тор син! – дим.-

Спортны яраткан малайлар

Һич тә сиңа бирешми!”

Мубаракшина Сирина Салаватовна
Страна: Россия
Город: Кукмор