Принято заявок
2688

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Сабитов Риналь Шамилевич
Страна: Россия
Город: Шемордан
Перевод с татарского на русский
Категория от 14 до 17 лет
«Актырнак, Мурат и я» Ильдус Диндаров

Когда я вернулся из школы, не успел я открыть и войти в ворота, у моих ног образовался мягкий какой-то черный комок. Мой восьмилетний брат Мурат, который вышел поприветствовать меня, потерял дар речи. Когда он улыбается, кажется, что несколько мелких родинок, на уровне правой брови и за ухом, становится больше. Впрочем, этого сокровища хватает и у меня самого. Видимо, Мурату эти вещицы не дают покоя: обоих сравнивает и считает у кого больше. Спорит, приговаривая «У меня меньше!».

— Дядя Ильсур, у нас тоже есть собака, у нас есть собака! — радостно подпрыгивал мой брат. На самом деле, если присмотреться повнимательнее, оказывается, что этот живой шерстяной комок, на самом деле маленький, круглолицый, голубоглазый, очень милый песик. Туловище плотное и округлое, как мяч, а его брюхо касается земли. Он беспрерывно путался под ногами, лаял.

Мне сразу понравилась эта прелестная косточка. Я не стал заносить сумку в дом, повесил ее на решетку и, забыв обо всем, принялся играть на зеленой траве. На этот шум собрались соседские мальчишки. А как они смотрят на нашего щенка с интересом и завистью! Конечно, каждому хочется взять его на руки, почесать за ухом, погладить по голове, поиграть. Брат не подпускает ни кого из них, а его жесткие волосы сегодня еще сильнее торчат.

— Ты смотри, как зазнался… За пять копеек купил у Мазита… – сказал один, дразня нас, с явным намерением остудить нашу радость.

В те времена дети ходили в кино за пять копеек. Да хоть и пять копеек! Ни капли ни стыдились. Не дырявая же копейка! Зато, когда он подрастет, наша собака будет помогать загонять овец в стадо. Ай да мы, запамятовали совсем, надо же поскорее ему имя придумать. Мальчики, перебивая друг друга, выкрикивали разные прозвища. Дамир, приехавший в гости к бабушке Мадине из большого города, даже в жаркое лето не снимающий с головы широкую школьную фуражку с большой кокардой, на которой остался красный след, высказал свои мысли:

— Эх, что тут думать… Если купил за пятак, то и кличка должна быть Пятак, вот и все!

"Актырнак, морат һәм мин" Илдус Диндаров

Мәктәптән кайткач, капканы ачып керергә өлгердем, аякларыма, тәгәри-тәгәри, йомшак кына чем-кара ниндидер йомгак килеп сарылды. Мине каршыларга чыккан сигез яшьлек Морат энемнең авызы ерык. Елмайганда, уң як кашы һәм колак арты тирәсендәге берничә генә вак миң төрткесе тагын да артып киткәндәй була аның. Хәер, ул хәзинә минем үземдә дә җитәрлек. Моратка ул нәмәкәйләр һич тынгылык бирми, күрәсең: икебезнекен дә чагыштырып санап та алгалый хәтта. Саный-саный да, “Минеке азрак!” дип, аяк тибә-тибә бәхәсләшә әле.

— Илсур абый, безнең дә этебез бар, безнең этебез бар! – дип, шатлыгыннан түземселәнеп сикергәләде энем. Дөрестән дә, яхшылабрак карасам, тере йон гөнҗәләсе кебек нәрсә кеп-кечкенә, түгәрәк гәүдәле, зәңгәрсу күзле, бик мөләем маэмай икән бит. Туп сыман тыгыз, йомры корсагы җиргә тиеп тора. Аяк астында бертуктаусыз әрле-бирле чуалып, уралып, ләң-ләң өргән була үзе.

Миңа шунда ук ошады бу сөйкемле сөяк. Сумкамны өйгә кертеп тормадым, рәшәткәгә элдем дә, турыбыздагы ямь-яшел чирәм өстендә бар дөнҗябызны онытып, тәгәри-тәгәри уйнарга да тотындык. Шулхәтле чыр-чуга, шау-шуга, тузан туздыруга тирә-як күрше малайлары җыелышты. И аларның безнең көчеккә кызыгып, көнләшеп караулары! Билгеле, һәркайсының аны үз куллары белән отып, колак артын кашыйсы, башыннан сыйпыйсы, уйныйсы килә. Кәпрәйгән энем берсен дә якын китерми, каты чәче бүген тагын да ныграк тырпаюлы.

-Харап инде, әллә кем булган… Югары оч Мәҗитеннән биш тиенгә сатып алгач та… – диде берсе, үртәп һәм үчекләп, куанычыбызны сүрелдерү нияте белән.

Ул чакта бала-чага кинога биш тиен акча түләп керә торган иде. Биш тиенлек кенә булса ни! Моңа тамчы да хурланмадык. Тишекле, сукыр тиен түгел ләбаса! Аның каравы, үсә төшкәч, этебезнең сарыкларны көтүгә куарга ярдәме тими калмас. Әй лә, хәтердән дә чыгып киткән, болай булгач, тиз генә исем дә кушарга кирәк бит инде аңа. Малайлар, берсен берсе бүлдерә-бүлдерә, әллә ничш төрле кушамат кычкырылар. Зур каладан Мәдинә әбиләргә кунакка кайткан Дамир, эссе җәйләрдә дә башыннан төшерми йөрткән зур кокардалы мәктәп фуражкасының кызыл эзе калган киң маңгаен ышкый-ышкый, эре генә әйтеп куйды:

-Һи, нәрсәсен уйлап торасың аның… Бәясе пятак тора икән, Пятак дип кушарга да кличкасын, вот и все!