XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Аклы-каралы шигырьләр

***

Гел карага буялгандыр сыман

Без кисешкән бер мәгънәсез урын.

Яктылыкка күнекмәгәч, караңгыда

Колачыңа яшерелгән кояш нуры.

Таңсыз, айсыз кайсы җисем аша

Эзләү мөмкин бергә салган,

иксез — чиксез юеш эзләрне?

«Синле-минле», «безле»киләчәкне

Тарту көче үзе эзләрме?

***

Эзләр идем сине табарлыгым булса.

Ярарлыгым булса эзләр идем.

Эзләр идем мәгърур башым түбән иеп.

Дәшәр идем, бәлки кочар идем.

Төнлә/көндез — йолдыз/болыт санап,

Эзләр идем күктән/галәмнән,

тик бүген дә сине таба (а)лмадым,

шәүләң атлый бары сәламләп…

***

Без ни өчен төрле шундый һәм нык охшаш?

Логик мәгънә бармы икән бездә?

Әллә мөһим түгел бу факторлар…

Табармынмы сине ике көннән/кичәгедә?

Нигә авыр шундый, нигә җиңел түгел?

Нигә күңел мең мәртәбә үлеп туа?

Тыныч халәт мине кабат ташлый,

Кочагына ала кабат «синсез» дөнья.

Ул бит буа мине, муеныма салып кулын,

Ә син мине аңламыйсың тагын.

Нигә тагын акыл җуеп шигырь язам?

Язам тагын, син дә мине сагын.

***

Чикләр чиксез, сырлар сырсыз икән-

Нигә кирәк безгә горурлык?

Бу тормышның тәүге урынында-

Тукталышта басып калырлык.

Бер мәгънәсез, кыен «дөнья чаты»,

Мәрхәмәтсезләрне югалта.

Ә син килмеш-китмеш арасында

Үз-үзеңне зинһар югалтма!

Юкны табалмастан иза чигү кыен,

Тән ярасы/җан ярасы — читен.

Калыйк монда, тукталышта санә:

сырлар сырлы булсын,

чикләр булсын чикле…

***

Йолдыз, җиргә атылып төшкәннән соң,

Кабат күккә башка менә (а)лмый.

Онытмаска мөһим: кешеләр дә шулай,

Бер юк булгач, кабат туа (а)лмый.

Чагыштырмыйк үзебезне, алыштырмыйк.

Тормышлардан бары бер көлик.

Йолдыз сыман, җиргә атылмыйк, ә

төтен булып өскә бөркелик.

***

Каралырлык түгел идек, безне

«бу агармас өй кыегы» шундый итте.

Елмаерлык мәлем булса әгәр,

Иренемне тешләр өчен читкә киттем.

Кирпечләрдән кат-кат өйдем бина,

Тәрәзләрен каплап такта белән.

Сөйләшергә теләсәгез — көзге күзләп,

Үзегезгә эндәшерсез — сезне күрмәм.

Минсез дөнья кешелек өчен җиңел,

Каралырлык корым булмагандай чиста.

Ниһаять мин ялгыз һәм ирекле.

Тынычсызлык яши хәзер миннән тышта.

***

Мин сүз биргән идем үз-үземә кичә

бу халәткә башка кире кайтмас хакка.

Тиз арада бетсен дисәң аралашу,

«мескен кеше» кыягазын миңа так та…

Туктатабыз сөйләшүне, мин арыган

Әллә нинди сәер сорауларга җавап эзләп.

Теләсә-ни әйтер мәлең булса-

читкә кит тә, үз-үзеңә сөйлән.

Туктатырга иде үз-үземне…

Ялгызлыктан,

ваемсызлык яулый сыман йөрәк түрен.

Ышандырыр булып, алда мине, зинһар!

Бер мизгелгә генә, зинһар, күзгә күрен!

***

Тансык һәрчак синең тавышыңа,

Карашыңа гашыйк булдым ахры.

Хатлар алышу-безнең тарихыбыз

Башы гүзәл, ләкин нинди ахыры?

«Күрешә калсак, күрмәмешкә салыш!

юк шаярам, килеп кочарсың».

Ә син : «Юләр, ярый килмәм,»-диеп,

Тагын уйнап миннән качарсың.

Оялтырбыз, тагын оялырбыз

Үтеп киткән һәр чит кешедән.

Юләр кеби булу — ул яналык түгел

Дөнья гаҗиз безнең ишедән.

Болытларга бер сузылып алып,

Кагылыйк та төпсез мамыкка,

Баскыч алып, күккә атылыйк без,

Йөрәкләр бит шуңа талыккан.

Кояш нуры сипкелләрең үбәр,

Мин сокланып сине күзләрмен.

Ә аннары, гуя сабый бала сыман,

Кочып алырмын да,түзмәмен.

Җиргә кабат төшә алмабыз, чөнки

Рәхәт мөхит безне тулылар.

Шул мизгелдә онытылыр уйлар,

Хисләребез чиктән тулырлар…

Хабибрахманова Айгуль Василевна
Страна: Россия
Город: Кукмор