XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Акбай

Акбай.

(Булган хәл)

Бәла көтмәгәндә килде. Кичке якта тыкрыкта су күренде. Буар кара елан кебек шуышып, әле эрергә өлгермәгән ак кар өстендәге юлга аркылы ятты.

Тиздән ул бакча эченә үрмәләде, шуыша-шуыша ишегалдын басып алды. Мәкерле киңәеп, Акбайның оясы янына килеп җитте. Маэмай аңышмады, тәпиен салкын суга тидереп карады. Куркыныч сизеп, шыңшып, бозлы суга карап өреп җибәрде, ычкынырга теләп, алга ыргылды, әмма бәйдән ычкына алмады. Хуҗасы Ризван абзый, эштән кайтып керү белән, беренче эш итеп, этне бәйдән азат итте, карлы суга бата-чума өй эченә кереп китте. Ул резин итеген киеп чыкканда, Акбай кая барырга белмичә өрә иде. Курку тулы күзләрен Акбай хуҗасына төбәде. Ризван абзый югалып калды. Ишегалдында коры урын калмаган иде шул.

Әлегә су басуны аңламыйча ишек алдында уйнап йөргән Камилә кулларын чәбәкләп:

Бабай, әйдә Акбайны өйгә алып керәбез, – диде.

Эт, аңлагандай, койрыгын болгап, хуҗасына якынлашты.

Ризван абзый, кашларын җыерып уйланып торды да кинәт кенә:

— Ә, менә нишлибез! Кил! -диде дә, Акбайны кулларына алды. Сарык кадәр эт хуҗасының теләгенә каршы килмәде, тартынмыйча, нишләтсәгез дә риза дигәндәй, тынып калды. Абзый ишегалдының түренә узды, гараж янына килде, этне кочаклаган килеш, баскыч буйлап гараж түбәсенә менеп китте. Эт сискәнеп, хуҗасына елышты. Ризван, аны тынычландырырга тырышып, хайванның колак артын кашып алды, җылы сүзләр әйтергә теләде, ләкин тамагына тыгылган төер сүз әйтергә ирек бирмәде. Акбай тынычланды, башын алгы тәпиләренә куеп сузылып ятты.

Ул арада су күбәя барды.

— Яхшыга түгел бу. Батырыр бу безне, – диештеләр күршеләр.

Тыкрыкны су басты.., ә без, шул урам балалары, шатлана-шатлана, суны ерып, велосипедта элдерттек. Акбай үз хәле белән килеште, тәпиләренә басты, түбәне иснәнә-иснәнә әйләнде дә безне күзәтә башлады. Вакыт-вакыт очынып түбә кырыена килә дә өзелеп өреп ала, безнең белән куыш уйныйсы килә куасы килә. Күрше-күлән караңгыга тикле әрле-бирле йөрешеп арыды,үзләренең табигать алдында көчсезлекләрен аңлап, таралыштылар. Акбай ямансулап чинап алды да, йомарланып ятты.

Өйләрдә утлар сүнде. Ә Акбайның күңеле тыныч түгел иде. Су тавышы башта чишмә челтерәвен хәтерләтсә дә, тора-бара тавыш көчәйде, югарыдан агып төшкән ташкын тавышын хәтерләтә башлады. Багана уты яктырткан урыннарда су бөтерелә-бөтерелә әйләнде. Акбай, колакларын торгызып, түбә буйлап йөгерде, шыңшып та алгалады. Су ишек төбен йота башлауга, Акбай ярсып өрә тотынды. Ризван абзый болай да йоклый алмыйча ята иде, җитмәсә, Акбай тынычлана алмый. Боргаланып арыгач, Ризван, Акбайны ачуланыйм дип, урыныннан аякларын төшерде дә куркуыннан кычкырып җибәрде – аяклары чәпелдәп суга төште. Идән өсте су иде.

— Торыгыз, батабыз! — дип кычкырды хуҗа. Ишекне ачыйм дисә, су гөңләп өйгә керде. Өйдәгеләр ашыгып җыендылар, Ризван бабай күрше-күләнне уятырга чапты.

— Рәхмәт, Акбай, уяттың!- дип кычкырды гараж яныннан узышлый Ризван. Хуҗалар ашык-пошык машина кабыздылар, вак-төяк төенчекләр аткалап, утырып та киттеләр. Күршеләр дә караңгылыкка китеп югалдылар.

Таң аткач, Акбай тагын да ныграк гаҗәпләнде! Урам, бакчалар, тыкрык – барысы тоташ су. Зәй елгасы урамнарны үз кочагына алган. Эт оясының түбәсе генә күренә.

Ут сүндерүчеләрнең зур машинасында хуҗа белән ир-атлар кайтып төштеләр. Һәркайсы бот төбеннән резин итек кигән. Алар ашыга-ашыга өйдән суыткычны, телевизорны чыгарып, сарай түбәсенә урнаштырдылар. Диван белән бала караваты Акбай янына менде. Өстәл-урындыклар кайсы-кая атылды. Ир-атлар машинага төялеп киттеләр, хуҗа гараж түбәсендә калды. Ризванның йөзе бик кырыс иде. Акбай шыңшып, аның аяк астына килеп ятты да, инде нишлибез дигәндәй, хуҗасының күзләренә төбәлде. Ризван иелеп, дәшми генә этнең башыннан сыйпады. Йөзе язылмады: кырыслыгы сакланды. Әледән-әле ул күршесе белән сүз алышты. Тегесе резин көймәсен тутырган да эчендә зарланып утыра:

Чыгарасы да атасы кала инде бар әйберне. Гомер буе берәмләп җый да, каккан казыгың да калмасын!

Мен безнең янга, — Ризван бабай күршесен дәште.

Рәхмәт, үз ихатадамда утырам, — дип, күрше уз алдына сукрануын дәвам итте.

Акбай йокымсырады, ул ач иде.

Су күтәрелгәннән-күтәрелде, тәрәзәгә кадәр менеп җитте. Эт оясы күздән югалды. Кичкә каршы, урам суын дулкынландырып, МЧС машинасы узды. Алар хуҗага һәм эткә хуш исле ботка, балык, сосискалар, ипи һәм кайнар чәй калдырдылар. Хуҗа күңелсез иде, ашамады, бөкрәеп, кечерәеп калгандай булды. Акбай өчен бәйрәм ашы булды бу.

Кич җитте. Хуҗа белән күршене патруль машинасы алып китте. Акбай түбәне йөреп чыкты, диванга менеп, хуҗа утырган урынга бөтерелеп ятты.

Иртә шатландырмады. Су кимемәгән, кешеләр кайтмаган. Күрше абзый көймәсендә тегендә-монда йөреп торды. Ул әле сүгенә, әле дога укый, әле елый. Хуҗа кичкырын гына күренде, этне ашатты да китеп барды. Төн озын булды. Патруль машинасы өч сәгать саен узды. Ул үткәндә, машина кузгаткан дулкыннарның капка һәм коймаларга бәрелгән тавышы гына ишетелде. Акбай йокламады, ул караңгылыктан нидер эзләде, көтте, ләкин су тавышыннан башка бернәрсә дә ишетмәде.

Су дүрт көннән соң гына кими башлады. Башта сизелер-сизелмәс, ә аннары суыртып алган кебек булды. Ризван абзый улы белән кайтты. Өй эченә йөгерде, чыгып Акбай янына менде, кочаклап әрнеп елап җибәрде. Эт хуҗасының бер күз яшен дә төшермәде, ашыгып ялап барды, шыңшыды. Бераздан Ризван тынычланып, Акбайны күтәрде дә ишегалдына төшерде. Акбайның башы әйләнде, ул ятмакчы булды, ләкин коры урын тапмады. Бик ипләп, койрыгын кысып кына оясы янына килде. Иснәнде. Керде. Эчтә юеш һәм пычрак ләм иде. Чыгып, эт як-ягына каранды, хуҗаларын күреп, койрыгын болгады.

Кайгырма, Акбай, кайгырма. Яшәрбез, — дип пышылдады бугазындагы төерен йотып хуҗа, яшьләрен сөртте, җилкәләрен күтәрде дә, көрәген тотып, өенә кереп китте.

Шайдуллина Рузиля Радиковна
Страна: Россия