XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Ак бабай.

Элек-электән халкымда

Матур гадәтләр булган.

Саф күңелле кешеләрне

“Ак әби-бабай” дигән.

Энҗе кардай ап-ак чәчле,

Саф күңелле Ак бабай.

Үзе шундый ачык йөзле,

Күңелгә якын бабай.

Гади генә, шадра битле,

Үткен һәм шаян сүзле,

Кояштай нурлы күңеле,

Ягымлы, якты йөзле.

Туган ил, авыл турында

Яза матур шигырьләр.

Шуларны укыган чакта

Илһамлана күңелләр.

— Кем ул? — дип сорасагыз,

Җавабым бик тә гади:

“Ак бабай” дип йөртәбез,

Наҗар бабай Нәҗмине.

Султанова Алсу Ильдаровна
Страна: Россия
Город: Дюртюли