Ак бәхетем, киләчәгем — үземнең кулларымда
Үтте инде балачак.
Әти-әни кочагында
Иркәләнеп, назланып,
Йомарланып яткан чак.
Яшем җитте унбишкә
Хыяллар, уйлар башта.
Кем булырга?-дигән уй
Чыкмый һич берничек тә.
Илгә кирәк эшчеләр:
Төзүчеләр, игенчеләр,
Машина йөретүчеләр,
Һәм дә итек тегүчеләр.
Шушы барлык эшчеләрне
Тәмле итеп ашатырга,
Сәламәтлек ныгытырга
Кирәк илгә пешекче.
Ә абыем минем пешекче.
Токмачны да, кишерне дә
Кәбестәне, чөгендерне
Оста итеп кисүче.
Өстәлгә дә сыймаслык
Пешергән ризыкларны,
Карап туя алмаслык
Матур бизи аларны.
Абый кунакка кайтканын
Көтеп ала алмыйбыз.
Аның тәмле ашларын
Мактап-мактап ашыйбыз.
Беркөн керде төшемә,
Имеш мин дә пешекче.
Эшлим икән ашханәдә
Абыйның ярдәмчесе.
Кешеләр мактап баш ияләр,
Телиләр эштә уңыш.
Бәхет таптың, дияләр,
Дуслар миңа кул уыш.
Иртә белән уяндым.
Озак яттым, уйландым.
Үз-үземә сүз бирдем,
Пешекче булам, дидем.
Һәр кешенең үз бәхете,
Тәва кошы, кулында.
Иксез-чиксез киртәләре
Тормышының юлында.
Киртәләрне сузып салып,
Юлларны үтәсе бар.
Киләчәккә туры карап,
Үрләргә менәсе бар.
Ак бәхетем, киләчәгем —
Үземнең кулларымда.
Ычкындырмам, тырышырмын
Аяктан ексалар да.