Кичер мине, әти!
Баскыч урынында юк иде. Күрәсең, әнисе Дамирның печәнлектә йоклавын абайламый калган: сыер саварга чыккач, баскычны ишегалдына бастырып куйган. Малай өстендәге печән чүбен кагыштыргандай итте дә тып итеп җиргә сикерде. Абзар ишеген сызык кына ачып, тышка күз салды. Көтү киткән, бөтен авыл өстенә җылы сөт исе таралган. Мәктәп киемнәре, сумкасы сәндерәдә калган икән, ике кулы белән тактага тотынып, малай малларга печән төшерә торган тар гына аралыктан кире өскә үрмәләде.
— Улым, син мондамы? – Шул мәлдә әнисенең йончыган тавышы ишетелде.
Дамир җавап кайтарырга ашыкмады. Тамак төбенә килеп тыгылган төерне көч-хәл белән йотып җибәрде. Шуннан соң гына, башын сузып:
— Әйе, — диде, бернигә исе китмәгәндәй дәшәргә тырышып.
Өйалдына булса да ятып тор, әле иртә бит. — Әнисе кызарган күзләрен үз-үзеннән яшерергә тырышкандай, яулыгын каш астына ук төшереп бәйләгән. Тагын төн буе йокламагандыр инде.
Дамир сумкасын җиргә ыргытты. Костюмын култык астына кыстырып, үзе дә сәндерәдән төште.
— Өй эшләреңне дә карый алмагансыңдыр…
Малай эндәшмәде. Кыршылган сумкасына күз ташлап, кинаяле көлемсерәп кенә куйды. Ишегалдына чыгып, мәктәп костюмын селкештергәндәй итте. “Тагын абзар исе сеңеп беткәндер инде”. Күңел түрен пычак белән сызып җибәргәндәй булды.
…Мәктәпләре иске булса да, монда ниндидер җылылык бар, ичмаса. Дамир ишектән кергәндә, зәңгәр халатлы җыештыручыдан гайре беркем дә күренмәде.
— Таң тишегеннән син йөрерсең… Мә, ачкыч бирәм. – Нәкыя апа стенадагы тактадан сары ачкычны алып Дамирга сузды. — И балакай…
Артык сүз дәшмәде. Дамир да, җәһәтрәк күздән югалырга теләгәндәй, кызу адымнар белән коридорның теге башына юнәлде.
Сыйныф бүлмәсен ачып кергәч, тәрәзә буендагы урынына чүмәште. Башын парта өстенә куеп, күзләрен йомды. Юк, йокы төшәсе түгел икән. Шуны аңлаудан көрсенеп, янә тураеп утырды.Сумкасын ачып, кул астына эләккән дәфтәрләрен тартып чыгарды. Укытучылардан сүз ишеткәнче, өй эшләрен булса да сызгалап атсын…
Химиянең китабы да, дәфтәре дә килмәгән икән. Тагын “ике”ле чәпиләр дигән сүз… Алгебра дәфтәрендәге ”а”лар, “б”лар, күз алдында ниндидер йөзләргә әверелеп, мыскыллы елмаялар шикелле тоелды – малай ачу белән дәфтәрне читкә шудырды. Әдәбият дәфтәрен ачты – “Минем әтием” дигән темага инша язарга тиеш булган икән.
Дамирның күзләренә кинәт кенә кайнар яшь килеп тыгылды. Әле дә ярый сыйныф бүлмәсендә берүзе! Хәер, монда гына түгел, шушы зуп-зур җиһанда да ул япа-ялгыз бугай…
Иншаның исеме генә язылган ап-ак дәфтәр битенә тып итеп күз яше тамды. Малай аны җиңе белән сыпырырга иткән иде, юеш эз тагын да җәелеп кенә китте. Дамир кулына каләм алмады. Язылмаган сүзләр күңеленнән генә түгелде.
“Әти, әтием! Укытучы тагын ачуланыр инде. Биш-алты җөмләне язып килү шулкадәр авырмыни соң, дип сорау алыр. Мәктәптән чыгып китсәң котылыр идем, дип өстәп куяр. Чүп-чар турында уйлап утырасың, дәрестә игътибарың юк, дип тиргәр. Төн буе компьютерда уйныйсың да йокысы туймаган кызыл күз белән мәктәпкә киләсең, дип мыскыл итәр… Синең “ике”леләрең аркасында минем хезмәт хакымны кисәләр, дип үзәгемә үтәр.
Кичер, әти! Мин синең хакта кәгазь битенә берни дә яза алмыйм… Әгәр син эчмәсәң, әгәр аракы дигән зәхмәт акылыңны томаламаса, әллә нинди матур сүзләр тезәр идем. Синең алтын куллы булуыңны да, талдан үргән эшләнмәләреңнең дә әллә нинди дизайнерларны көнләштерерлек икәнен дә, минем белән чаңгы шуарга чыкканда, дөньяда бер романтикка әйләнүеңне дә бәйнә-бәйнә язар идем. Тик синең бар булган яхшылыкларыңны яман бер гадәтең күмеп китә. Аракы эчкәч, синең күзеңә ак та, кара да күренми башлый, кырасың, җимерәсең, әнине дә, мине дә ямьсез сүзләр белән мыскыл итәргә тотынасың. Мин бүген тагын печәнлектә кундым. Холкыңны белгәнгә, мәктәп әйберләрен алдан ук әзерләп кую каныма сеңгән – бу юлы да әштер-өштер булса да тутырылган сумкамны, киемнәремне алып, мыштым гына чыгып киттем. Кечкенәрәк чагымда әни белән урам буйлап кунар кеше эзләп йөри идек – авылда без кереп йокламаган берәр өй калды микән? Хәзер оят. Егет булып киләм, яшьтәшләремнең күзенә күтәрелеп карарга хурланам. Гаугалы кичләрдә печәнлеккә генә чумам. Кышларын исә кыенрак, салкын мунчада яки сәндерәдә, күпме генә киенеп-төренеп утырсаң да, бермәлне салкыннан тешләр тешкә бәрелә башлый.
Мәктәпкә иң беренче булып йөгерәм дә, Нәкыя ападан ачкыч сорап, сыныф бүлмәсенә ашыгам, туңган кул-аягымны җылы торбаларга терәп, берара йоклап алам. Хәтта төшләр күрергә дә өлгерәм әле! Төшләремдә бөтен нәрсә нишләптер гел ак төстә: болытлар да, безнең өйдә, мәктәп тактасы да… Мин шул тактага акбур белән нидер язарга маташам, и тырышам, и тырышам, тик үземә дә, башкаларга да берни күренми. Гаҗизлектән, чарасызлыктан берьялгызым бәргәләнәм, сугылам, кем дә булса ярдәм кулы сузмасмы дип, як-ягыма каранам – сыйныфташларым да, укытучылар да күзләрен читкә алып, битараф йөз белән янымнан үтеп китәләр.
Күрәсеңме, әти, язар сүзләр шулкадәр күп кебек. Тик мин аларның берсен дә алдымда яткан дәфтәргә төшерә алмыйм. Чөнки сине башкалар хәзер инде “алтын куллы Фәрит” дип кенә белә, без инде әни белән өйдән өйгә йөрмибез… Мәхшәргә әйләнгән кичләр безнең үз ярабыз, үз язмышыбыз гына.
Мин дәфтәремә дөреслекне дә, хыялый ялганны да яза алмыйм. Кичер мине, әти!”.
Прости меня, отец!
Не было лестницы на месте. Видно, мать не заметил, что Дамир спал на полати: когда она вышла доить корову, эту лестницу поставила на своё место. Мальчик вытряхнул со своей одежды остатки сена и прыгнул на землю. Чуть открывая вороту хлева (сарая), взглянул на улицу. Стадо коров уже ушло на пастбище, во всю деревню распространялся запах парного молока. Школьная форма, сумка остались на полати, придержав обеими руками на доску, мальчик заново поднялся наверх.
— Сын, ты тут? – тотчас раздался тихий голос матери.
Дамир не спешил ответить. Он с трудом проглотил комок, появившийся на горле. Только после этого поднимая голову:
— Да, — ответил, как-будто ничего и не произошло.
— Ложись в сени (сенной), ведь ещё рано. Мать хотела скрыть свои красневшие глаза. Наверное, опять не спала всю ночь.
Дамир выкинул свою сумку на землю. Взяв свой костюм и сам вышел из полати.
— Наверное, и домашние задания не смог выполнить…
Мальчик не ответил. Взглянув на свою старую изношенную сумку, только иронический засмеялся. Выйдя во двор он встряхнул свой школьный костюм. «Опять пахнет запахом хлева (сарая)». На душе как-то плохо было.
…Хотя и школа старая, там есть какая-то теплота. Когда Дамир зашёл в школу, кроме уборщицы в синих халатах никого и не было.
— С раннего утра только ты ходишь… На, возьми ключи. — Тётя Накия взяла жёлтые ключи со стены и отдала Дамиру. — И детя…
Ничего лишнего не сказала. И Дамир, хотел быстро уйти с глаз долой, с быстрыми шагами пошёл другую сторону коридора.
Когда открыл дверь классной комнаты, садился на своё место около окна. Положив голову на парту, закрыл глаза. Он не мог заснуть. Подумав об этом, снова выпрямился. Открыв сумку, взял тетрадь, которая попала на руку. Хотя бы надо сделать домашние задания, пока не зашла учительница…
И учебники, и тетради химии не было. Ставят опять двойку… В тетрадях алгебры буквы «а», «б» как-будто превратились на лица и засмеялись над мальчиком – он с грустью положил свою тетрадь на край стола. Открыл тетрадь татарской литературы – должен был написать сочинение «Мой папа».
В глазах Дамира появились горячие слёзы. Хорошо, что он пока один в классной комнате! Хотя не только в классной комнате, а во всём мире, казалось, что он один-одинешенек…
В тетрадь, в которой написано только название сочинения, капали слезинки. Мальчик хотел вытереть свои слёзы, но они только расплывались. Дамир взял ручку. Ненаписанные слова начали выливаться в наружу.
«Отец, отец мой! Учительница наверное опять меня будет ругать: «Тебе так трудно было написать 5-6 предложении, скажет. Когда ты уйдёшь из школы, когда избавлюсь от тебя, мне будет здорово! Думаешь о никчемных, нет у тебя невнимательности на уроках. Всю ночь играешь на компьютере, а утром не выспавшийся появляешься в школу. Из-за твоей двойки мне сократят зарплату.
Прости отец! Я про тебя ничего не смогу написать… Если б ты не выпивал, если это водка не окутывал твоё сознание, я бы написал много красивых слов о тебе. О твоих золотых руках, о твоих дизайнерских способностях, о твоих удивительных поделках из дерева; о романтиках, когда вместе покатались на лыжах — обо всём этом я бы написал. Но все твои хорошие стороны покрываются дурной повадкой. Когда ты пьёшь водку, ты не видишь ни хорошее, не плохое; всё ты разрушаешь, обижаешь и меня, и маму, обругаешься плохими словами. Я сегодня опять спал на полати. Зная твой характер, я заранее приготовлю школьные принадлежности – на этот раз также, ели захватив свою сумку и одежду, медленно вышел со двора. Когда я был маленьким, мы с мамой по всю деревню искали дом для ночлега – в деревне остался ли дом, котором бы мы не ночевали? Сейчас стыдно. Я уже взрослею, я стесняюсь прямо посмотреть глаза сверстникам. В такие скандальные дни летом я ночую в полати. Зимой трудно, проведу ночь или в холодной бане, или в сарае, как бы ты не одевался, не укрывался, всё равно, от холода все тело дрожит.
Чуть в рассвет, я уже бегу в школу, спрошу ключ от тёти Накии, тороплюсь в классную комнату, замёрзшие руки и ноги упираю на тёплую батарею, немножко задремлю. Даже, иногда, мне приснится сон. А в моих снах всё белое: и облака, и наш дом, и школьная доска… На этой доске я что-то хочу написать, стараюсь, стараюсь, но ни мне, не другим ничего не видно. Из-за без выходного положения, смотрю по сторонам, жду может кто-нибудь поможет, хоть кто-нибудь может предложит руку и помощь – но нет и учителя, и одноклассники свои взгляды устремляют в другую сторону.
Видишь, отец, очень много слов, чтобы написать. Но ни одного из них я не смогу написать в своёй тетради. Потому что, сейчас ведь тебя знают как золоторукий Фарит, мы уже с мамой не ищем и не ходим тот или иной дом для ночлега. Такие кошмарные вечера только для нас остаются душевной раной и нашей судьбой.
Но в тетради я не смогу написать истину, не воображаемую ложь. Прости меня, отец!»