Безнең тирәдә агач бар иде,
Ул үзе бик карт иде.
Мин аны һәр көн күзәттем
Һәм агачны бик ошаттым.
Көз җиткәч,яфраклар да саргайды,
Саргаеп беткәч,коела да башлады.
Тик бер яфрак эленеп калды,
Үзенең батырлыгын күрсәтмәкче булды.
Җилләр дә аңа каршы килде,
Яңгырлар да юмакчы иде,
Тик ул сынауларга бирешмичә,
Тормышын дәвам итте.
Ялгызлыктан дәва юк икэн.
Ул аны бик тиз аңлады.
Якты дөньяга «Хуш!»-диеп,
Очып китте дә,югалды.