Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Зирәк Булат

Борын-борын заманда безнең Әлки янындагы Китәнче урманында бер Шайтан яшәгән, ди. Шуңа күрә кешеләр ул урынны әйләнеп үткәннәр. Чөнки теге килбәтсез ялгыз йөрүчеләрне адаштырып, юлдан яздыра икән, ди. Ул бигрәк тә минем кебек малайларны-кызларны яраткан. Сихерле көче белән аларны төрле кошларга әйләндерә торган булган. Үзе дә төрле кыяфәткә керә алган.

Шулай беркөнне Булат исемле малай ялгызы гына урман янындагы күлгә балык тотарга килгән. Дус малайлары йорт эшеннән бушамаган булганнар, шул. Ә Булатның бик тә балыкка барасы килгән.

Утыра торгач, балыкта тотыла башлаган. Эредән-эре балыклар белән  малайның чиләге  бик тиз тулган. Һәм ул сөенә-сөенә кайтыр юлга чыккан. Шунда малайны Шайтан күреп алган    да тиз генә аның әнисе кыяфәтенә кергән.

Улым, алтыным, мин сине эзләп килдем! – дигән ул матур итеп елмаеп. Булатның йөгереп барып кочаклап алуы булган, теге килбәтсез шундук яңадан үз хәленә кайткан. Һәм Булатны кылыннан капылт эләктереп алып, алачыгына алып та киткән. Малай өйләренә җибәрүен сорап, ялварган теге уйламаган да.

Көн артыннан көн үткән. Инде көз тә җиткән. Булат авылын, әти-әнисен бик тә сагына бит инде. Көн саен күз яше түгә, ди, бичаракай. Ләкин теге мәнсез кармагыннан ничек котылу җаен һич кенә дә тапмый икән, ди. Тора-бара Булат Шайтанның бер гадәтенә игътибар иткән:табышмаклар чишәргә бик яратканын белеп алган. Әмма ул мәлгүньнең зирәклеге бер гәнә дә юк икән, ди, шул.

Булат уйлап-уйлап йөргән дә тегеңә:

Хуҗам, мин сиңа бер тамышмак әйтәм. Җавабын белсәң, мин мәңгегә синдә яшәп калырмын, тугырылыклы хезмәтчең булырмын. Белмәсәң, мине әтием-әнием янына кайтарып җибәрерсең, — дигән. Хәйләсе барып чыгар, дип өметләнгән инде үзенчә.

Шайтанның бик-бик яңа табышмак чишеп карыйсы килгән, ди, шул.

Авызы юк –сөйләшә, аягы юк – йөгерә, юлны белми, ә шулай да алып бара. Нәрсә бу? – дип сораган кыз. Теге төн уйлаган, көн уйлаган, тик җавабын табалмаган. Ә беләсе бик килгән. Малай:

Әлки кырыена кадәр озатып куй. Ни икәнен шунда әйтермен,-дигән.

Шайтан: “Әйдә, аныңча булсын. Табышмакның чишелешен белүгә үк, яңадан алып кайтырмын” – дип уйлап, ризалашкан.

Авыл башында гына төз атучы бик тә гайрәтле аучы яшәгәнең белгән “тоткын”. Алар килеп җиткәндә, теге аучы, атының чанасына утырып, каяндыр кайтып килә икән, ди.

Әнә, табышмакның җавабы – чана! — дигән дә Булат, теге килбәтсез кулыннан капылт кына ычкынып, төз атучы янына йөгергән. Аучы Шайтанны күреп алган булган. Ул коралын тегеңә төзәп, атып та җибәргән.

Шулай итеп, үзенең үткенлеге, зирәклеге аркасында зирәк Булат Шайтан коллыгыннан котылган. Шуннан бирле ул әти-әнисе сүзеннән һич кенә дә чыкмый ди, кешеләр дә Китәнче урманында өйрергә куркмый башлаганнар. Нәрсәгә шүрләсеннәр? Теге килбәтсез юк бит инде.

Хаев Альберт Айдарович
Возраст: 22 года
Дата рождения: 01.01.2002