1.Тәуге тапкыр биш яшемдә
Бер бәйгедә катнаштым
Жюрида Йолдыз апаны күреп
Валлаһилар шаккаттым!
2. Матур итеп кыңгыр гына
Калфак кигән иде ул
Байгедәге һәр балага
Бәя куйган иде ул!
3. Эй ярыштык,әй тырыштык,
Җиңәселәр бик килә
Жюрида Йолдыз апаны
Шаккатырасы килә!
4.Йолдыз апа җиңүчегә
Саллы бүләк китергән,-
Затлы китап » ның битләре
Төсле төсле рәсемдә.
5. Ничек итсәм — шулай иттем,-
Җиңдем бит мин бәйгедә.
Теге » Затлы китап»хәзер-
Тора өйнең түрендә !
Йолдыз дигән йолдыз атылды.
1.Бер минутка гына,
Бер мизгелгә генә
Туктатыгыз әле вакытны!
Күрәсезме йолдыз атылды,
Ишетәсезме донья тын калды!
2.Тып-тын калды донья,
Тып-тын калды уйлар,
Йолдыз туды җирдә
Ак калфаклы йолдыз
Бәхеткәен ,Аллам, күпсенмә!
3.Ул ни өчен туган?
Ул кем өчен туган?
Ул кем булып туган?
Синең , минем өчен туган
Халкы өчен туган йолдыз ул.
4.Гадилеге белән ала бит ул
Мәхәббәтен һәрбер баланың.
Иле диеп яши, теле диеп яши
Йөзек кашы булып татарның!
5.Ак калфагын кыңгыр гына киеп.
Халкым диеп янып-көясең.
Шигырьләрең үзәкләрне айкый
Һәрбер сүзе дастан диярсең!
6.Каләмеңнең очы үткен булсын,
Тишеп чыксын хәтта кәгазьне
Син бит күктә түгел, син бит җирдә,
Халык кызы бит син-вәгазле!