XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Үз әтием…

Тормыш… Тормыш… Урау ла юлларың,

Замана да шактый үзгәрде.

Көйсез юлларыңнан абындырма,

Ялгыштырма, безне – яшьләрне.

Язмыш шулай кушты: үз әтием

Үстермичә, миннән баш тартты.

Әнием дә, мин дә ялгыз калдык,

Авыр көннәр шулай башланды.

Еллар үтте, офык артларыннан

Өмет нуры чыкты сирпелеп.

Мин әтиле булдым, нинди шатлык!!!

Килгән икән бәхет көттереп.

Үз әтием минем булмасаң да,

Иң кадерле кешем син бүген.

Минем өчен ихлас кайгырасың,

“Без”,- дип яна ихлас күзләрең.

Әниемә иң зур терәк бит син,

Гаиләбез дә нинди түгәрәк!

Ничек рәхәт әти – әни белән

Яшәүләре шулай бергәләп…

“Кызчыгым”, — дип назлап эндәшүең,

Алларыңа алып сөюең.

Җитмәгән бит миңа шушы сүзләр,

Ярый әле син бар, әтием.

Үз әтием бит син, үз әтием,

Чит булалмый синдәй әтиләр.

Әнә, җирдә күпме ир – атлар бар,

Сабыйларын бар дип белмиләр.

“Тапкан ата түгел, баккан ата” —

Дип яңгырый татар әйтеме.

И, бер Аллам, шушы дөньяларда

Һәрбер бала булсын әтиле!

Багаветдинова Камиля Наиловна
Страна: Россия