Бакчаларда кошлар сайрамый,
Басып сайрар талы булмаса.
Гөлләр дә бит чәчкә дип аталмый,
Әгәр җилләр назлап сөймәсә.
Йөрәк ярасы да төзәлми,
Гаеп сезгә рәнҗү китерсә.
Ә дуслар соң нигә кирәгә?
Әгәр алар сине күрмәсә,
Авыр чакта кулын бирмәсә.
Җылы сүзе белән терелтеп:
“Хәлең ничек, дустым?” — димәсә.
Аллам биргән авыр сынауларны
Җиңеп чыгуыма ышанам .
Кеше булып калыр өчен генә
Бир көчеңне, үзең бер Аллам!!!