Сискәнеп уянып киттем. Ник йокламаска инде шунда?! Бүген ял көне ич! Эх, бигрәк йокысыз булдым инде. Тиккә ятканчы, паркта йөреп кайтырга булдым. Һава торышын да карамыйча, яшен тизлегедәй чыгып киттем. Яңгыр ява икән. Күңелдә булган, инде ничәмә еллар мине җәфалаган төерне бүген юкка чыгарасым килә иде. Бәлки нәкъ менә шул шыксыз яңгыр юып төшерер минем барлык булган борчу- сагышларымны. Күңел, һичшиксез, иреккә ашкына… Салкын яңгыр җылымны алырга тырышса да, кире борылмадым. Бераз тынычланырмын диеп, атладым да атладым мин. Кәефем дә начар түгел. Тик күңелдә, йөрәгемнең төбендә, бер сагыш корты җанымны кимерә. Шуннан ничек арынырга икән?! Көз булса да, вак һәм салкын яңгыр яуса да, табигать барыбер гүзәл. Әнә бөдрә каеннар алтын алкаларын әле салмаган. Димәк, кышка ерак әле! Чаганнар инде бераз ашыкканнар: хәйран гына келәм түшәгәннәр. Табигать һәр ел фасылында да үзгә матур ич, күрә белергә генә кирәк! Кешеләр дә шулай: һәркем үзенчә матур, ә менә минем матурлыкны Айдар күреп бетерә алмады, тормыш иптщше итеп дустым Ләйсәнне сайлады. Ә минем өчен Айдардан да матур һәм кеше юк иде бит! Бу хисләр мине яшүсмер чагыма алып кайттылар. Ник кабат-кабат искә алам соң? Мине кире каккан кешене һәрчак уйлыйм. Эх, Ләйлә, сызып ташла син аны күңелеңнән… Язмышым шулдыр инде: һәркөн сагышланасы, үткәннәрне искә алып, җанны тилмертәсе. Яңгыр яуса да, көне салкын түгел алай, җил генә “Ник монда йөрисең?” дигәндәй, чәчләрне, итәкне йолыккалый. Никтер хәлсезләнеп киттем һәм юеш булса да якындагы эскәмиягә утырасы булдым. Килеп җиткәч кенә күрдем: эскәмиянең кырыенда ук бер ир кеше ята иде. И ходаем, кемнеңдер баласы ич бу! Төн йокыларын калдырып, ашатып — киендереп, кеше булсын дип тырышкандыр инде аның әнисе. Чу! Тукта! Исәнме соң ул? Якынрак килсәм, йөзе таныш күк тоелды. Сызылып киткән кара кашлар, зур булмаган, киңчә борын… Абау, бигрәк Айдарга охшаган бит бу! Әйе, әйе шул! Аның ирен өстендә миңе дә бар. Нишләп ята соң ул монда? Исәнме икән? Кинәт аның ыңгырашкан тавышы ишетелде. Мин бер ни уйларга да өлгермәдем, Айдарның:
– Су!… – дип әйткәне ишетелде. И ходаем, исерек ич бу! Эскәмиягә булса да утырырга ярдәм итим булмаса.
–Айдар, бу мин Ләйлә. Ничек бу хәлгә төштең? Ләйсән кайда ? Ул сине югалткандыр ? Телефоның кайда?… – дип сорау арты сорау яудырдым. Үзем җәлләдем, ә куңелемдә аңа карата булган мәхәббәтнең пыскып янган шәме сүнде бугай. Айдар башын күтәрде дә:
– О нинди кешеләр!– дип кычкырып көлә башлады. – Я фәрештәм, кил ярдәм ит абыена… – дигән сүзләр шул исерек авызыннан чыкты. Мин уртәлсәм дә, сер бирмәдем, исерек белән бәхәсләшеп, кәефемне бозасым килмәде. Утырырга ярдәм иттем дә, юлымны дәвам итәсе булдым. Айдар кинәт кулымны тотып алды:
– Гафу ит, рәнжетәсе түгел идем. Син бәхетлеме? – дип минем күзләремә карады. Мин ул күзләрдә үкенү, ялвару гына күрдем. Бәхет нуры бу күзләрне күптән ташлаган бугай.
– Әйе, мин бик тә бәхетле! Рәхмәт сиңа, мине ташлаганың өчен. Бергә булсак, бәлки мин дә бәхетсез булыр идем, – дигән сүзләр ихтиярсыздан җилгә ияреп, бөтерелеп чыктылар миннән.
– Син артык саф, артык дөрес идең ич! Мин курктым синнән… – дип лыгырдады ул.
– Ләйсән кайда соң? Ник эчкечелеккә бирелдең? – дип кызыксындым.
– Ләйсәнме?- дип кычкырып көлде. – Ләйсән очты, жылы якларга, бай егетләр белән. Мин хәерче ник кирәк аңа?! Мин бит миллионнар эшләмим! Кулларын болгап сүзләрен дәвам итте:
–Акча кирәк аңа, акча! Ә сиңа мәхәббәт кирәк иде бугай. Ялгыштым шул, ялгыштым. Кичер мине, Ләйлә, – диде дә, җилкәмә башын салып, үксеп елый ук башлады. Бер кулыма Айдарның кайнар яшләре тама, ә бер кулымны салкын яңгыр чылата иде. Нишләргә? Бу салкын йөрәкле кайнар яшьле кешегә кабат ишек ачсам, ялгышмасмынмы? Язлар җитү белән, Ләйсәне кире кайтса? Юк! Үткәнгә юлларны ябып, җилләре-яңгырлары җанга төшсә дә, үз сукмагымнан барырга кирәк. Язмышыма хуҗа булырга иде…
Кинәт уйларымны бүлдереп:
– Кайда югалдың син? Шалтыратам, алмыйсың? Эх, дус, разве шулай ярый… – дип, бер яшь кенә ир кеше Айдарның җилкәсенә ябышып, ачулана башлады.
– Охохо, мин кемгәдер кирәк икән әле! – дип мыскыллап маташты Айдар. – Барыгыз, китегез, мин ятып алыйм әле … –диде дә эскәмиягә сузылып ятты. Таныш түгел кеше белән күзләр очрашты һәм икебез беравыздан:
– Өенә озатырга кирәк! – дидек.
Яфраклар түшәлгән сукмактан атлыйбыз. Яңгыр әле һич туктарга уйламый. Җил генә безнең юлдаш, булышкандай, аркадан этә иде…
Мин уйларыма чумып, кайтырга чыкканда, шуны аңладым: күңелдә Айдарга бернинди үпкә- рәнҗү дә юк, бу очрашу кирәк булгандыр, күрәсең. Кинәт мине сискәндереп:
– Сезгә ышык кирәкмиме? Юешләнгәнсез ич! – дип Айдарны озаткан егет миңа зонтигын тәкъдим итте.
– Иии, рәхмәт, юлыбыз бергә булса, каршы түгел, – дип елмайдым мин.
–Бер якка булырга тиеш, әйдәгез, танышыйк, – диде юлдашым. Мин – Булат. Ә сезнең исемегез ничек?
– Ләйлә… – дидем мин кыюсыз гына.
Без, бер-беребезгә ышыкланып, атладык та атладык. Көзге яңгыр бик салкын булса да, юешләнеп бетсәм дә, күңелемә ниндидер татлы җылылык кереп урнашты.