XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Язмышлар, ялгышлар…

         Иркәнең битенә кояш төште. Шул нур гүя аны иркәләде, назлады, күренмәс куллары белән битен сыйпады. “Тагын  аз гына ят инде, чибәр кызый,” – диде кебек, җылы нурларын чәчте. Иркә иркәләнеп ята бирде. Кояш нуры, җиһан белән идарә итүенә сөенеп, бар бүлмәне аллы-гөлле төсләр белән күмде.

Тик кухня ягыннан килгән тәмле аш исе генә бөтенесен бозып ташлады. Ул, кечкенә тишемнәр аша үтеп, йокы бүлмәсенә керде. Иркәнең борын тишекләренә кереп, аны тәмле йокысыннан бүлде. Иркә йокысыннан айнып киткәндәй булды, тик ни хикмәттер күзләрен ача алмады. Күзләре әйтерсең аңа түгел, ә кояш нурларына буйсынганнар. Иркәнең бөтенләй дә торасы килмәде. Моңа татлы аш исе дә бик аптырады, чөнки  мондый хәлнең бик күптәннән күзәтелгәне юк иде. Тәмле аш исләре чыгуга, Иркә, һәрвакыт сикереп торып, әти-әнисенә хәерле көн теләргә йөгерә иде. Әнә әтисенең дә сабырлыгы беткән. Иркәнең бүлмәсе янына килеп: “Әйдә , кызым, тор инде, йокың туйгандыр инде”,- дип, көйләп тә алды.

Иркәгә оят булып китте. Әти-әнисе инде, күптән торып, эшләрен эшләп тә бетергәннәр. Ә ул йокыдан тора алмый ята. Вакытны дөрес бүлмәгән булып чыкты кичә. Соңгы имтиханга әзерләнеп, көндәгедән озаграк утырды. Барлык сорауларны һәм җавапларны  барлады, катлаулырак мәсьәләләрне тагын бер кат эшләп карады. Менә шуның нәтиҗәсе: йокыдан тора алмый ята бүген.

 Күңеле дулкынланды Иркәнең. Сикереп торып, халатын киде дә әти-әнисе янына ашыкты. Ә алар, Иркәнең бөтен шик-шөбһәләрен таратып, аны көндәгечә елмаеп каршы алдылар. Әйе, дөньяда иң яхшы кешеләрдер Иркәнең әти-әнисе. Һәрвакыт кызларын аңларга, аңа ярдәм итәргә тырышалар. Иркә дә моны бик яхшы аңлый: якыннарының сүз-киңәшләрен тыңларга, аларны борчымаска тырыша.

 Бүген соңгы имтиханы Иркәнең. Ничек кенә яхшы әзерләнсә дә, барыбер куркыта. Имтиханнардан күбрәк балл  җыясы килә.  Балл санына карап, уку йортын билгелисе булачак бит. Әти-әнисенә авырлык китерәсе килми  аның, ничек тә шул “бюджет” дигәненә эләгәсе дә, яхшы гына укып бетереп, хыялындагы һөнәр иясе буласы иде. Ә һөнәр юнәлеше күптәннән билгеле, анысы.

 Иркә, юынып алгач, әти-әнисенә хәерле көннәр теләп, алар  белән бергә чәй эчте дә  мәктәбенә юл тотты. Әнисе ишек төбендә уңышлар теләп озатып  калды.

Мәктәпкә барганда, дус кызын – Гөлшатны очратты. Әйе, бигрәк шат күңелле шул бу Гөлшат, юл буе Иркәгә кызык-мызык әйбер сөйләп, икесе бергә көлешеп бардылар. Автобуска утыргач, Иркә :

— Гөлшат, карале, син мәктәптән соң нинди уку йортына керергә уйлыйсың?-дип сорады.  Җавапка  ул :

— Казан институтына, татар теле укытучысы буласым килә минем,-дигәнне ишетте. 

Ә Гөлшат, Иркәнең хыяллары белән кызыксынып та тормыйча, кызык сөйләвен дәвам итте, әйтерсең  бүген  аның өчен  бернинди  имтихан да,  мөһим эшләр дә юк. Иркә Гөлшаттан беркадәр көнләшеп тә куйды. Танышының күңелендә һәрвакыт яз иде.

Шулай мәктәпләренә дә барып җиттеләр. Иркә 11а сыйныфында укыса, Гөлшат 11б сыйныфында укый иде. Бер-берсенә уңышлар теләделәр дә үзләренең сыйныфларына кереп киттеләр.

…Соңгы имтиханын  да яхшы бирде Иркә. Бер математикасыннан гына “дүрт”ле, калганнары “биш”ле. Кич белән  әти-әнисе белән бергә нинди уку йортына керүе турында сөйләшеп алдылар.

 Иркә:

— Медицина учищесына укырга керәм, шәфкать туташы булам, аннан соң югары уку йортын бетереп, табиб булам,  — диде.

Әтисе аннан, сайлаган юнәлешенең төгәллеген  белергә теләп, тагын бер кат сорады:

— Кызым, ныклап уйладыңмы? Ялгышмыйсыңмы? Иң мөһиме: дөрес һөнәр сайлау. Эшең сиңа һәрвакыт канәгатьләнү бирергә тиеш, — диде.

         Иркәгә күптәннән шәфкать туташлары ошый: киемнәре дә, эшләре дә. Ул аларны  авыру  тозагыннан коткаручы фәрештә  итеп күз алдына китерә. Кечкенә вакытта үзенең дә хастаханәдә ятканы булды. Бик нык суык тиеп, үпкәсенә бәргән иде.

Җиде яшьләр булгандыр. Әнисе белән бергә ятарга тиешләр иде. Тик әнисе эшеннән китә алмады, үзенә генә ятарга туры килде Иркәнең. Кызчыгы  өчен  борчылса да, Иркәнең  үзен зурлар кебек тыныч тотканын күргәч,  тынычланды әнисе. Әзрәк хәле рәтләнгәч, Иркә  шәфкать туташларын читтән генә күзәтә торган булды. Әнә ничек бөтен авыруларга да  ярдәм күрсәтергә тырышалар  алар, бер минут та тик тормыйлар. Ә авырулар аларның кергәнен көтә, авырттырып укол ясаганга да рәхмәт әйтәләр үзләренә. Иркә  моңа бик аптырады башта, аның укол ясаганда гел елыйсы килә, ничек инде моңа рәхмәт әйтергә кирәк?  Соңыннан аңлады: укол чирләрне үтерә икән бит ул, шуңа авырта да икән.  Бу серне аңа  бер шәфкать туташы чиште. Табиблар да, шәфкать туташлары да аның белән бик җылы сөйләштеләр. Күңелсезләнергә ирек бирмәделәр, яудырган сорауларын да җавапсыз калдырмадылар, шаяртып, “кечкенә табиб” дип йөрттеләр үзен. Шулай  яраткан һөнәре барлыкка килде аның. Хәзер ул белә: иң кирәкле һөнәр – табиб һөнәре.

 Иркә максатына урау юллар аша барырга уйлады. Башта шәфкать туташы, аннан соң табиб  һөнәре. Дәвам итәргә уңайлырак булсын өчен,  уку йортын Казан шәһәрендә сайладылар.

Матур, күңелле  җәйләр  үтеп тә китте. Иркә үзе теләгән уку йортына керде, тулай торакка урнашты. Иң кызыгы шул: алар Гөлшат белән бер бүлмәгә эләктеләр. Иркә  аптырап калды:  ничек  Гөлшат сайлаган һөнәрен тиз генә үзгәртә алды икән? Моны Гөлшат үзе гади генә аңлатты:

-Әй, гомер буе китап укыганчы, укол ясап йөргәнең яхшырак, минемчә, — диде ул.

Барысы да яхшы иде, күңелне гел күтәреп йөрүче Гөшат та янда, тик укуы гына авыррак бераз. Көненә бишәр пар  укыйсы, өй эшләрен дә вакытында эшләргә  кирәк.  Йокы әз эләгә, әмма урыс әйтмешли  “стоит того”.  Яхшы билгеләре белән әти-әнисен куандырасы килә Иркәнең, степендиясе дә комачауламас. Анысы да гаилә бюджетына файда бит. Ә укытучылар таләпчән. Укырга теләмәүчеләр белән вакланып ятмыйлар, теләмисең икән, урыныңны бушат. Укуга нинди караш, эшкә дә шундый була бит ул. Ә һөнәр бик  мөһим: кеше сәламәтлеге белән бәйләнгән.

Гөлшат алай Иркә кебек баш бәрә-бәрә укымаса да, билгеләре  начар түгел үзенең. Аңа бөтен фәннәр дә җиңел бирелә иде. Шуңа күрә ул күбрәк күңел ачу урыннарында да йөрергә өлгерә иде.

Беркөнне Иркә урамда Гөлшатны Ирек исемле егет белән очратты.

-Урамда очраткан танышым, -дип таныштырды ул Иркәне.

— Алдама инде, Гөлшат, мин аның “бойфренд”ы булам , ә син кем ?

Минем җавапны көтеп тә тормыйча:

— Ә ул – минем якын дустым Иркә,- диде Гөлшат.

Тышкы кыяфәтеннән Ирек бик ыспай һәм тәкәббер күренде Иркәгә. Үз-үзен тотышы да галәм хуҗасы кебек, бар кешегә дә өстән карый. Гөлшат Ирек янында “хихылдый” башлады һәм шунда Ирек сүз алды :

 — Әйдәгез, бүген төнге клубка барабыз. Барыбыз да, мин сезне сыйлыйм!

Гөлшатның шунда үк күзләре яна башлады:

— Әйдә, барыйк! Вообще күңел ачкан юк бит, әйеме, Иркә?!

— Юк, мин бармыйм, химиядән реферат язасым бар,- диде Иркә.

­         — Синең “вечно” шулай булыр инде, вот скучная ты! Ярар, без икәү генә барырбыз, әйеме, Ирек?- диде Гөлшат, татарча белән русчаны бергә кушып.

— Конечно, матурым! Ладно, до встречи !  – дип җавап кайтарды Ирек үзенең “яратканына” һәм китеп барды. Гөлшат Иркә белән үзләренең бүлмәләренә кайтып киттеләр.

Кич белән Гөлшат, ярты сәгать бизәнгәч, үзенең “бәйрәмнәргә” дигән кыска итәкле күлмәген, биек үкчәле  туфлиләрен киеп, көзге кырында бөтерелә башлады.

Иркәнең:

— Яхшы түгел бит, Гөлшат, бәлки бармассың, — дигәненә, колак салып та тормыйча, чыгып та китте. 

  — Гомеремдә дә мондый күлмәк кия алмас идем, әтием белән әнием шулай тәрбияләгәннәр шул мине, ”- дип уйланды Иркә эченнән.

Төнге клубтан Гөлшат иртәнге дуртенче яртыда гына кайтты. Кайтты да :

-Эй, тихоня, тор әйдә, мин сиңа күчтәнәчкә бер яхшы әйбер алып кайттым, “спайс” диләр аның исемен! — дип кычкырып җибәрде. Иркә йокыдан уяныр-уянмас :

— Нәрсә??? Юк, Гөлшат, син нәрсә?! Ул бит зарарлы! Бер тартып карауга кешене үтерә, диләр.

— Ну, ничек телисең, мин болай, кызык өчен генә. Бер тапкыр гына тартып карадым. Һәм бетте.

— Кем бирде инде сиңа моны? Бай малае Ирекме ?!

— Әйе, әле ул: “Иркәне дә сыйла”,- диде .

— Ярамый алай, Гөлшат! Зинһар, тыңла мине! Бүген үк кире кайтар Иреккә, я тотып ат  бу “спайс” дигәннәрен.

— Ярый, ярый! Тынычлан!

Иркәнең күңеле әрнеде, ул нишләргә дә белмәде. Бүген Гөлшат укырга бармаска уйлады. Иркә училищега берүзе генә китте. Көне буе укып кайткач, тулай торак бүлмәсен ачуга “дустын” күреп алды. Гөлшат: 

-О, кайттыңмыни, мин тагын тартып карадым, шундый рәхәт, бар дөнья онытыла, йөзәсе килә башлый. Иректән тагын сорап карарга кирәк әле.

— Бу эшең яхшыга алып бармас, Гөлшат, барып чыкмас… – диде әкрен генә Иркә.

…Шул хәлдән соң ике ай вакыт узды. Гөлшатны училищедан куарга торалар. Ә ул инде тәмам наркоманга әйләнде. Һәм көннәрнең берендә Гөлшатның “каты ломкасы” башланды. Ниләр генә кыланмады ул.  Әле идәндә тәгәрәп йөрде, әле кычкырды, әле ыңгырашты, әле елады.  Бертуктаусыз бәргәләнде. Иркәгә:

    -Зинһар өчен, “доза” тап, бер генә тапкыр. Иреккә бар, сора, сиңа бирер ул, — дип ялынды.

Иркә бу хәлләргә тораташ катты, бер сүз әйтә алмады. Аның “ломка” турында ишеткәне дә, телевизордан  күргәне дә бар иде. Әмма болай якыннан, җитмәсә якын кешеңнең газапланганын күрү…  Авызын ачты, әмма сүзе чыкмады, күзләреннән аккан яшьне тыя алмады. Чарасызлыктан  интекте. Бу вакытта ул Гөлшатка бернинди ярдәм күрсәтә алмады.  Соңгы чиктә Иркә ашыгыч ярдәм машинасын чакыртты. Табиблар:

— Тагын берничә ай узса, дустың инде күкләргә очкан булыр иде, – диделәр.

Ә Гөлшат Иркәгә :

— Сатлыкҗан син, Иркә, миңа булышасы урынга табиб чакырттың, – дип  кычкырды.

Гөлшатны хастаханәгә алып киттеләр, ә Иркә  нишләргә дә белмәде. Ничек кенә авыр булса да, Гөлшатның әти-әнисенә шалтыратып, килеп чыккан хәл турында сөйләргә үзендә көч тапты.

 Шамил абый белән Разия апа озак көттермәделәр, кичкә таба килеп тә җиттеләр. Менә ишектә шалтырау ишетелде. Иркә сизенде: Гөлшатның әниләре булырга тиеш. Аның аяклары атламый, әйтерсең идәнгә ябышканнар. Иркә шушы моменттан бик курка иде. Ничек аңлатырсың аларга бу хәлләрне? Нигә башта хәбәр итмәдең, дисәләр? Иркә нәрсә әйтер аларга?  Мин күп укыйм, бу турыда уйларга вакытым булмады, диярме?..

Иркә үзенең гаебен белә иде. Дустының сүзләренә ышанды ул. Югыйсәм, ишеткәне бар иде: бөтен наркоманнар да: “Мин наркотикка бәйле түгел, мин аны ташлаячакмын, менә әз генә кулланам да,” — дигәнне. Үзен-үзе алдадымы ул яисә болай җайлырак идеме? Аның башында уйлар чуалды, әмма ишекне ачарга кирәк иде. Ишекне авырлык белән генә барып ачты ул. Ишек төбендә елап күзләре шешенеп беткән Рауза апа  һәм, күзләрен күтәрергә дә куркып, башын түбән игән Шамил абый басып тора иде. Әзмәвердәй ирнең, һәрвакыт шат күңелле Рауза апаның кайгырганын күрү Иркәгә тагы да авыррак булды. Ул үзен җинаять өстендә тотылгандай хис итте. Вакытны кире кайтарып булсын иде дә, юк бит. Гөлшатның әти-әнисе артык сораулар биреп тормадылар. Адресны гына алдылар да ашыгып чыгып киттеләр. Ә Иркә сүз дә әйтә алмыйча басып калды. Авыр, бик авыр иде аңа бу минутларда.

Әкрен генә тәрәзә янына килде Иркә. Күзләре  белән  Разия апа белән Шамил абыйны эзләде. “Мин аңа булышырмын, без һичшиксез җиңәрбез,”- диясе килде аның. Тик тирә-юньне баскан караңгылык эченнән берни дә күрә алмады. 

Шарипова Алина Рафиловна