Принято заявок
739

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Язмыш,язмыш…

Язмыш,язмыш…
(Булган хәл)
Ишекнең каты итеп ябылуыннан тәрәзә пыялалары зыңлап куйды.Сания, ни эшләргә белмичә, өстәл янындагы урындыкка утырды да, бер ноктага төбәлеп, куллары белән өстәл өстен сыпырып куйды. Соңгы вакытта ул үзенә бер генә сорау бирә: “Ни булды аның сөекле бердәнбер улына?” Йөрәге белән дә, акылы белән дә шушы сорауга җавап эзли ул. Кайсы вакытта алар арасына салкынлык йөгерде? Ничек итеп ул моны күрми калды соң?
Ире малларны карап кергәндә дә ул шул халәтеннән чыкмаган иде.
— Нишләп утырасың караңгыда ут та алмыйча? – дигәненә сискәнеп китте.
Сания әкрен генә, яшь тоташ борчу тулы күзләрен күтәреп иренә карады. Илдус та, эшнең нидә икәнлеген сизеп, аны иңнәреннән кочып алды да:
— Үтәр, барысы да җайланыр, — дип тынычландырырга тырышып карады.
Ата кеше үзе дә борчыла, әмма хатынына гына күрсәтәсе килми иде. Алар бүген көчле булырга тиешләр. Әле бит алар кулында урында ятучы,һәрчак ярдәмгә моһтаҗ әти һәм әни бар. Аларны борчыйсы килмәгәнгә, икесе дә көндәлек эшкә чумдылар.
Кайда ялгышты алар? Уллары Кәрим аларны гел сөендереп кенә торды, ләбаса. Чибәр, уңган, яхшы укый, җырлый, бии… бар яктан килгән Кәрим өчен алар да, әби-бабасы, туганнары, күршеләре дә шатланып туя алмады. Әнә шул вакытта күз тигәндер үзенә,күрәсең…
Шушы яраткан улларына соңгы вакытта әллә нәрсә булды: сөйләшкәндә күзгә карамый, нидер яшерә кебек. Үзеннән йорт өчен ят булган исләр дә килгәли. Мәктәптә дәресләр дә калдыра башлаган. Ә бит быел имтиханнар – мәктәпне тәмамлый. Башта әтисе сөйләшергә тырышып карады. Юк, Кәрим хәтта тыңлап та тормады. Гомердә булмаганны, “улым”,дип өзгәләнеп торган әтисенә ниләр генә әйтеп бетермәде. Бу хәл ешайгач, өйдә авыр була башлады. Әти кеше гаҗизлектән мондый көннәрдә агач юнырга тотына: эш белән үзен юата. Үзе һаман уйлана…
Көннәр бер-бер артлы уза торды.Инде чыгарылыш көннәре якынаеп килә. Мәктәпкә, сыйныфташларына,укытучыларына рәхмәт. Ничек, ниләр эшләгәннәрдер, Кәрим аттестаттны алып чыкты. Әмма каядыр укырга керү турында уйлап та карамады,аттестат алдымы,шуның белән чикләнергә уйлады.
Бүген дә кичке уеннан кызмача кайтып керде ул. Кечкенәдән бергә үскән күрше Булатның абыйсы үлгәнгә бер ел иде. Аны искә алдык дип акланды. Әнисенең: “Болай ярамый, улым. Олы улларын бер ел элек күмделәр, инде Булат та эчеп йөри башласа, әти-әнисе моны ничек күтәрер?”- дигәненә Кәрим кызып китте.
— Туктат инде ул акыл өйрәтүләреңне,мин сиңа бала-чагамы әллә?- дип тузына башлады.
Әтисе, аны туктатырга тырышып:
— Улым, кычкырма әниеңә, — дип әйтә башлаган иде, тик Кәрим барыр юлына каршы чыккан әтисен этеп җибәрде дә, чыгып китте.
Әтисе улы артыннан урамга чыкты, әмма ул караңгылык эченә кереп йотылган иде инде…
1,2… Сәгать туктамый телләрен йөртә,ә уллары һаман юк та юк. Моңа кадәр дә аның төн уртасында ямьсез кыяфәттә өйгә кайтып керүләре булды. Ул вакытта Сания белән Илдус төннәр буе йокламыйча,уллары кайтып,бүтән беркая да чыгып китмәвенә тәмам инанып,таң атканда гына йокыга китәләр иде. Ата-ананың күңелләре тыныч түгел,чарасызлыктан нишләргә,кая барырга,улларын кая эзләргә икәнлеген белмәделәр. Капка төбендә күрше малайлары белән сөйләшеп утырганнарын ишеткәч кенә, бераз тынычландылар. Ата кеше түзмәде, ишек алдына чыкты. Инде таң беленеп килә иде. Авыр иде аңа. Үзе дә аңламаган бер шом аның куңелен бимазалады. Өйгә кереп,урынына ятты. Шунда гына хатынының елавын сизде. Ул да йокламый икән.
Шул вакытта машина тавышы ишетелде. Илдус урамга чыкканда , машина кузгалып киткән иде инде.
… Акыллы, чибәр малай, шәһәргә йөреп укый башлагач, аны тиз күреп алдылар. Ул үзе дә тиз үзләшеп китте. Үзенә карата мондый игътибар тора-бара аңа ошый башлады. Үзенең болар арасында булырга тиеш түгеллеген ул аңлый да кебек, бит боларның әти-әниләре “крутойлар”. Кулларында гел акча бар. Яшьләре җитеп бетмәсә дә, машинада йөриләр, беркемнән курыкмыйлар: укырга барасылары килмәсә, бармыйлар гына. Әниләре белешмә табып бирә, бик җиңел котылалар.Үзләре арасына алдылар , берсе дә кыек сүз әйтмәде. Аулак өйләр, кич утырулар…Үзе дә сизмәстән, ул бу тормышка күнегеп китте. Әтисе һәм әнисенең нидер аңлатырга теләве аның ачуын гына чыгара башлады. Аңа бу тормыш ныграк ошый иде. Гомер буе эшләп, ни күрде инде аның әти-әнисе? Ә болар инде ничә илдә ял иткәннәр. Менә бу тормыш ичмаса…
Бүген тагын акыл сатып маташалар. Каты кыланганын үзе дә аңлый иде Кәрим. Башына килеп алган үкенү хисләрен ул тиз куып җибәрде. Бу-аның үз тормышы: ничек тели, шулай яши.
Рөстәм бәйрәмне дәвам итәргә чакыргач, Кәрим дә, Булат та баш тартмадылар.Тагын бераз салып алгач, Рөстәм әтисенең машинасын алып чыкты. Өчәүләшеп авыл буенча киттеләр. Клуб ябык иде. Маҗара эзләп, өч дус күрше авылга юл тоттылар. Магнитофонны кушкач, күңелле булып китте. Ике авыл уртасындагы күперне чыккач, машина тизлеген арттырды һәм , егетләр ни булганын аңлап өлгергәнче, юлдан чыгып очты. Каты бәрелүдән Кәрим аңын югалтты. Аңына килгәндә, машинаны ут чолгап алган иде. Көтү куучы апалар тиз арада ярдәмгә ташландылар. Кәрим белән Рөстәмне машинадан чыгарып өлгерделәр, ә менә артта утырган Булат ике арага төшкән булып чыкты.Ут чолгап алган машинадан үзәк өзгеч тавыш ишетелде. Әмма соң иде шул. Барысын да сискәндереп шартлау яңгырады…
Кәрим больницада гына күзен ачты. Бар җире искиткеч нык сызлый. Авырлык белән генә күзләрен ачты. Янәшәсендә әтисе һәм әнисе . Аларның күзләрендә сагыш , авырту, күз яше һәм шул ук вакытта аның исән булуы өчен сөенү дә бар иде. Икесе дә берьюлы картаеп киткәннәр. Әтисенең чәчләре көл төсенә кергән.
Ни булды соң? Нигә бар җир сызлый? Ә Рөстәм һәм Булат кая? Иптәшләре искә төшкәч тә, бар нәрсә күз алдыннан үтте. Янган машина, ачыргаланып кычкырган Булат, шартлау..
Икенче көнне аны Казанга янгында зыян күрүчеләр өчен булган үзәккә күчерделәр. Рөстәм дә аның белән бер палатада. Беренче көннән үк Илдус, эшеннән китеп, Кәрим янәшәсеннән китмәде: күтәрде, төшерде, шәфкать туташларына булышты. Улына яшәргә, терелергә көч бирде. Кәрим картаеп, кечерәеп калган әтисенә карый да үзенең соңгы вакыттагы гамәлләре өчен күңеле әрни. Ә әтисе, берни булмагандай, һәрвакыт улы янәшәсендә булды. Әллә ничә операция кичергән улына ярдәм кирәк иде шул.
— Әти…
— Ни булды , улым?
— Әти… Син мине барысы өчен дә гафу ит.
Илдус берьюлы олыгаеп киткән улына карады да, авыр көрсенеп әйтеп куйды:
— Их, бала, бала… Шушылар аша үтәргә кирәк булдымыни соң үзеңә ни кирәклеген аңлар өчен…
Бу көнне алар озак итеп ирләрчә сөйләштеләр.
Кәрим дә, Рөстәм дә сәламәтләнеп өйгә кайттылар. Ә менә Булат инде кайтмас. Егетләр аның үлемендә үзләрен дә гаепле санадылар. Бер елда ике улларын күмгән ата-ана хәсрәтен берни белән дә җиңеләйтеп булмаганын алар аңлыйлар иде .Әмма бу аңлау соңга калып килде.
Эшләмичә, кәеф-сафа корып кына яшәүнең нәрсәгә китерүен үз башлары аша үткәрделәр егетләр.
Иптәшләреннән соңга калып булса да укырга керде Кәрим. Бүген үзе дә ике бала атасы. Бар теләге: үзе яшь вакытта җибәргән хаталарны аның балалары гына кабатламасын. Моның өчен ул кулыннан килгәнне дә, килмәгәнне дә эшләргә әзер. Кәрим белә: кеше өчен иң якыны һәм кадерлесе ул- әти, әни, туганнар. Алар булганда син көчле, бәхетле. Ул да балалары өчен әтисе кебек үк көчле терәк булыр. Моңарда ул шикләнми.
Кәрим ишек алдында оныклары белән нәрсәдер ясап маташкан әтисенә карап елмайды.

Закирова Аделя Ильсуровна
Страна: Россия
Город: Альметьевск