Принято заявок
434

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Язгы ташу

Көтеп алган яз җитте! Якты кояш көннән-көн ныграк җылыта, калын кар көртләре эреп юкка чыгып, кара җирләр күбәя. Җылы яктан кошлар кайта башлады. Гөрләвекләр җырлый-җырлый елгага таба юл алдылар.

Язгы матур иртә. Якты кояш күзләрне чагылдыра. Зәңгәр күк йөзендә бер генә ботыт та юк. Битне кояшка каратып, күзләрне йомып рәхәтләнеп утырасы да утырасы килә. Песи кебек рәхәтләнеп “мерләп” кенә утыра идем, күрше иптәш малайның тавышы ишетелде:

— Ташу китә! Тизрәк боз акканын карарга төшик!

Мин ничек сикереп торганны да белмим! Илнурга ияреп су буена чаптым. Арттан әбекәйнең борчылып кычкырган сүзләре генә ишетелде.

— Ярга якын бара күрмәгез! Яр ишелә күрмәсен!

Без йөгереп барып җиткәндә, киң елга буйлап зур-зур боз кисәкләре, этешә-төртешә күпергә якынлашалар иде. Елганы танымассың да, ике тапкыр киңәйгән! Бозлар берәмләп дөбердәп күпер баганаларына бәреләләр, ярылалар, берсе өстенә берсе менәләр. Шаккатырсың! Бервакыт күпер астына тыгылып туктап калдылар. Күпернең теге ягына шаулап су агып чыга башлады. Боз акканын карарга килгән абыйлар:

— Тагын да тыгылса, тирә-якны су басар инде, — дип борчылдылар.

Шулвакыт елганы тутырып, ерактан агып килүче хоккей мәйданчыгы чаклы, калын боз күренде. Ул зур тизлектә күпергә таба якынлашты. Бөтен көченә тыгылган бозларга килеп бәрелде. Бозлар, этелеп, күпернең икенче ягына килеп чыктылар да, елга буйлап, алга киткән дусларын куып җитәргә тырышкандай, сөенешеп, тиз-тиз ага башладылар. Яр буенда кысылып килеп чыккан берничә боз гына утырып калды. Иң матуры – чәй бозы! Чип-чиста, үтә күренмәле, зур ялтыравык боз ул. Бабакай шундый бозларны якыннан карарга ярата. Без дә, кояш нурларында мең-миллион нурлар белән ялтыраган боздан озак кына күзне ала алмый карап тордык. Матур да соң! Илнур әле селфи да ясарга өлгерде.

Сазга баткан аяк киемнәрен үлән өстенә җыелган күлләвеккә кереп, чип-чиста буланчы юдык та, өйгә кайтып киттек. Язгы ташуның иң кызыклы вакытын күрдек! Сөендек, күргәннәр турында сөйләшә-сөйләшә кайттык. Ике-өч атнадан балыкка да барырбыз әле. Елга суы тонгач алып барырмын, диде әти. Түземсезләнеп көтәрмен.

Загриев Фахим Ленарович
Страна: Россия
Город: Мензелинск