Ошый миңа бар фасыл да,
Ул бит — Аллаһ бүләге!
Тик яратамын берсен —
Язның матур көннәрен.
«Нигә яз?»-дип сорыйсыздыр,
Ул дөньяны яктырта!
Бар бөҗәк-хайваннарны да
Йокысыннан уята.
Яз җиткәч бөреләр шыта,
Юлда гөрләвек ага,
Кошлар җылы яктан кайта,
Күбәләкләр уяна.
Һәр көнне йокыдан торгач
Ишетәм кош сайравын,
Күктән яз яңгырларының
Тамчыларын тамганын.
Язгы яңгырлар туктагач,
Күбәләкләр очалар.
Бал кортлары чиләк тотып
Чәчәктән бал җыялар.
Ә иң мөһиме — яз җиткәч
Җитә туган көннәрем
Һәм яз миңа бүләк итә
Күңелле мизгелләрен!