Яз килә!
Карасам тәрәзәгә,
Дусларым көлешкәнгә,
Исләрем китте менә
Яз килгән икән җиргә.
Яз хәбәр алып килгән:
“Көзен киткән кошчыклар
Талпына туган якка”
Тирә якка нур бөркелде
Чыпчыклар да, каргалар да
Куандылар шулчак бар да.
Моңа, мин дә, бик шатландым,
Каникулым Нәүрүз белән башлана.
Нәүрүз бәйрәмендә генә
Уен-көлке, тәмле ботка
Яз бит шулай башлана.
Яз килә, яз килә
Елгадан бозлар китәр,
Шаулы язгы көннәрдән соң,
Чәчәкле җәйләр җитәр.