Яз килә.
Язның ямьле кояшына
Күңелем гел сөенә.
Елмаюым йөзгә чыга
Тамчыларның көенә.
Яз шатлыклар алып килә,
Дөнья чума гөлләргә.
Кошлар сәлам юллый сыман,
Яз китереп өйләргә.
Хуш ис чәчкән табигатькә
Һәрбер кеше соклана.
Яздан алган матур хисләр
Ел буена саклана.
Рәхмәт, сезгә, сугыш батырлары!
Туп тавышы, танк гөрселдәве
Ишетелә кебек бүген дә.
Бабаларым күргән сугыш-афәт,
Һәp буынның яши күңелендә.
Ул дәһшәтле еллар алып килгән
Жиңү безгә бик тә кадерле.
Ил уллары башын салып яуда,
Бүләк иткән безгә гомерне.
Рәхмәт, сезгә, сугыш батырлары!
Яшисез сез безнең йөрәктә.
Тормыш кадерен белер өчен дә бит,
Сезнең язмыш безгә үрнәккә!