Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Яратам мин

Яратам мин.

Яратам мин көзге табигатьне.

Алтын яфрак түши җир өстен.

Басуларда гөрләп авыл халкы

Хезмәт куя туган җир өчен.

 

Яратам мин кышкы табигатьне.

Саф һавалы иркен урманын,

Агачларга сарган ак бәсләрен,

Ак мамыктай җепшек буранын.

 

Урманына керсәң :яшь наратлар

Шәл ябынган сыман утыра.

Тирә-якны гөрләп чана шуган

Бала тавышлары тутыра.

 

Яратам мин язгы табигатьне.

Әллә  үзем язын туганга.

Карлар эреп,язгы ташкын сулар

Ярларыннан ташып тулганда.

 

Җәйге табигать  тә миңа якын.

Әллә  әнкәм җәен туганга.

Кырларыннан чәчкә исе иснәп,

Урманыннан җиләк җыйганга.

 

Табигатьнең  һәр фасылы якын,

Әллә шунда туып- үскәнгә.

Күңелемә моңлы көйләр килә

Саф чишмәләр суын эчкәнгә.

Мансурова Алсу Фанилевна
Возраст: 24 года
Дата рождения: 01.01.2000