Җәйнең иң яхшы көннәре үтеп бара. Кемдер җиләк пирогы пешергән, тәмле исләре урамга таралган. Кемдер ишегалдына чыгып китап укый…Иске Әлмәттә җәйге тормыш кайный. Кояш нурлары тәрәзәләр аша өйләрне ямьләндерә. Тик бер йортның тәрәзәләре генә шул нурларда коена алмый: бөтен яктан агачлар сырып алган. Ничә еллар инде аның кешеләр шау-шуын, җылылыгын, тәмле бәлеш исләрен, балаларның чырык-чырык көлүләрен, ак яулыклы әбиләр догасын ишеткәне юк. Чыпчыклар гына кайвакыт чырылдашып алалар. Ләкин шул кыска арада өй үзенең ялгызлыгы турында оныта кебек: шуларның сайраулары гына күпме еллар аны җанлы тормыш бәйләп торадыр, бәлки…
… Шуган авылыннан күчеп кайткан Хәсәновлар гаиләсе 30нчы елларда Иске Әлмәттә төпләнә: матур йортка күчәләр. Бу өй өр-яңа иде һәм, әлбәттә,иске өйләренә караганда зуррак та. Аны Гасыйм абый ике абыйсы һәм берничә иптәше белән тиз арада өлгертте. Шуганда нибары ун гына йортның берсе аларныкы иде. Гаилә ишәя баргач, анда яшәү уңайсыз булды. Ничек тә, акча җыеп, алар яхшырак җиргә омтылдылар. Нурзидә апа алты бала белән мәш килгәндә, Гасыйм абзый күчү мәсьәләсен уйлап йөрде, яхшырак эш табарга хыялланды. Аның сыман алтын куллы кешегә акчалы эшне табу авыр булмады. Шулай, Нурзидә апаның теләкләре һәм Аллага ялварулары бушка булмады. Эшләр уңайга борылгач, күп тә үтми, Хәсәновлар гаиләсе яңа өйле булды. Урыны да җиләк-җимешләргә бай булып чыкты. Гадәттә, Гасыйм абый эштән арып-талып кайтканда, өйдә аны алты алтын бөртеге һәм җан сөйгәне җиләкле чәй белән көтеп тора.
Кызганычка каршы, тормыш гел якты төсләрдән генә тормый шул. Һәр гаиләне кара кайгыга салып, Бөек Ватан сугышы башланды. Нурзидә апаның йөрәге атылып чыгардай булып типте. Болай да күп вакытын эштә үткәргән ирен бүтән беркайчан да күрмәс микәнни? Бу турыда уена да кертергә теләмәде. Алты баласы белән берүзе калуын күз алдына китерә алмады. Ләкин алар сыман күпме гаиләләр гаилә терәгеннән аерылырга мәҗбүр булдылар. Балаларның ничек өзелеп елауларын, хатын-кызларның ирләре күкрәгенә капланып үксүләрен бүтән беркемгә дә күрергә язмасын иде.
Сугышның беренче елы иң авыр ел булды. Нурзидә апа колхозга эшкә чыкты. Кечкенә балаларын олыраклары карап торды. Таңнан алып кичке караңгыга кадәр эшләгәч, балалар әниләрен күрә дә алмадылар. Әз-мәз запаслары булганда, Нурзидә ханым ял алырга уйлады. Алтын бөртекләрен сагынып беткән ана күңеле өйдә булуына куанып туя алмады. Балалардан аерылып эшләүләре бик авыр. Шуңа якындарак сөт сатучысы булып эшләде. Анда аларга бер стакан сөт бирәләр иде. Алты балага бер стакан гына җитмәвен барысы да аңлый иде.
Ел азагында өзелеп көткән беренче хат килде. Нурзидә шатлыгыннан үзен кая куярга белмәде. Балаларын янына җыеп, алар бергәләп әтиләренең хатын укыдылар. Ничек кенә авыр булса да, иреңнең исән-сау икәнен белеп яшәү күңелгә әз генә җиңеллек бирде.
Айлар үтә барды, балалар да исәйде. Кабат җәй җитте. Яңа хәбәрләр булмады. Ашау мәсьәләсе иң авырларыннан иде. Бәхеткә каршы, җиләк-җимешләр уңды, ләкин алар белән генә тукланып бетеп булмый шул. Бәрәңгегә өмет багласалар да, алты бала өчен көнгә өч-дүрт бәләкәй бәрәңге, әлбәттә, җитеп бетми иде. Нурзидә апа, үзе көннәр буе берни дә ашамыйча, балалары турында кайгыртты. Шулай да, бөтенләй хәл бетмәсен өчен ул нинди дә булса үлән яки кычыткан ашын ясап тукланырга тырышты.
Көз азагында почтальон Гасыйм абыйдан килгән хатны тапшырды. “Син бәхетле, икенче хатыңны аласың инде, кайберәүләр һаман хәбәрсез…” – диде ул. Өйгә кайтып, балаларның кәефен күтәрергә, әтиләре турында хәбәр җиткерергә ашыкты ана. Хатта Гасыйм абый балаларын һәм Нурзидә апаны нык сагынуын белдерә. Тизрәк тынычлыкка, гаилә җылысына кайтасы килүен сөйли. Белсә иде ул ансыз яшәүнең авырлыгын! Аңлыйдыр инде, аңарга да җиңел түгел бит…
Нурзидә апа һәр көнне, балалар йокыга киткәч, Алладан өзгәләнеп сугышның бетүен сорый, иренең исән-сау кайтуын теләп, бөтен белгән догаларын укый. Бер көне, бер төне дә догасыз үтми аның: бәләкәйдән үк өйрәнеп киткән гадәте белән яши.
Авыр булса да, гомер тиз үтә ул. Балалар да кул арасына керә торды. Догаларның да файдасы бардыр. Олы кызы белән улының эшкә урнашуы азмы-күпме җиңеллек китерде кебек. Колхозда эшләп, гаиләне ничек тә булса туендырырга ярдәм иттеләр.
Бераздан мал алырга мөмкинлек табылды. Хәзер кечерәк балалар бер кәҗә һәм биш тавык карыйлар. Ләкин ул чорның авырлыгы сугыш кына түгел шул. Болай да очын очка ялгап яшәгән гаиләләрне салым җыю аяктан ега иде. Биш тавыктан икесе генә калды, кәҗә әле бәләкәй булганлыктан, аңа тотынмадылар. Бу хәбәрдән һәрберсенә авыр булды, ләкин Нурзидә апа алга таба хәйләкәрлек белән эш итәргә булды: башка чара юк иде.
Йортлары, чыннан да, яхшы иде, аның тирән базы да бар. Анда запаска бәрәңге, сөт сакладылар.Тикшерүчеләрнең чираттагы килүендә, кәҗә белән бер тавыкны базга төшереп тордылар. Мал җыйган кешеләр алар турында кызыксынганда, Нурзидә апа: “Тавыкны эт ашады, ә кәҗә чирләп үлде,” — дип алдады.
Хәзер инде аларны качырып тотарга туры килде. Кәҗә булгач, сөт тә бар, өстәл дә мул шул. Ләкин кәҗәдән мәхрүм калырга курыккан Нурзидә апа аны суярга булды. Итне әз-әзләп кенә ашадылар, ничек тә җан асрарга кирәк иде. Ә менә тавыкларның файдасын күрә алмадылар. Авылдагы кайсыдыр гайбәтче тикшерүчегә алар турында сөйләгән, шулай итеп ике тавыкны да алып киттеләр. Гаилә соңгы өметтән мәхрүм калды.
Газыйм абыйдан хәбәрләр күптән килми. Ә 1944 нче елның көзендә Нурзидә апага кара кайгы килде. Ачлыктан аның ике уртанчы малае дөнья куйды. Алты бала булса да, аларның һәрберсе анага якын, һәрберсе йөрәк түрендә. Беркемгә дә бала кайгылары күрергә язмасын иде. Нурзидә апаның күңелендә мәңге төзәлмәс ике яра барлыкка килде.
Кыш көздән дә авыррак була. Бу елны ул алдагылардан салкынрак та тоела. Җылы киемнәрдән өйдә Гасыйм абыйның туны гына калды, анысы да “бүләкләр” — бет белән тулган. Салкыннан качасың килсә, бетләр бер дә куркыта алмый икән. Бәхет өйнең почмагында урнашкан артык зур да, бәләкәй дә булмаган миченә бәйле иде хәзер. Утын тапкан чакта, җылыга тиенсәләр дә, мондый рәхәтлек гел генә эләкмәде шул.
Гыйнварның иң салкын көннәре тагын ачы хәсрәт китерде. Хәсәновларның иң кечкенә кызлары һәм тагын бер малайлары үлде. Мондый хәлгә ана йөрәге ничек түзгәндер?! Ике олы баланы саклап калырга тырышырга иде хәзер.
Шул хәтле авырлыклар белән яз – яңа өмет башланып китә. Газыйм абыйдан инде икенче ел бер хәбәр дә юк. Бу да ана күңеленә авыр таш булып утырды. Дүрт баласын югалтуына, ирсез дә калуына Нурзидә апа ышанмый иде. Шуңа да карамастан ул өметен беркайчан да югалтмады. Бер көне дә догаларсыз үтмәде, шул догалар аның күңелендә өмет утын сүндермәде һәм илгә зур бәхет – 9 май көнен якынайткандыр.
Ниһаять, сугыш бетте! Исәннәр кайтты, кемнәргәдер андый бәхет эләкмәде… Нурзидә апа көтте, өметен югалтмады һәм догаларын ташламады.
Алар гаиләсе өчен могҗиза булды: ничә еллар хәбәре булмаган Гасыйм абый кайтты! Ул шатлыкны, күз яшьләрен әйтеп бетермәслек иде! Гаиләдәге кара кайгылы хәлләрне белгәч, Гасыйм абыйга да авыр булды.
Нурзидә апа иренең исән-сау кайтуына бик шатланды һәм Аллага рәхмәтләрен укыды. Ләкин Гасыйм абыйның сәламәтлеге бик яхшылардан түгел иде. Сугышта аның аягына пуля эләккән. Госпитальдә бер ай ятып инде төзәлгән булса да, өйгә кайткач, шул яралар үзен сиздерә башлады.
Менә бер ел да сизелмичә үтеп китте. Бу ел эчендә Хәсәновлар гаиләсенә яңа кечкенә һәм шулай да бик зур бәхет килде: Әнфәс исемле малайлары туды. Тормыш яхшыра барды. Уңышлы мал, ачлыктан котылу, олы балаларның зур һәм мөстәкыйль тормышка китүләре – барысы да яңа тормышның башы иде кебек.
Әмма Гасыйм абыйның аяктагы яралары тирәнәя барды. Аннан ул гел дә хәрәкәтсез калды. Табибка күренгәч, аңа соңга калуларын әйткән. Бәлки, иртәрәк күренсәләр, аяксыз калса да, Гасыйм абый исән калыр иде. Ләкин соң шул.. Бер айдан соң Нурзидә апаның гаилә терәге, иң яраткан кешесе дә дөньяны калдырып китә.
Нурзидә апа шул хәтле авырлыкларны кичереп, алга таба көчне каян алырга белмәсә дә, балалары өчен булса да яшәргә тырышты.Төпчек улын үстереп, зур тормышка җибәрә алды ханым. Оныкларын карашырга, балаларының балаларына сокланып яшәргә дә өлгерә алды.
Һәр көнне күлгә төшеп, үрдәкләр ашату, урам песиләренә сөт бирү Нурзидә апаның гадәтенә керде. Инде карт кына әби булса да, эшләргә яратты ул. Тәмле кабыртмалар, бәлешләр пешереп, кунакларны гел көтеп торды. Әле шуңа да карамастан, кадерле өен бик пөхтә һәм матур тотты. Тәрәз төпләре гөлләр белән тулып, гел шау чәчәктә утырды. Үзе дә чын татар әбисе булып, чын татар милли киемнәр генә киеп йөрде. Озын җиңле күлмәк, өстенә матур бәрхет камзул киеп һәм башына ак яулык бәйләп, ә аның өстенә бәрхет калфак киеп йөрде. Аның тормышына һәм, гомумән, үзенә барысы да сокланып, яратып һәм гаҗәпләнеп карадылар. Бәләкәй чагыннан алып картлыкка кадәр ул догалар белән яшәде. Алар аңа тынычлык, ышаныч, өмет биреп тордылар. Шулай ул туксан яшенә җитте. Аннан чирләмичә, беркемне мәшәкатьләмичә, тыныч кына дөньядан китте.
Хатын-кызлар — иң көчле кешеләр. Күңелләре үзләреннән дә зуррак, ныграк аларның. Шундый кичерешләрне үтеп, картлыкка җитү бик зур бәхет ул. Өметне беркайчан да ташламыйча, Аллага ышанычны югалтмыйча яшәргә кирәк: нәкъ Нурзидә апа сыман…
… Хәсәновларның өе алардан соң да буш тормады. Башта кече малайлары яшәде, аннан, никтер, чит кешеләргә сатты. Ә хәзер йорт буш калды. Инде ничә еллар мескен йорт ялгызлыкка күмелеп яши. Хуҗаларсыз булса да, ул һаман төз, матур йорт. Хәзер аны агачлар “кочаклап” алган. Бәлки, аны кызганып, бәлки, ят күзләрдән качырып торалардыр алар. Бу елны йорт алдындагы алмагач алмалар бирде. Хуҗасыз булгач, алмалары да баллы түгел, ачырак тоела. Ләкин шуңа да карамастан, әбинең догалары йортны һаман да саклый, алмагачлары һаман да алмада! Ышану, өмет һәм догалар гына кешене алга, дөрес юлга алып барачак, кайгы-хәсрәтләрне кичәрлек көч бирәчәк. Хәтта кешедән соң да аның яхшылыклары җирдә эз калдырачак.