Йөрәгемдә йолдыз балкый,
Нуры йөзгә сибелгәндер!
Һәр кешегә берәр йолдыз
Бүләк итеп бирелгәндер.
Янган йолдыз якты була:
Тормышның зур диңгезендә
Бата-чума йөзгән чакта
Маяктай балкый иңеңдә.
Якты йолдыз, Яшәү кебек,
Йөрәккә бер уела.
Начар юлга бассаң әгәр,
Аның төсе җуела.
Юллар тузаны йолдызның
Бәрхет нурын капласа,
Сафландыру ягын кайгырт –
Үкенечләр калмасын!
Хаталар да булыр кайчак,
Тормыш юлы тигез түгел.
Ә йолдызың янып торса,
Яктыртыр ул күңел күген.
Уты сүнмәсен йолдызның,
Булмасын ул кителгән.
Яшәү – йолдыз, ул бит безгә
Тик бер бүләк ителгән.
Йолдыз уты – яшәү суты
Җанына тулганнарның.
Кайчак бераз сүрелсә дә,
Ышан чиста булууына –
Аңла, соклан: йолдыз нурың
Башка җанга тулуына,
Синнән ярдәм тууына!
Якты йолдыз бер кабына
Күкрәкнең түр урынына.