(ХИКӘЯ)
Көн туды. Көзге, салкын, ләкин үзенчә күңелгә җылылык өрә торган көн туды. Зөлфәт Зәмирович уянды да яланаяк килеш өй буйлап атлап китте. Гаиләсендә беркемне уятмыйча, акрын гына җыенды, тәрәзәгә төбәлеп, бер чынаяк җылы су йотты. Кием бүлмәсенә чыгып, өстенә акрын гына, нәкъ менә көз кебек салмак кына плащын элде, кулчатырын алмады – тышта вак-вак кына тамчылы яңгыр сибәли иде. Беркемне татлы йокыдан бүлдермәскә тырышкан хәлдә ишеген ачып, аяк очларында чыгып китте. Подъезд баскычыннан аска төшеп килгәндә күңелен өйдән нидер җибәрмәде, гәрчә ачкыч ише кирәк-ярак кесәдә инде. Уйланулары белән паркка барып җиткәнен сизми калды, яңгыр тавышын тыңлап, аның юеш асфальтыннан атлый бирде, кызык бит: баскан таш та хатирә кузгатырлык, инде гомер җәендәге абзыйның яңгыр яшергән иртә таңдагы күз яше дә сизелми. Көзге яңгыр сибәли дә сибәли, ләкин бу Зөлфәт Зәмировичка киртә түгел иде, чөнки ул чыланырга, шыр ялангач яңгыр астында калырга курыкмый…
Хастаханәгә килеп җитәрәк тукталышта автобус көтеп торган халыкка карап, бер мизгелгә тукталып торасы итте. Һәр кешенең үз юлы, үз мәшәкате. Беркемдә беркемнең эше юк. Сәгатенә ничәмә-ничә язмышларны кисештергән автобус тукталышы да битараф кына үз кыегына җыелган халыкка күз дә ташламыйча йоклый бирә. Әле бик иртә булуына карамастан, Зөлфәт Зәмирович та, аяк астына түшәлгән, инде чыланып асфальтка ябышырга өлгергән яфракларны таптап, акрын гына кузгалып китте. Ул үзе дә, өстендәге плащы да бүгенге көзге моңсу көнгә бик килешеп тора иде. Менә ул янә хастаханәдә, янә монда шул ис, үзенчә күңелгә якын бүлнис исе, янә ул да кабинет ишеген ачып кереп, түргә узды. Билгеле ки: хастаханә шаяру җире түгел, ләкин прием әле башланмаган, шуңа күрә чәйнеген кайнатып, фонга “Иртәнге чәй” тапшыруын кушып куеп, иртәнге ашын хәзерләргә тотынды. Әйе, ул өендә иртәнге аш ашарга яратмый, ә эшенә килгәч, кәнфит, прәннек, алмаларын капкалый иде. Көз исен кабинетка сеңдергән алманы чәй белән йотып куйгач, радиоалгычларда Резидә Шәрәфиеваның “Үзең әйбәт” җыры башланды һәм йотылган алманың тәме шунда ук тагын да татлырак, әйтерсең лә шикәр вә балга батырылган кебек тоелды. Ни өчендер Зөлфәт Зәмирович бер ностальгиягә бирелде,
“Бирешмичә җиңдек давылларны,
Икәү гел янәшә булганга” юлларын да тәрәз артындагы көзге җилләр кабатлый иде кебек. Көзге булса да, җылы, җан ярасын төзәтүче, язгы кайнар кояштан калган тәндәге яну эзләрен бетерүче җил иде ул… Үзенә хәерлесе белән тәмамланган хәлләрне уйлап утырган мәлдә, аларны бүлеп, инде беренче пациентлар да күренә башлаган иде.
Табиб булу – изге дә, җаваплы да эш. Авыруларның һәрберсенең үз холкы, һәр баланың күңеленә юлны төрлечә сала белү кирәк. Менә әле яңа гына бусаганың тышкы ягында басып торган Кәрим шушы мизгелдә Зөлфәт Зәмировичның иң якын дустына әверелде. Бирелгән рецептларны кулланган Кәримне табиб мактады – егет савыгуга таба бара иде. Соңыннан, киресенчә, авыррак холыклы, ләкин сөйкемлелеге белән Зөлфәт абыйсының йөрәген яулап алган, кара кашлы, ком төсендәге тәнле, кара көдрә чәчле Динә керде. Кыз белән табиб озак аралаша алмады. Динә нинди генә сылу булса да, аның белән кискен холкы идарә итә иде, ягъни тикшеренгәндә дә ул теләми генә, киреләнеп, табиб каршына басты. Ләкин бу көннең иң истә калырлык вакыйгасы Динә дә, Кәрим дә, әле ике генә айлык Зилә дә, балалар бакчасына барырга теләмичә, табибка күренергә сүз биргән Камил дә түгел иде. Айчәчәк… Менә ул Зөлфәт Зәмировичның хәтеренә сеңеп калган яшүсмер кыз.
Төшке аш вакыты якынлашканда кабинетка аяк баскан әлеге кыз бала шул кадәр үз сүзләренә ышандыра алу сәләтенә ия иде, хәтта төшке ашын һич калдырмый бер генә вакытта авыз иткән Зөлфәт абый да кабинетта калырга күнде. Айчәчәк, чын мәгънәсендә, бик сылу: ай кебек тулы, түгәрәк битле, җиңелчә дулкынлы чәчле, нечкә, ләкин шул ук вакытта йөзенә ниндидер усаллык биреп торган сызылган кашлы, алсу иреннәргә ия иде бу бала. Ул керү белән март җиле ачык тәрәзне “шык” итеп ябып куйды – Зөлфәт Зәмировичның йөрәге тынды. Бу баланың һәр ымы, һәр адымы, кыланмышлары шул кадәр таныш иде ки, ул бик озак аның авыруына колак салмый утырды. Айчәчәк борчыганнарын сөйләп биргәч, бер минут тынлык урнашты, чөнки табибка аның сөйләгәннәре буш аваз иде. Авыру янә тәкрарлаганнан соң, Зөлфәт абый аңына килде: бу кадәр дә таныш тән зәгыйфьлеге була аламыни? Бу кадәр дә үткәненә язгы җилдәй очыртырлык охшашлык мең елга бер туа бит! Шул ук тән авырлыгы җитмәү, шул ук тәндәге дә холыктагы җиңеллек, шул елмаю, шул ук балалык һәм шул ук рухи көч. Дөнья шундый түгәрәк икән, ласа…
Әлеге уйларга бирелеп, кызның табиб белән тәүге очрашуы тәмам булды. Алда тән авырлыгын нормаль санга китерү өстендә эшләргә максат куелган иде.
Айчәчәк чыгып китү белән Зөлфәт Зәмирович янә уйга талды: кичә генә аңа унсигез иде бит. Әле кичә генә йөрәкнең иң алсу өлеше нәкъ шушы проблемасы булган башка берәү өчен борчыла иде. Ә бүген… ярты гасыр үткән. Бүген үткәненең шәүләсе кабат аның ишеген какты. Бүген – соң, чөнки аның алдында яңа бер ундүрт яшьлек кыз иде.
Ничәдер ай стабиль рәвештә Айчәчәк тикшеренергә йөрде, тәне тазара, савыга, матурланганнан-матурлана барды. Уңай якка үзгәрешләрне, әлбәттә, кызның әнисе – Әлфинур да күрә килде. Дөресен әйткәндә, Айчәчәк – Әлфинурдан уеп алынган нур, чөнки ана белән бала арасында бу кадәр охшашлык була алмыйдыр кебек. Шул түм-түгәрәк, сипкелле бит очларына, нечкә ирен-кашларына әйләнеп кайтасыңмы – барысы Әлфинурдан күчкән яктылык бит. Әлфинур кызының саулыгын һәрвакыт кайгыртып торды: бергә саф һавага чыкты, кайнар ризык пешереп ашатты, кызның өсте бөтен, тамагы тук иде. Менә алар янә март биләп алган паркка һава алыштырырга чыктылар. Әлфинур, зур-зур проектлар җитәкләгәнлектән, дөресен әйткәндә, ваклыкларга артык бирелергә вакыт тапмый иде, ләкин мөмкинлек туган саен кызына игътибарны күбрәк юнәлтергә тырышты. Атлап барганда, табиб турында тулырак мәгълүмат сорады, март җиле янә баш очыннан выжылдап үтеп китте. Айчәчәк Зөлфәт Зәмирович хакында сөйләде.
Кыз сөйләвен сөйләде, тик… Ник сорады Әлфинур? Нәрсәгә кирәк иде? Ник нәкъ менә хәзер? Бер карасаң, бер үк фамилияле, исемле кешеләр бетмәгән, икенче карасаң, алар нәкъ шул шәһәрдә педиатр булып эшли димени? Юк, бәлки, ялгыштыр… Баксаң – чынбарлык. Рәхимов Зөлфәт Зәмир улы. Әйе, Әлфинурның яшьлек язы. Әйе, Әлфинур – аның унсигездәге мәхәббәте. Иде. Исенә төшерү белән март җиле дулады, муендагы юка шарфлар биткә бәрелде, агачлар шаулады, кояш бер күренә, бер болытлар арасында югала бирде. Ничек шулай булды соң әле? Бу хәбәрдән соң Әлфинурга ни зыян да, ни файда? Әмма күңелнең иң төбендә бит ничә еллар йөрәк тырнаган сүзләр бар. Бер мизгел эчендә “шуларны җиткерергә кирәк” дип уйлады ул, соңыннан аек акылында килеш бала-чага булмаска карар кылды. Урамда – март, ә тормыш мартыннан алар инде күптән ваз кичкән иде…
Шулай да аны төрткәләп аңына китергән Айчәчәктән Әлфинур табиб белән тагы ничә сеансы калганын белеште. Бер. Берәү калган. Ә соңыннан Әлфинурлар бу педиатрга да, гомумән, бу хастаханәгә дә йөрмәячәкләр бит…
Кич һәрберсе үз эше белән мәшгуль иде: Айчәчәк өй эшләрен хәзерли, Әлфинур иртәгә буласы планеркада ниләр сөйләсен төптән уйлап йөри. Айчәчәк, ял иткән арада, телефонын кулларына алды да Telegram челтәрендәге яңалыкларны карый башлады – менә бер иптәш кызы әле күптән түгел генә “Ситса туй”га барып кайткан, камаллылар аларның шәһәрендә кунак булганнар. Айчәчәкнең дә бу спектакльне карарга барасы килә, ләкин әлегә аңа дус кызы җибәргән видеоларны карап, хыялланырга гына кала иде. Шул видеоларның берсендә:
“Хәзер инде, зинһар, оныт мине,
Күңелеңнән җибәр еракка” дигән юллар яңгырады. Әлфинур моны отып алып, кызыннан видеоның тавышын көчәйтүне сорады. Айчәчәк, әлбәттә, моңа артык игътибар бирмәде, ә актриса исә:
“Газапламас өчен бер-беребезне,
Нинди әмер бирик йөрәккә?” дип җырлавын дәвам итте. Бу сүзләрне ишеткәннән соң, Әлфинурның башыннан (бәлки йөрәгеннәндер?) азагы, логик чылбыры булмаган уй йөгерде: хәзер инде берәү дә беркемне газапламый, әмма мин… Мин… Минем уйларым… Үземне… Газаплыйлар… “Әлфинур, гомереңнең яртысына җитеп киләсең, ул кадәр шашма инде” дип сүкте ул үзен. Сүкте дә, Айчәчәк бүлмәсенә йөгереп кереп, кызы күрмәгәндә, аның амбулатор картасын киштәдән алды…
Тагын бер яңа көн туды. Берни үзгәрмәгән: табигать әүвәлгечә тыныч иде, март җиле генә һаман битне иркәли. Зөлфәт Зәмирович белән Айчәчәк күреште. Кыз савыккан иде, табиб сөенде, әмма… Сораулар күп, җаваплар гына юк. Ул бүген үзен үзе аңламады. Аңа үз яшьлеген хәтерләтүче, ниндидер ләззәтле дулкынланулар кичерергә мәҗбүр итүче берәү белән хушлашуы авыр иде. Кем белә, бәлки, бүтән беркайчан күрмәс, бәлки, ул беркайчан янә бу хастаханәгә килмәс һәм шул вакытта үле туфрактан көчкә-көчкә яралган хатирәләр бөтенләй югалырлар. Бу – иң куркынычы. Ни дисәң дә, гомер үтсә дә, аның яшьлеге бит ул, көчләп оныттырып булмый торганы. Айчәчәкне тагын бер кат булса да күреп калыр өчен, кыз әлеге хастаханәдә теркәлмәгән булса да, табиб аның амбулатор картасын үзенә алып калырга карар итте. Имеш, ул әле төзәтмәләр кертмәгән, берничә тәкъдимен язмаган. Ә аннары кыз картасын килеп алыр да, алар мәңгегә хушлашырлар. Айчәчәк хушлашыр, ә Зөлфәт абыйсы… Ул да хушлашыр, барысы белән хушлашыр…
Эшеннән соң, гадәттәгечә, Зөлфәт Зәмирович өенә таба юнәлде. Атлап барганда, күңелен һаман саен бер у йбитәрләде: нигә кирәк булды инде бу картаны өйгә кадәр алып кайту? “Минем хәзерге тормышыма үткәнемнең шәүләсе күз салырга тиешмени? Юк! Юк! Була алмас хәл! Әллә тагы… үз җүләрлегем йөзеннән инде, үз башыма уйлап чыгарган бер драмага бирелү бу” , – дип үзалдына сөйләнә барды.
Җылылык биләгән, тәмле ризык исе килгән бусагадан атлап кергәч үк, аның муенына өч кызы – Ясминә, Кадрия һәм Лалә килеп сарылды. Ашханәдән кулына тастымал тоткан, үзеннән җылы ризык, өй исе килгән юлдашы Гөлфинә килеп чыкты, кочаклады һәм берничә секунд бу гаилә ишек каршында шулай мәхәббәттә басып торды. Нинди бәхет: син яраткан кешеләрең белән кичке аш ашыйсың, көнеңнең ничек үтүен тәфсиллисең, балаларың белән уйныйсың, җефетеңә кайтышлый кереп чыккан кибеттән алынган чәчәк бәйләмен тапшырасың. Тик күңелеңнең иң төбен нидер яралый, тырный, чәнчи. Нәрсә җитми сиңа, и күңел?! Биш минутның биш гасырны җимерергә хакы бармыни?!
Кичке аштан соң ул үзенең эш бүлмәсенә юнәлде. Документлар белән мәш килде һәм, бу мизгелне күпме генә кичектерергә теләсә дә, Айчәчәкнең амбулатор картасын тартып чыгарды. Бик озак ачарга кыймыйча утырды: әнисе-әтисе турында да мәгълүмат шунда бит. Гомеренең иң матур җәендә җылы, ләкин ялган кояшлы язларга әйләнеп кайту кирәкме соң? Уеңда гына әйләнеп кайту да әллә нәрсә кебек тоела. Аннан ни мәгънә? Мәгънә юк икән, ачып карарга да буладыр, дип уйлады Зөлфәт Зәмирович. Ачты, таулар тетрәмәде, дөнья үзгәрмәде: Айчәчәкнең әнисе Әлфинур исемле. Әлфинур?.. Әйе, Әлфинур… Әл-фи-нур… Зөлфәт абый тагын берничә минут хәрәкәтсез утырды да кызлары бүлмәсенә юнәлде. Чыннан да, шундый гүзәл хәятең булганда, нәрсәдән иске яраларны яңартырга, үткәннәрне казырга кирәк соң? “Матур хатирәмнең бүгендә чагылышы булып калсын ул Айчәчәк”, дип уйлады табиб.
Кызлары әтиләре янында көлешеп уйнаганда, Гөлфинә бу тавышларны ишетеп сөенә иде. Гөлфинә – холкы белән бик сабыр, уңган, ачык күңелле ханым. Аның китаплары тупланган аерым библиотека кебек бүлмәсе дә бар – ул тирән төшенә торган, уйчан, акыллы, зирәк хатын. Шунда ук бәйләм әшьялары да тора. Тулы бите түм-түгәрәк кызыл балан кебек, ә көрән күзләре үзенә күрә бер сихерлелек, серлелек бирә иде. Иреннәре тулып пешкән чия төсендә, матур – татып ал гына.
Гөлфинә – матурлык яратучы, иҗади шәхес, аның илһамы да, нидер эшләргә теләге дә гел кич белән генә диярлек уяна. Менә ул, уйчан гына елмаеп, савыт-сабасын юып бетерде, менә иренең эш бүлмәсенә кереп тузаннарын сөртте, аның портфеленә кәгазьләрен тутырды һәм иң аста күмелеп калган амбулатор картаны икенче кесәсенә салыйм дип, портфелнең бер ягын ябарга кереште. Замокны да, амбулатор картаны да бер кулга, ә икенчесе белән портфелнең үзен тотып, олы кесәне бикләп маташканда, идәнгә билгесез конверт очып төште. Әйе, агач яфраклары җилдән җиргә ничек коелса, шулай килеп төште бу серле хат. Гөлфинә иренең эш кәгазьләренә беркайчан кагылмады, аның табиб тормышына кысылмады, ләкин бу дүрткә бөкләнгән кәгазь кисәге ниндидер ымсындыргыч көчкә ия иде сыман. Аның куллары үзеннән-үзе идәндә яткан конвертка үрелделәр. Аптырау катыш кызыксыну белән ул конвертны ачты, чөнки ире белән үзе арасында бернинди сер булмавын, инде уналты ел ышаныч белән яшәвен ул төгәл белә иде. “Минем белән чирек гомерен уздырган кешенең нинди серләре булсын?” дип, конвертны ачты, эчендә хат иде:
“Исәнме, Зөфәр. Тормышлар ничек? Үзгәрдеңме? Үзгәрдеме күзләреңнең төсе, тавышың, дөньяга карашың? Бу хатны алырсыңмы – белмим, бәлки, ул амбулатор карта эчендә үземә кире әйләнеп кайтыр… Син һаман да кәһва эчмисеңме? Мин аннан барыбер котыла алмадым, ул һәр иртә минем белән. Син педиатр икәнсең. Балалар табибы. Кызык: синең белән танышканда мин үзем дә нәкъ Айчәчәктәй бала идем бит. Ни өчен язаммы бу хатны? Үземнең бөтен уй-хисләремне кәгазь битенә чыгарып салып, сиңа булган үпкәмне ерак үткәндә калдырыр һәм сиңа моны җентекләр өчен язам.
Иң башта, рәхмәтемне җиткерим. Рәхмәт сиңа. Бөтен якты/моңсу хатирәләрем өчен. Әгәр син кайчандыр минем тормышымны ямьләндергәнсең икән – рәхмәт. Күп сулар акса да, рәхмәт әйтеп калуым мөһим, чөнки без бер-беребез тормышыннан бер сүзсез югалдык. Бу сүзләр минем күңелемдә генә калмасын өчен әйтәм.
Әмма минем бер тапкыр да әйтә алмаган үпкәләрем шактый. Алар шактый күбрәк, шактый киңрәк, шактый тирәндәрәк ята. Ни өчен син шул кадәр дә горур идең? Әйе, беләм: минем кебек башын аска иеп, горурлыкларын таптый торган һәм моны бик соң гына аңлаган җүләрләр сирәк була. Әмма кыюлык табып, әйтәсе килгән сүзеңне күзгә карап та әйтеп була иде. Теләгән кеше мең юлын таба, мең сәбәбен таба – син теләмәдең. Минем болай уйларга да, әйтергә дә хакым бар. Мин күпме тапкыр бер ялгышымны кабатладым, ә сиңа ул буш аваз иде. Мин төгәл итеп язмыйм, чөнки төгәллек дигән төшенчә безнең төшләргә генә керә. Икенче яктан, син бер тиле түгелсең, үзең дә яхшы аңлыйсың.
Бу хатымны үпкәләремне гомумән алып ташларга дип яздым. Мин аларны сиңа түгел, үземә түгел, ә бу шәһәрдә калдырып китәргә телим. Айчәчәккә ярдәм иткәнеңә рәхмәт, әмма ул моннан соң бу шәһәр хастаханәләренә йөрмәячәк, без күченергә уйлыйбыз.
Артык тирән фәлсәфәгә бирелмим. Җиткерәсе килгәнемне җиткердем. Мин сиңа сүнмәслек ямь телим, бөреләнгән агачлар кочагында синең дә киләчәккә хыяллларың бөре ярсын, гаиләң һәм үзең бәхетле булсын.
Документларда – Әлфинур, син белгәне – Әлфия. Хуш.”
Гөлфинә хатны укып чыккач, тынсыз басып торды. Юк, бернинди кимсенү дә, хурлану да, ире турында начар уйлар да биләмәде аның күңелен. Ул Зөлфәтнең кайчандыр Әлфияне бик нык сөйгәненнән хәбәрдар, бу хакта белү, тормыш иптәшеңнең ачылып сиңа үз үткәне турында курыкмый сөйли алуы, шул ук вакытта синең рухи халәтеңне “Бу темага сөйләшү сиңа уңайсызлык тудырмыймы?” дип кайгыртуы – ничәдер еллар элек ныклы гаилә коруга кечкенә бер адым иде. Кызлары белән уйнаган Зөлфәтне чакырып алып, хатны кулына тоттырды. Әйе, ул мондый хәлләрдән куркучы хатын түгел иде. Зөлфәт хатны укырга кереште, һәм… Аның күзләре яшьләнде. Әйе, аның күзләре Гөлфинә алдында яшьләнде, ул Гөлфинәдән хисләрен яшермәде. Иске мәхәббәтен искә төшерү йөзеннән агылып чыккан яшьләрне Гөлфинәнең күреп, берни дәшмәве үзе мәхәббәт түгелме соң?! Син уналты ел бергә яшәгән иреңнең Әлфияне искә төшереп елавын күрәсең, ә моның өчен нинди зур йөрәкле булырга кирәк. Гөлфинә елый, Зөлфәт елый. Елый-елый әйтелгән сүзләр йөрәкне ныграк яралый, диләр бит.
— Мин, чынлыкта, аны беркайчан онытмадым. Мин аны күпме онытырга тырыштым, ләкин тырышкан кадәр ныграк аңыма сеңә барды, йөрәгемә керә барды. Гөлфинә, гафу ит… Гөлфинә… Син шундый матур: син балан кебек кызыл битле, каһвә тәмендәге көрән күзле, чия иренле… Мин яратам сине, Гөлем… Мин сине шушы сүзләрне яшерми әйтерлек дәрәҗәдә, иске мәхәббәтем өчен түгелгән күз яшьләремне күрсәтә алырлык дәрәҗәдә яратам. Мин кешеләрне дәваласам, син минем йөрәгемне терелтүче булдың. Нык яратам. Ныграк. бөтен барлыгым белән. Ышан… Күпкә… ныграк, Гөлфинә… гомер сөймәгән кеше кебек…
Бу мәл аралашуны бүлдереп, Лалә йөгереп керде – кулында радио иде. Ә анда теге көннең иртәнге эфиры кабатлана:
“Язмыш безне сынамады түгел,
Уттан алып салды суларга.
Бирешмичә, җиңдек давылларны
Икәү гел янәшә булганга”
Лалә әтисенә сарылды, Гөлфинәнең Лалә каршында күз яшьләрен күрсәтәсе килмәде. Уйлары томанда иде. Шул мәл ул ашханәгә кереп бикләнде дә стена буйлап аркасы белән шуып төшеп, идәнгә утырды. Һәм елады. Әйе, елады, иренә ышанса да, үз күңелен бушату кайгысы иде. Елаган мәлендә, “Үзең әйбәт” җыры әле тәмамланмаган иде. Зөлфәт шул ук радионы кулына тотып, ашханәгә алып чыкты да тавышын кысмыйча, өстәлгә куйды. Үзе дә идәнгә Гөлфинә янына утырды. Авызларыннан бер сүз чыкмады, күрше бүлмәдә балалар да тыныч иде. Бары тик:
“Мең рәхмәтләр сиңа, аңлый белдең
Һәр халәтен минем күңелнең.
Үзең әйбәт, шуңа сөю белән
Җавап бирәм, җаным, мин бүген” юллары яңгырагач, Гөлфинә башын Зөлфәтнең тезләренә салды. Һәм алар шул мизгелдә икәүләп еладылар. Берсе икенчесенең чәченнән сыйпый-сыйпый үбеп, икенчесе беренчесенең тез өстенә башын салып, кулын тоткан хәлдә тавышсыз еладылар да еладылар, еладылар да еладылар…
Таң атып, парк асфальтыннан янә эшкә атлаганда да күз яшьләре мөлдерәп, бәгырь итенең иң төбеннән чәчрәп чыгып, агылудан туктамаган иде әле. Кадерле хистән чыккан күз яше дә кадерле бит. Артык кадерле… Баскан ташның хатирәсе дә шул Гөлфинә иде инде ул. Гөлфинә иде. Алар бу паркта таныштылар, шушында мәхәббәт аңлатты, кавыштылар. Кичә. Ә юк, уналты ел элек.
Инде гомер җәендәге абзыйның иң изге догасыннан, үзалдына ялварган иң кадерле теләгеннән, кабатлап туймас шөкеранәсеннән тамган таңдагы күз яшен яңгыр янә яшерү максаты белән үпте дә кояшка урын калдырды.