Я аллахым саулык бирсән иде,
Ташламасын иде тазалык.
Чирләр үтсә иде әйләнеп,
Рәхмәт укыйм көндә тезләнеп.
Көн яктысы,матур таннарны,
Кояш чыга кояш баешын.
Мэхрум итмә көн яктысын,
Күрсэ иде күзләр аллахым.
Газиз аллам үз акылым белән ,
Насыйп итче мина яшәргә .
Үз анымда,үз зихенемдә ,
Язсын иде тормыш көтэргә.
Үз чәчемне үз кулларым белән ,
Тарап куйсам иде дип телим.
Үз кулларым белән тотып эшләр өчен,
Көч,егәр бирче газиз бер аллам.
Йомыш төшсә үз аягым белән ,
Атлап йөрер өчен күәт бир.
Әкрен генә атлап йөрер өчен ,
Саулык бирче аллам,саулык бир.
Үз аягым белән чыгып,
Каршы алсам иде баламны.
Уз кулларым белән кысып-кысып,
Кочакласам иде баламны.
Үз күзлэрем белән күрсәм иде,
Кояш кебек нурлы йөзләрен.
Кочакласам үпсэм иде ,
Мин бит бары шуны теләдем.
Киткән чакта саубуллашып ,
Теләп калам изге догалар .
Әни догасыннанда изге дога ,
Юктыр балам шуны анласан.