XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Яңа ел җиткәндә

Кышкы көн иде. Бу көн бүтәннәрдән аерылмый иде, ләкин Мөхтәсәр өчен гади көн түгел. Ул йокысыннан ук шатланып уянды, мәктәп портфелен эзләп тапты. Кичтән, кызыл пакетка төреп, шунда салып куйды ул шатлыкны. Менә хәзер шул сөенечле портфельне киеп, мәктәпкә барырга әзерләнә. Әнисе, малайның портфеленә шикләнеп карап-карап алса да, иртүк малаеның кәефен бозмыйм дидеме, ул-бу дәшмәде. Кесәләрен, портфелен тикшергәнне бер дә яратмый шул яшүсмер малай. Бу турыда өйдә һәрвакыт бәхәс чыгып тора, бу бәхәстә Мөхтәсәр һәрвакыт җиңүче булып кала иде.

Урамнар ак мамык кар белән капланган. Агачлар ак шәлгә төренгән. Күктә ябалак-ябалак кар бөртекләре биешә. Мөхтәсәр күтәренке кәеф белән мәктәпкә килде. Сыйныфка керү белән дуслары янына ашыкты. Сөйләшеп бетергәннәрен дә көтмичә:

— Сәлам! Беләсезме, мин нәрсә сатып алдым? – диде, һәм сумкасыннан шартлаткычлар чыгарып күрсәтте. Бөтен дусларының күзләрендә көнләшү күренә иде.

— Ие, әйбәт шартлаткычлар, мондыйларның тавышы нык чыга, — дип куйды Айгизәр.

Дәресләрдән соң Мөхтәсәр күршесе Сиринат белән кайтырга чыкты. Юлда сүз гел шартлаткычлар турында гына барды. Тау кырыннан үткәндә генә Мөхтәсәр, кечкенә балаларның күңелле уйнауларына кызыгып карап торды да, берәр тапкыр шуып төшәргә уйлады. Сумкасына утырып, әллә ун, әллә унбиш тапкыр тау түбәсеннән сыздырып төшкәннән соң кайтып киттеләр. Малайлар, сизмичә дә, Сиринатларның өйләре янына килеп җиттеләр. Өй тыштан бәләкәй күренә. Килеп кергәчтен дә малайларны Сиринатның әнисе Зөһрә апа каршы алды. Бу – Мөхтәсәрләрнең яңа күршеләре иде. Бу йортның капкалары, коймалары да агачтан, хәтта идән такталары да агач тактадан ясалган. Идәне баскан саен шыгыр-шыгыр итеп тора, Сиринат, моңа гаҗәпләнеп, керергә дә, кермәскә дә белмичә, аптырап калды. Әнисе, ягымлы гына елмаеп: “Әйдәгез, чишенегез дә өстәл артына утырыгыз. Сезне генә көтә идек”, — диде. Малайлар, кулларын юып, өстәл артына утырдылар. Малайларга каршы якта Сиринатның апайлары – Алия белән Ләбибә утыра. Бәләкәйләргә күрше малайның керүе бик кызык иде, алар Мөхтәсәргә ачык зәңгәр күзләре белән бик ягымлы итеп карыйлар, үзара көлешеп, пышылдашып та алалар. Ә өстәлнең түрендә Хөтмәтҗан абый — Сиринатның әтисе утыра. Шулай, бөтенесе җыелышып, ягымлы сөйләшеп, чәй эчеп утырганда, Мөхтәсәрнең күзе бер сәер әйбергә төште: Хөрмәтҗан абыйның сул кулындагы бармаклары юк, бары тик баш бармагы гына әллә ничек тырпаеп тора. Мөхтәсәр, үзе дә сизмәстән, бу гарип кулның өстәл өстендәге нигъмәтләр белән ничек эш йөрткәнен күзәтеп утыра башлады. Кул исә бер дә каушамый, шул исән бармагы белән чәй калагын оста гына эләктереп ала да, чәйгә писүк салып болгата, өстәлдәге ризыкларны җай белән генә авыз тирәсенә илтә, ирен читендә ягылып калган майны тастымал белән сөртеп алырга да җитешә. Хөрмәтҗан абыйның үзенә карап-карап алуыннан каушап, Мөхтәсәр күзен балаларга таба борды, битенә уңайсызланганда гына чыга торган буй-буй таплар сызылды. Хөрмәтҗан абыйның, киресенчә, битендәге җыерчыклары тигезләнеп киткәндәй булдылар, ул, чәен эчә-эчә, малайларга таба карап: “Малай чакның шуклык тамгасы ул”, — диеп куйды. Чәен эчеп, чәшкесен этебрәк куйды да, бәләкәйләргә карап, “сез дә тыңлагыз”, дигән шикелле, сүзен дәвам итте.

— Мин гаиләдә төпчек бала идем. Әти-әнинең биш малае арасында иң кечкенәсе булганга, бәләкәйдән абыйларга ияреп чаба идем. Чит илләрдән кергән төрле фейерверклар, шартлаткычларның базарда яңа килеп чыккан вакыты. Яңа ел җитә башласа, бөтен авыл малайлары шул кытай уенчыклары белән мәш килә торган иде. Кичләрен бигрәк тә, һәр почмакта шарт та шорт иткән тавыш ишетелеп тора. Мин әле бәләкәй, абыйлар миңа бирми, карап кына торырга туры килә. Олылар башта бик озак түзделәр, “уйнарлар-уйнарлар да туярлар”, дигәннәрдер инде. Кышкы тын кичләрдә шартлау тавышы әллә кайларга кадәр ишетелә, зурларга йокы юк, этләр, кая керергә белмичә, урам буйлап малай-шалайдан качып чаба. Бервакыт, олылар да туйды бу тавыштан, әти-әниләр бик тиз туктатты шаяруларны. Тик бала-чага дип юкка гына әйтмәгәннәр шул, олылардан качып шартлатырга тырышабыз. Шул яшерергә тырышу харап итте дә инде мине. Әни капкадан кергәндә, абыем шартлаткычка ут кабызып маташа иде. Әнинең “Каяле, кулыңда нәрсә бар анда?”, — дип соравына, абыем тиз генә кулындагы нәрсәне миңа төртте. Ут кабып өлгергән булган, шартлаткыч минем кулымда шартлады. Әнидән качырам дип, ныграк та кыскан булганмын.

Хөрмәтҗан абый гарипләнгән кулын исәне белән сыпырып алды.

— Менә шулай, миңа өр-яңадан кашык, каләм тотарга өйрәнергә туры килде.

Мөхтәсәр, Сиринатлардан чыккач, йөгерә-атлый өйләренә кайтты. Өйдә әнисе генә каршы алды, юешләнгән итек, бияләйләрен алып куйды, “портфель эченә кадәр кар кергән бит”, дип сөйләнә-сөйләнә, киптерү, чистарту белән мәш килеп йөри башлады. Мөхтәсәр исә ишегалдын көрәгәндә дә, кичке аш янында да Хөрмәтҗан абый сөйләгәннәрне кабат-кабат күз алдына китереп йөрде. “Тизрәк чыгарып ташларга кирәк”, — дип уйлады ул. Шартлаткычларны эзли башлаган иде, юк. Кабат-кабат актарса да, портфелендә кызыл пакетны тапмады. Кисәк кенә башына “Тау шуганда төшеп калган!” – дигән уй килде. “Анда кечкенә балалар уйный иде бит, берәрсе тапса… Бала-чага дип юкка гына әйтмәгәннәр бит…”. Шуннан арысын уйларга да куркыныч иде.

Тау тирәсендә балалар берән-сәрән генә калган, күбесе өйләренә таралышкан. Күпме белергә тырышып сораштырса да, тауның битеннән дә, итәгеннән дә караштырса да, Мөхтәсәр эзләгәнен таба алмады. Тау шоп-шома, өзелеп төшеп калган бер төймә генә ялтырап ята. Аптырап, кайтышлый Сиринатларга да кереп чыккан булды, җыр дәресеннән өй эшен сораган булып, иптәшенең өстәл тирәсен дә караштырды, аптырап, янәдән өйләренә кайтып керде. Әнисе, малайга төбәлеп карап: “Нәрсә югалттың?” – дип сорагач, ул түкми-чәчми әнисенә сөйләп бирде. Шунда гына әнисе, кызыл төргәкне алып, шатлыгыннан балкып киткән малае кулына сузды. Мөхтәсәр әнисенең кулын этеп: “Юк, алар миңа бүтән кирәкми”, — диде. Шартлаткычлар чүп чиләгенә кунаклагач, җиңел булып китте. Малай әнисенең кулыннан кочып, аның тигез генә типкән йөрәк тавышын тыңлап торды. Ни өчендер, аның колак төбендә Хөрмәтҗан абыйның “Бала-чага дип юкка гына әйтмәгәннәр шул”, — дигән сүзләре яңгырап китте. Мөхтәсәр әкрен генә: “Әнием, мин синнән бүтән бер нәрсә дә яшермәм”, — дип куйды һәм әнисенең күзләренә карады. Әнисе аңа карап елмая иде.

Бадриева Альфия Флюсовна
Страна: Россия