XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Виолетта

Исем белән җисем бер ишме ул?

Әллә бармы икән аерма?

Зинһар өчен, акыл, фикерләрне,

Чит якларга гына каерма.

Исемем Виолетта,

Насел тамырым тирән:

Әтием урыс булса да,

Әнием татар диям.

Тамырларда кан кушылса да,

Йөрәк тибә бары моң белән.

Татар баласы мин! Горур әйтәм!

Чын күңелдән, хак бер җыр белән.

Татар моңы сеңгән күңелемә,

Йөрәк җырлый халкым җырларын.

Бер тыпырдап «әпипә»гә бассам,

Җилкендерәм күңел кылларын.

Хыялым моңдай агадыр,

Диңгез ярына тулып.

Мин дә әле бер балкырмын,

Халкым кояшы булып.

 

 

Ермилова Виолетта Владиславовна