Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Узган еллар аша хат

Үткәннәрдән хат.

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан,

Китсәләр дә алар кайтмады.

 

Исәнме, кызым Азалия. Сиңа ерак еллар авазы аша, ул чорда синең яшьтә булган , Нурулла бабаң дәшә.

Ничек яшисең?  Күрәм, балачагың тыныч күк йөзе, җылы кояш нуры астында үтә. Без, сугыш чоры балалары, кызыгып һәм көнләшеп карыйбыз сезгә.

            Азалия, мин  сиңа үземнең  балачагым турында язарга телим. Авыр булды минем балачагым. Сезнең кебек якты зур өйләрдә түгел, ә кечкенә генә бер тәрәзәле  өйдә яшәдек без.  Өй кысан булса да, безгә шундый рәхәт. Чөнки әнием Фагыйлә, әтием Гарифулла  һәм энем  Ярулла минем белән. Без барыбыз кичке ашка җыелабыз. Энем Ярулла әле бик кечкенә. Аңа нибары бер яшь ярым. Аның кызык-кызык сүзләреннән көлешәбез.

            Ләкин бу рәхәт озакка бармады. Әтием: “Сугыш башланган. Безне сугышка алалар”,- дигән сүзләрне  әйткәндә, минем нәни йөрәгем әллә нишләп куйды. Мин әле  ул вакыттта бу сүзнең безгә нинди  кайгылар алып киләсен белми идем шул.

            Әтиләрне безнең урамннан җыеп алып китәргә тиеш иделәр. “Мин атка утырмам, урам башына барып җиткәч, бераз арттарак калып,  кул болгармын. Мине шуннан танырсыз”,- диде. Әнием капканың бер баганасына, мин икенче баганасына сөялеп калдык. Кич җитәр дә, әти кайтып килер кебек тоелды миңа. Өйгә керергә чакырып чыккан әниемә: “ Мин әти кайткач кына керәм”,- дип җавап бирдем. Әтинең бу көнне соңгы тапкыр безгә күтәрелеп каравы һәм кул болгавы булганын мин озак еллар үткәч кенә аңладым.

Капка төпләренә чыгып карыйм,

Юксынамын өнем, төшемдә.

Сагынганда бер Ходайдан сорыйм

Күрештер дип,зинһар, өнемдә.

            Көннәрне атналар, атналарны айлар, еллар алыштырды. Сугыш белән авыл арасын бары хатлар гына тоташтырды. Хатлар… Өчпочмаклы хатлар. Кызым, сез бу хатлар турында  бары ишетеп кенә беләсез. Без  әтидән бары бер генә хат алдык. Хаттан: “Без башта өйрәтүләрдә булдык, хәзер окопта ятабыз, сугышка керергә җыенабыз”,- дигән юлларны укыдык. Бу хат әтиемнең беренче һәм соңгы  хаты булды.

            Сугыш, кызым, безнең балачагыбызны урлады. Әнием иртә таңнан колхоз эшенә китте. Сез тынычлап йоклаганда, әниең аяк очларында гына килеп, тыныч сулышыгызны тыңлап, өсләрегезгә җылы юрганыгызны япкан иртә таңда миңа йорт эшләрен кайгыртырга туры килде.  Эх, алай гына булса икән. Мин төннәрен дә йокламыйча эшләргә риза булыр идем. Тик язмыш безгә яңа сынау әзерләгән икән. Сугыш минем балачагымны урласа,   каты авыру   бердәнбер туганым булган кечкенә энемне урлады. Ул  авырудан  айнымады.  Әниемнән  аның  кайдалыгын сорагач: “Аны күктәге йолдызлар үз яннарына алдылар. Ул шуннан безне күзәтә”,- дип яулык читенә йөзен яшерә иде. Шул көннән башлап, мин гел күктәге йолдызларны күзләдем. Йолдызлар  арасыннан кечкенә йолдыз-энем Ярулла карап торадыр кебек тоелды. Болытлы көннәрдә  йолдызларның кая китүе турында сорашып, әнине аптыратып бетерә идем. Ул, миңа күрсәтмәскә тырышып, күз яшьләрен яулык почмагы белән сөртеп ала иде. Ана ничек авыр булганын минем бала йөрәк аңлап бетерми иде шул әле. Ул шулкадәр көчне каян алгандыр, белмим.  Чөнки әтиемнең  һәлак булуы турында  да миңа сиздермәде ул. Сугыш бетеп,  башка малайларның әтиләре кайта башлагач, мин дә өмет белән тулы күзләремне, әтием киткән якка төбәп, көн саен аны көттем. Инде карап күзләрем талгач, яшьләрдән күзләрем кызырып беткәч кенә, мин әтиемнең безнең янга бөтенләй кайтмаячагын, ә аның да энем Ярулла янында йолдызга әверелүен аңладым.

            Кеше өчен әти-әни иң кадерле һәм якын кешеләр. Шулай итеп, минем гомерем “әти” сүзеннән башка гына дәвам итте.  Иң авыр чакларда, мин урамга чыгып, йолдызлар белән сөйләшә идем.  Алар, гүя, тыныч күк йөзеннән елмаеп: “Киләчәк буын, синең балаларың тыныч җир йөзендә яшәсен өчен без бөтен көчебезне куярбыз, йокыгызны сакларбыз”, -диләр иде.

            Кызым, мин сезгә бары тыныч тормыш һәм “әтиле “ бәхет теләп калам.  Сезне яратып, Нурулла бабаң.

… Ул еллардан соң бик күп сулар акты. Сугыш чоры балалары үзләре әби-бабай булды. Минем Нурулла бабамның инде гүр иясе булуына да тиздән биш ел тула. Кунакка кайткан саен, әнием  белән без каберлеккә барабыз. Бабамның кабере янәшәсендә үскән юкә агачы яфраклары, аның безгә әйтеп өлгермәгән соңгы сүзләрен җиткерергә теләгәндәй, акрын гына шаулыйлар. Ниндидер җыр юллары яңгырагандай тоела:

Имин булсын еллар,

Изге булсын уйлар.

Ак теләкләр чынга ашсыннар.

Тыныч булсын көннәр,

Бакчадагы гөлләр

Сезнең өчен чәчәк атсыннар.

Шакирзянова Азалия Руслановна
Возраст: 24 года
Дата рождения: 01.01.2000
Страна: Россия