XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Уртак язмыш»

“Уртак язмыш”

Сары яфрак коела, җирне түши,

Җылытмакчы ахыры исәбе.

Яфракларсыз калган агач бүген,

Ялгызлыкның исен иснәде.

Ялгыз калгач,моңсуланды агач,

Хыянәткә ул да түзмәде.

“Әй,агачым,сабыр ит син бераз,

Язга кадәр генә түз яме.

Язың кабат бөреләрең чыгар,

Туңган җаның синең уяныр.

Хыянәтче көзең артта калыр,

Ямьле язда күңелең юаныр”.

Кешедә дә агач язмышлары,

Хыянәтне бик еш кичерә.

Мәхәббәтән туган балалары,

Яшәү өчен кешегә көч бирә.

Агачларның балалары-ботак,

Икесенә язмыш тигез, уртак.

Яфракларның хыянәтен алар,

Кичерәләр бергә: үксеп,сыктап.

Халикова Камиля Рифатовна
Страна: Россия
Город: Казань